Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кабер өстенә агач утыртырга рөхсәт бирмибез»: Зиратта агач утырту гөнаһмы?

Кабер өстенә агач утырту дөрес гамәлме? Нинди агач утырту саваплырак булачак? Зиратлардагы агачларны кисәргә ярыймы? «Татар-информ» хәбәрчесе әлеге сорауларга җавап эзли.

news_top_970_100
«Кабер өстенә агач утыртырга рөхсәт бирмибез»: Зиратта агач утырту гөнаһмы?
Салават Камалетдинов

Татарларда элек-электән кабер өстенә агач утырту гадәте бар. Әдәби китапларда да кабер өстенә миләш, пар каен утыртуны язалар. «Зират» сүзен ишеткәч, безнең күз алдына агачлы җир килеп баса. Кайбер авылларда исә зираттагы агачларны кисеп бетергәннәр, зиратлар хәзер ялан кебек җирдә утыра. Кайбер якларда «кабер өстенә агач утырту гөнаһ» дигән сүзләр дә йөри башлаган. 

«Кабер өстенә агач утыртырга рөхсәт бирмибез»

Арча районы Түбән Мәтәскә авылында да зираттагы агачларны күпләп кисү оештырылган. Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Лотфуллин: «Без кабер өстенә агач утыртуны тыябыз», — ди.

— Авылда өмә ясап, зиратта булган агачларны кисү эшен оештырдык. Хәзер кабер өсләренә агач утыртырга рөхсәт бирмибез. Чөнки булганнарын да кисеп бетереп булмый әле. Ул агачны утырталар утыртуын, тик аннары оныталар, караучы кеше дә алмый. Ә алар үсеп, чардуганнарны җимерә. Зират территориясендә берничә агачны калдырдык.

Зират бит ул чиста, якты булса матур. Халык каршы килмәде, үзләре дә күрәләр бит инде, — диде ул.

«Җимешле агач утыртсаң әйбәт»

Кабер өстенә агач утырту гадәте каян килгән соң? Элек-электән кабер өстенә агач утыртуны «агачның яфраклары зикер әйтеп утыра» дип аңлатканнар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер кабер өстенә хөрмә ботагы кадап куя. Аннан хөрмә ботагын ни сәбәпле кадап куюын сорагач, ул: «Менә шушы ботак кипкәнче мәеткә савабы барып торыр», — дигән. Хәзрәтләр зиратларда агач утыртуны шуның белән аңлата. 

Саба районы Явлаштау авылында яшәүче Халисә Галимҗанова да гомер-гомергә агач утырттык дип сөйләде.

— Зикер әйтеп утыра дип усак агачын утырта идек. Җимешле агачларны утырту әйбәт дип, артыш, чия, миләш тә утырттык. Әнкәйдә артыш, әткәйдә шомырт агачы үсә. Шомырны киссәң дә, үсентеләре хәзер әллә кайларга таралып өлгерә. Хәзер ул агачлар юанайдылар, ботаклары сынып төшеп, чардуганнарны җимерә. Шуңа күрә агачларны бик утыртмаска, утыртсалар да, гел чистартып торырга кушалар. Бик озын, юан булып үсми торган агач кирәк, — диде ул.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Зиратта агач утыртуның гөнаһы юк, савабы гына бар»

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да зиратта агач утыртуның гөнаһы юк дип аңлатты.

— Электән бабаларыбыз «агачлар зикер әйтеп утыра» дип кабер өсләренә агач утырткан. Бу бик күркәм, яхшы гадәт. Зиратта агач утыртуның гөнаһы юк, савабы гына бар. Бабаларыбыз дәверенә карасак, алар бит зиратларны чистартып кына торган. Хәзер кайбер зиратларга кереп тә булмый. 

Шуңа күрә, кайбер мәхәлләләр: «Без кисик, без чистартыйк», — дип карый, ә кайбер авылларда бабайлар: «Утыртма, агач утыртырга ярамый», — дип әйтә башлаган. Әлбәттә, утыртырга ярый. Әмма зиратларыбыз чиста булсын, ташландыкка әйләнмәсен өчен хәзер күп җирдә агач утыртмыйлар. 

Еш кына: «Хәзрәт, зиратта сирень агачын кисәргә ярыймы?» — дигән сорау бирәләр. Әйе, ярый. Гомумән, сирень, өрәңге агачларын утыртмасагыз хәерлерәк. Чөнки алар аннары бөтен зиратны басып китә, — диде ул.

«Зиратлар өсте — йә җәннәттән бер бакча, йә җәһәннәмнән бер чокыр »

Чувашиядәге данлыклы Тукай авылында исә зиратларны парклар кебек тотып алу турында уйланалар. Наил хәзрәт Җамалетдинов зиратларны чәч, сакаллар кебек карап тотарга кирәклеген әйтте. 

— Пәйгамбәребез Мөхәммәд с. г. в. бер сәхабә белән зиратлар яныннан узып барганда бер кабергә агачның яшь ботагын кадап куя. Алар бик мәшһүр хәдисләр, аларга беркем дә каршы килә алмый. Димәк, динебез буенча кабер өстенә үсемлекләр утыртырга ярый икәнлеген Пәйгамбәребез: «Кабердә яткан мәеткә җиңеллек булыр», — дип аңлаткан. 

Монда инде икенче сорау да туа: ул агач Пәйгамбәребезнең изге кулы белән утыртканга саваплы буламы, әллә инде кем утыртуына карамастан, бәрәкәт буламы? Әмма Пәйгамбәребезнең сөннәте буларак андый бер гамәл бар һәм аңа каршы килеп булмый. 

Тукай авылында, әле без бала чакта, муллалар, хәзрәтләр зиратка матур итеп агачлар утырттырганнар иде. Безнең мишәр якларында ул бик матур гореф-гадәт санала. Тукайга кергәч үк, уң якта безнең зират кала. Килгән кунаклар элек-эләктән үк зиратыбызны күреп: «Авылыгызның паркы бит матур», — дия торган булганнар. Бабайлар сөйли торган иде моны. Зиратларны карап тору мәзин өстенә булган. Хәзер дә шулай ук. Зиратта куаклар да, зур агачлар да, декоратив агачлар да, чия дә, алмагач та бар. 

Күп җирләрдә агачларны кисәләр, дисез. Пәйгамбәребез с. г. в. нең кием, сакал ягыннан сөннәте бар. Сакал — ул бик матур әйбер, әмма аны карап торырга кирәк. Мәсәлән, чәчләр озын икән, аларны да гел карап торырга, матур итеп йөртергә кирәк. Зиратларны да шулай сокланырлык итеп карап торырга тиешбез. Индонезия, Төркия кебек илләрдә зиратлар парк кебек эшләнелгән. Керә торган юллары да матур ташлардан салынган. 

Пәйгамбәребез с. г. в.: «Зиратлар өсте — ул йә җәннәттән бер бакча, йә җәһәннәмнән бер чокыр”, – дигән. Без барыбыз да, Аллаһ кушса, җәннәткә эләгергә дип өметләнәбез. Минемчә, зиратлар өстен без һәрвакытта пакъ, чиста итеп тотарга тиеш. Үзебезнең дә анда барасыбызны онытмаска, балаларыбызга да аңлатып калдырырга кирәк. «Тереләрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел», — ди бит халык. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100