news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ходай сиңа оҗмах бүләк итсен» – җырчы Айрат Сафинның якын кешесе вафат

news_top
«Ходай сиңа оҗмах бүләк итсен» – җырчы Айрат Сафинның якын кешесе вафат
"Татар-информ" архивы

Татар эстрадасы җырчысы Айрат Сафин гаиләсенә кайгы килгән. Аның әбисе вафат.

«Кайчандыр бу көн килергә тиеш иде. Хуш, сөекле әбием, бәхетле балачагым өчен рәхмәт сиңа. Син безгә үрнәк булдың, Ходай сиңа оҗмах бүләк итсен», – дип бәхилләшә җырчы якын кешесе белән социаль челтәрләрдә.

Фәймә апа әле узган ел ахырында гына 100 яшен тутырган иде. Айрат Сафин үзе һәм якыннары өчен бик тә кадерле булган әлеге җылы бәйрәмнән мизгелләр белән дә бүлеште. Фәймә апаның олы юбилеен балалары, бихисап күп оныклары, оныкчыклары, туганнары җыелып, зур мәҗлес ясап бәйрәм иттеләр.

Җырчының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Җырчы Айрат Сафин 98 яшьлек әбисеннән тормышның мәгънәсе ни булуы турында сорашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар