“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез
“Яңа елга – яшәреп” #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны дәвам итә. Аның кысаларында табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova марафончыларга һәм “Интертат” укучыларына үзенең киңәшләрен бирә.
Хәрәкәтләнү - организмның сәламәт булуы өчен иң төп шартларның берсе. Даими физик күнегүләр организмны ныгыта, эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, организмны чыныктыру хакында кыш көне дә онытырга ярамый. Шуңа күрә иртәнге күнегүләрне урамда, саф һавада башкарырга кирәк. Энҗе Кадыйрова кышкы табигатьтә еш булырга һәм буш вакытта да чаңгыга басарга киңәш итте.
Исегезгә төшерәбез, марафонда җиде кеше катнаша һәм алар көн дәвамында табиб кушкан биремнәрне үтәргә тиеш. Бу атнада гына марафончылар исемлегенә “Казан егетләре” төркеме солистлары да килеп кушылды.
Хәзерге вакытта егетләр Төмәндә, алар “WhatsApp” челтәрендәге бердәм төркемгә үзләренең көндәлек режимын язып бара.
- Төмәннән кайнар сәлам юллыйбыз. Бүген иртә белән йөгерергә чыга алмадык, әмма билне ныгыту өчен физик күнегүләр эшләдек. Ун тапкыр отжимание ясадык. Иң беренче эш итеп эчегезгә ятыгыз, аннан соң уң аякны күтәрергә кирәк. Шул ук күнегүне сул аякны күтәреп тә башкарырга туры киләчәк. Башыгызны да ун тапкыр күтәреп алыгыз, әлеге ысул “лодочка” дип атала. Һәр иртә әлеге күнегүне эшләргә тырышыгыз. Ул сәламәтлекне ныгыту белән бергә, организмны уятып, эш режимына кертеп җибәрә. Көнне физик күнегүдән башлаган кешенең кәефе дә көне буе күтәренке була. Иртәнге гимнастика кеше тәненә көч өсти, - дип сөйләде “Казан егетләре” төркеме солисты Илнат Фәрхуллин.
Бу уңайдан борынгы кытайлар әйткән сүзләрне искә төшерик. "Ун минутлык иртәнге зарядка бер сәгать дәвамында спорт белән шөгыльләнүгә тиң". Иртәнге гимнастиканың файдасы шактый күп, ул тулаем организмга яхшы йогынты ясый. Күнегүләр ярдәмендә сулыш, нерв системасын җайга салырга һәм йөрәк, кан тамырлары эшчәнлеген яхшыртырга була. Табиблар фикеренчә, гимнастиканы нәкъ менә иртәнге сәгатьләрдә эшләргә кирәк. Йокыдан соң кеше үзенең организмын “уятырга” тиеш. Кич белән кан тамырларында хәрәкәт акрыная, йөрәк тибеше ритмы кими. Бу вакытта акыл һәм нерв системасы эшчәнлеге дә кими.
Җырчы егетләр дөге боткасының файдасын күрә, йомырканың агын гына ашау хәерлерәк дип исәпли.
Айнур иртәнге ашка әзерләү өчен гади рецепт тәкъдим итте. Стаканның яртысына солы ярмасы салабыз, солы күмелгәнче сөт өстибез. Баллы яратучылар бер кашык бал да сала ала. Әлеге ботканы кичкә суыткычка куеп калдырыгыз, иртәңге якта ул инде әзер була. Ашаганда банан һәм башка җиләк-җимешләр салырга мөмкин, бик тәмле килеп чыга.
- Солы - берьеллык үсемлек, ул метр ярым чамасы биеклектә үсә. Чәчәк атуы җәйдән башлана һәм июль аена кадәр дәвам итә. Җимешләрнең өлгерүе җәй ахырына – көз башына туры килә. Солы Европа, Азия, Төньяк Америка, Литва һәм Эстония кырларында очрый. Шулай ук ул Молдовада, Россия, Украинада һәм Эстониядә үсә. Борынгы галим Гиппократ солыны чәй эчкән кебек эчәргә киңәш биргән. Атаклы француз галиме Жан Де С. Катерин да солыдан төнәтмә ясап эчкән. Ул ел саен ике атна дәвамында төшке ашка кадәр һәм төшке аштан соң өч сәгать үткәч солы төнәтмәсе эчә торган булган.
Солы ярмасы - кандагы шикәр күләмен киметә, эчәклекнең эшчәнлеген яхшырта. Солы гасырлар дәвамында төрле авыруларны дәвалау, ябыгу, организмны чистарту, бавырны савыктыру өчен кулланыла.
- Сәламәтлек марофонында катнашу туклануны гына түгел, көндәлек эш режимын тәртипкә салырга да булыша. Юк-бар сәбәп табып (ардым ахры, авырыйм бугай кебек) ятып тору гәдәтләреннән арындырды. Дөрес туклану белән беррәттән хәрәкәтләнүне дә арттырдым. Аз-азлап еш ашау ашкайнату системасы эшчәнлеген җайга салды, - диде ул.
#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:
“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата
“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый
"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды
“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала
“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле