«Хейтерлар басымына түзеп булмый» – Блогер Илүсә Фәләхова яулыгын салырга җыена?
«Мин яулыкны салырга булдым… Хейтерлар басымына түзә алмыйм», – дип язган һәм ире Раушан белән дини киемнәрдән видео урнаштырган, Дубайга турлар сатып, мошенниклыкта гаепләнүче блогер Илүсә Фәләхова. Ләкин постыннан блогерның әлеге видеоны бары тик кеше игътибарын җәлеп итү максатыннан төшергәне аңлашыла. Илүсә яулыгын салырга җыенмый.
«Син әбигә әверелдең…
Мондый яулык, озын күлмәкләрдән башка син матур идең.
Синең чәчләрең шундый матур, нигә син аларны яшерәсең?
Сал яулыгыңны, сиңа килешми!
Сиңа 40-50 яшьме әллә? Картайгач кияргә өлгерерсең әле. Яулык синең өчен түгел. Син, гомумән, киенә белмисең! Ямьсезләндең!
Үзе бөркәнгән, үзе әллә ниләр сөйли. Сүгенә! Оят һәм хурлык!
Мондый комментарийлар миңа көн дәвамында туктамый килә. Күпчелек очракта, хиджабсыз кызлар яза. Дөрес хиджабның нинди булырга тиешлеген өйрәтәләр, һәм барысы да сиңа ничек яхшырак булачагын белә. Синең бөтен эшләгән эшеңнән гаеп табалар. Кечкенә генә адымыңнан да. Кеше моны күреп ала да: «Мөселманнарны оятка калдырма, сал яулыгыңны!»– дип кычкыра.
Бу боткада дин кая соң, дип сорыйсы килә?
Пәйгамбәребез кемнедер кимсетеп, хурлап дингә өндәгәнме? «Синең яхшы килеп чыкмый икән, бөтенләй эшләмә!» – дип әйткәнме? «Аллаһы Тәгалә сиңа җәза бирәчәк, тәмугта яначаксың», – дигәнме?
Шушы басымга түзә алмыйча, күпме кызлар яулыкларын сала, күпме кешеләр диннән китә.
Аллаһы Тәгаләгә якынаю юлы җиңел түгел. Аллаһы Тәгалә безнең үзен яратуыбыз, үзенә ышануыбызга инану өчен, безгә күп төрле сынаулар җибәрә.
Барысы да идеаль булсын, дип тырышмагыз. Без – кешеләр, һәм безнең барыбызга да ялгышу хас. Аз-азлап эшләгез, нәтиҗәсе, һичшиксез, булачак.
Үземә килгәндә, яулыгымны салмадым! Салмаячакмын да! Андый уйларның башыма кергәне булмады. Әлеге пост минем хәлдәге кешеләргә теләктәшлек белдерү нияте белән язылды», – дигән блогер.
Искәртеп узыйк, Дубайга турлар сатып, кешеләрне акчасыз һәм ялсыз калдырган вакытта да Илүсәне бик күпләр дин юлында була торып кеше алдауда гаепләп чыккан иде. Халык блогерга нәкъ менә мөселман кызы булганы өчен ышанулары хакында сөйләде.
Дубайга тур алучыларны коры калдырган Илүсә турында адвокат Нагиев: «Бу – мошенниклык»