news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Айрат Сафинның әбисе тормыш мәгънәсе турында: «Балалар булу – зур байлык»

news_top
Җырчы Айрат Сафинның әбисе тормыш мәгънәсе турында: «Балалар булу – зур байлык»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Айрат Сафин 98 яшьлек әбисеннән тормышның мәгънәсе ни булуы турында сорашкан. Әби оныгына яратып «маем» дип дәшә.

«Иң мөһиме – саулык. Вакытың җиткәч гаилә кору, балалар. Балалар булу – зур байлык. Баласыз кеше бәхетсез була. Аллаһ барыбызны да бу дөньяга кунакка җибәргән. Кемгәдер азрак, кемгәдер күбрәк яшәргә биргән. Дөньяның җәннәтендә торабыз», – дип сөйли әби.

Видеоны караучылар күпне күргән әбинең сүзләре белән килешкән, олыгайгач, үзләренә дә шундый аң-зиһен теләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар