“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала
Табиблар әйтүенчә, соңгы вакытта кешеләрдә ашкайнату системасы авырулары арткан. Сәламәтлек һәм дөрес туклану бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә дөрес туклану өчен махсус режим булдырырга кирәк. “Интертат”та #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны кысаларында табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova физик күнегүләр, дөрес туклану буенча киңәшләр бирә.
“Яңа елга – яшәреп” марафонында җиде кеше катнаша, алар организмны чистарту һәм дөрес туклану серләренә төшенә. Марафончылар - Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, “Казан егетләре” төркеме солистлары Айдар Әгъләмов, Айнур Латыйпов, Фәнил Фәйзуллин, Илнат Фәрхуллин, Казаннан Зилә Мәүлина, Биектаудан Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова табиб әйткән биремнәрне үтәргә тырыша. Алар хис-кичерешләре хакында “WhatsApp” челтәрендәге бердәм төркемдә хәбәр итеп бара.
Табиб Энҗе Кадыйрова фикеренчә, ясмык ипи белән итне дә алыштыра ала. Ул А, В, С витаминнарына, аксымга, калий, кальций, магний, цинк, тимергә бай. Аның составында фолий кислотасы бар. Ул исә онкологик авыруларга каршы торырга ярдәм итә. Ясмыктан әзерләнгән ризыклар организмга уңай йогынты ясый. Шулай ук аның составындагы матдәләр күзләрнең күрү сәләтен яхшырта. Ясмыкның бөерләре авырткан кешеләргә файдасы күп һәм аны даими куллану сөякләрнең ныклыгын үстерергә мөмкин, ди табиб.
Зилә Мәүлина һәр иртәсен имбирьдән ясалган төнәтмә эчүдән башлый икән.
- Иртә белән имбирь (200 гр), лимон (2 данә) һәм бал (100 гр) кушып ясалган төнәтмә куллана башладым. Бер стакан суга бер аш кашыгы төнәтмәне салып болгатам һәм шуны эчәм. Файдасын тоям, - ди ул.
Имбирь ашкайнату системасын яхшырта, метеоризм, диарея, эч кибүдән яхшы дәва. Йөрәк-кан тамырлары системасы өчен бик файдалы: йөрәк эшчәнлеген, артериаль кан басымын, баш миендә кан әйләнешен яхшырта, йөрәк мускулын ныгыта. Имбирьны көндәлек рационга кертү кан тамырларын чистарта, холестеринны киметә. Шулай ук бактерияләргә каршы көрәшә, ялкынсынуны баса. Акыл эшчәнлеге һәм хәтерне яхшырта. Имбирь грипп һәм салкын тиюдән дә дәвалый.
Табиб фикеренчә, имбирь артык авырлыктан котылырга ярдәм итә һәм матдәләр алмашын яхшырта. Шуңа күрә аны чәйгә салырга киңәш итәләр.
- Имбирьнең зыянлы яклары да бар. Аны ашказаны җәрәхәте яки эрозия белән интегүчеләргә кулланырга ярамый . Гипертония вакытында яки инсульт кичергәннән соң имбирь зыянлы. Имбирь чәен тән температурасы күтәрелгәндә эчәргә ярамый. Мондый чәй температураны тагын да арттыра
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата
“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый
"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды