Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Фәләхова яулыгын «ныклап япкан»

news_top_970_100
Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Фәләхова яулыгын «ныклап япкан»
Илүсә Фәләхованың социаль челтәрдәге битеннән

Блогер Илүсә Фәләхова, фатирын һәм машинасын сатып, ире белән Дубайга күченеп китүе белән халыкны шаккатырган иде. Алар белән бергә дуслары да күченде, хәзер алар, зур гаилә булып, бер фатирда яшәп ята. 

Язылучыларның «сез эшкә урнашырга җыенасызмы» дигән соравына блогер «монда беркем дә эшкә урнашырга җыенмый» дип җавап биреп шаккатырды.

Дубайга күченүче төркем әгъзалары турында «безнең уртак бизнес» дип тә сөйли блогер. Алар бергәләп инглиз телен өйрәнергә, «Үсеш ноктасы» проектында да катнашырга чакыра.

Илүсә Фәләхова Казанда яшәгән вакытта ук намаз укый һәм яулык ябып йөри башлады. Әмма социаль челтәрләрдә ул яулыксыз да күренә иде. Шуңа халык аны аңлап бетермәде. Хәзер ул яулыкны салмаска дигән ныклы карарга килгән. Бу хакта ул үзе социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.

«Мин октябрьдә урамга яулыксыз чыкмаска карар иттем. Хәзер «мине яулыксыз ирем белән туганнардан башка беркем дә күрмәячәк» дигән карарга килдем.

Дингә килү юлы һәркемнең үзенеке. Кемдер озын, урау юллар аша килә, ә кемдер бер көндә хәл итә дә куя.

Бу – минем тарихым, минем юлым. Бу карарны кабул итүемә ирем дә шатланды. «Хатын-кыз мөселманча киенгәндә күпкә матуррак», – ди ул.

Ул мине башта ук хуплап һәм ярдәм итеп торды. Икебез берьюлы аңлы рәвештә намаз укый башлау җиңелрәк», – дип язган блогер.

Илүсә Фәләхованы «публикага уйный», «әбиләр яулык белән дә төренеп бетмәгән, «намаз укыйм!» дип тә кычкырып йөрмәгән» дип язучылар да бар.

Блогерның бу адымын һәм карарын күпчелек язылучылары хуплаган.

Яулыксыз, яланаяк намаз укучы блогер Илүсә Фәләхованы динне мәсхәрәләүдә гаепләгәннәр.

Блогер Илүсә Фәләхова ире һәм дуслары белән Дубайга күченгән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100