Татар эстрадасы җырчысы Айрат Сафин үзе һәм якыннары өчен бик тә кадерле булган җылы бәйрәмнән мизгелләр белән бүлешә. Аның әбисенә шушы көннәрдә 100 яшь тулган! Фәймә апаның олы юбилеен балалары, бихисап күп оныклары, оныкчыклары, туганнары җыелып, зур мәҗлес ясап бәйрәм иткәннәр.
«Минем әбиемә – 100 яшь, ышанып та булмаслык, бу – бер гасыр! Мин мондый юбилейда беренче тапкыр! Аллаһка шөкер, барысы да бик яхшы үтте, күңелле булды», – дип яза Айрат социаль челтәрләрдә.
Фәймә апага әле 100 яшь бирмәссең дә. Ул күтәренке рухта, әлеге бәйрәмне оештырганнары өчен чын күңелдән сөенә. «Кадерле балаларым, кадерле күршеләрем. Әлхәмдүллиләһи шөкер, минем бик куанычлы көнем, 100 яшьлек бәйрәмемне бик хөрмәтләдегез. Һәрберегезгә бик күп рәхмәт», – дип, якыннарына рәхмәт сүзләрен дә җиткерә.