news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хәзер – көчле хатын-кызлар чоры»: махсус операция ветеранының тол хатыны тарихы

Екатеринаның ире махсус операция башында ук һәлак була. Берничә ел узгач, ул махсус операциядә 2 аягын да югалткан ветеран белән кабат гаилә кора. Бүген алар 2 бала тәрбияли һәм өченчесен көтә. Түбән Камада яшәүче бу батыр хатын-кыз турында «Татар-информ» язмасында.

news_top
«Хәзер – көчле хатын-кызлар чоры»: махсус операция ветеранының тол хатыны тарихы
Фотоларны язма герое тәкъдим итте

«Ире махсус операциядә һәлак булгач, Екатерина 2 баласы белән ялгыз кала»

Бу – гаҗәеп көчле хатын-кыз тарихы. Түбән Камада яшәүче Екатерина Прокурова – тәрбиягә алынган 2 бала әнисе. Алар балаларны гаиләгә беренче ире Руслан белән ала.

«Булачак ирем белән танышканда, миңа «балага уза алмау» диагнозы куйганнар иде инде, мин аңа бу хакта шундук әйттем. Балалар йортыннан сабый алырга ризалашмаячак ир-ат белән мөнәсәбәтләргә вакыт әрәм итүдән мәгънә күрмәдем. Әмма ул моңа әзер иде, без өйләнештек. Әле берничә ел, бәлки, балага уза алырмын, дигән өмет белән яшәдек, ә соңыннан уллыкка бала алырга әзерләнә башладык», – дип сөйли Екатерина.

Ир белән хатын тәрбиягә алучы әти-әниләр мәктәбе уза һәм ир бала ала. Аңа нибары 1 ай гына була.

«Нәкъ 1 елдан безгә опекадан шалтыраттылар һәм улыбызның сеңлесе туганын, әти-әнисенең аннан да баш тартуын әйттеләр. Шулай итеп, кызыбыз да барлыкка килде. Без икенче бала алырга уйламаган идек, ЭКО ясатырга өметләндек, тик, болай эшләсәк яхшырак булыр, дип хәл иттек. Болай эшләвебезгә тамчы да үкенгән булмады», – дип аңлатты Екатерина.

Ир белән хатын бик бәхетле була, балалары өчен өзелеп тора. Тик бер мизгелдә барысы да үзгәреп куя.

«Мобилизация башланганда, мин декретта идем. Ул вакытта балаларга 1,5 һәм 2,5 яшь. Ирем армиядә снайпер булып хезмәт иткән, шуңа күрә аңа шундук повестка килде. Башта аны иске адрес буенча җибәргән булганнар, шуңа повестка кабат военкоматка кайткан. Моның хакта белгәч, иремә сөйләдем, ул икенче көнне иртән үк эшкә түгел, ә повестка алырга китте», – дип искә ала ул.

Ул качып ятарга җыенмавын, Туган ил чакыра икән, барырга кирәк, дип әйтә. Хатынына исә бу карарны кабул итәргә генә кала.

«Ул шундук үлде. 4 декабрьдә соңгы мәртәбә телефоннан сөйләштек, 1 минут булгандыр. Ул мине тынычландырды, барысы да яхшы булыр, диде, борчылмаска кушты. Хәрби бурыч үтәргә барабыз, диде. Башка хәрбиләрнең хатыннарына шалтыратырга, барысы да яхшы, дип әйтергә кирәк, диде», – ди Екатерина.

Соңыннан аңа 2 көннән соң сугышчыларның хәрби бурыч үтәргә китүен әйтәләр. Бу – һөҗүмле разведка була, аларга засада ясыйлар. Шул вакытта һәлак була да инде Екатеринаның ире.

«Мин, ирем элемтәгә чыкмый дип, бөтен кешегә шалтырата башладым. Булган хәлләр турында бары тик 9 декабрьдә генә белдем. Аның мәетен яу кырыннан алып чыгу мөмкин булмаган, чөнки көчле атышлар барган. Аны әлегә кадәр таба алмадылар. Беренче вакытларда, гуманитар йөк илтүчеләргә ияреп, Донбасска үзем дә йөрдем, мәетен эзләргә үзем барам, дип сөйләшергә теләдем, тик миңа рөхсәт итмәделәр», – дип исенә төшерә Екатерина.

35 яшьлек Руслан махсус операциядә батырларча һәлак булгач, Екатерина 2 бала белән ялгыз кала – менә шул вакытта тормыш аны көчле булырга мәҗбүр итә дә инде.

«Мин һаман да аны эзлим»

Ул иренең хәрби частенә дә бара, хезмәттәшләре белән очраша, берничә мәртәбә контракт төземәкче була, тик бу тырышлыклары заяга була.

«Күпмедер вакыт узгач, ул һәлак булган территориядә мәетләрне эвакуацияли башлыйлар, әмма аны барыбер тапмадылар. Күрәсең, аны кемдер алып чыккан, чөнки якында гына дошман блиндажлары була. Соңыннан анда миномет атышлары даими булып тора, хәзер инде аның мәетеннән нәрсә дә булса калуга шанслар бик аз. Тик мин барыбер кайчан да булса аны лаеклы җирләрбез дип өметләнәм. Мин әле дә аны эзләүне дәвам итәм», – диде ул.

Аңа Түбән Каманың «Хәрби тугандашлык» катнашучылары да булыша, анда шулай ук шәһәр мэры да була.

«Башта мин «Хәрби тугандашлык»ка мөрәҗәгать иттем. Алар мине хуплады, гуманитар ярдәм җыюга җәлеп иттеләр, минем кайгымнан онытылып торуымны теләделәр. Соңыннан без «Армия тугандашлыгы» булдырырга уйладык. Шулай итеп иҗтимагый эш белән шөгыльләнә башладым», – дип искә ала Екатерина.

Русланның позывное – «Лис» була. Ул бик хәйләкәр һәм көчле иде дип, искә ала Екатерина.

«Мин аның өчен курыкмадым. Ул бик чая иде, теле дә чарланган. Аның хәрби иптәшләре дә аның разведкага ничек йөрүен, төрле хәлләрдән чыга алуын сөйләде», – дип искә ала ул.

Екатерина ире истәлегенә «Лиса» позывное ала, хәзер шушы позывной аша аны махсус операциядә катнашучыларның күбесе белә.

«Минем сиңа планнар бар – әйдә, яки җитди, яки берничек тә түгел»

Берникадәр вакыт элек ул Артур Барабановны очрата – фронтта 2 аягын да югалткан әлеге ветеран турында да язган идек. Ул өенә кайткач, аның беренче гаиләсе таркала – Артур бик күп авырлыклар кичерә, әмма бер мизгелдә ул тормышын яңадан корырга була һәм менә шул вакытта Екатеринаны очрата да инде. Бу вакытта ул Донбасска чираттагы сәфәреннән кайткан гына була.

«Мине дус кызым кунакка чакырды. Барырга булдым, анда Артур да бар иде. Миңа аның катлаулы тормышы, аерылышуы турында сөйләделәр. Мин: «Әзрәк җайлашсын, аннан өйләнешербез», – дип уйладым. Языша башладык һәм бераз вакыттан соң кабат очраштык – шул ук дус кызым безне караокега чакырды. Берничә көннән мин аны кичке ашка чакырдым. Утырдык, сөйләштек, ул кабат килергә рөхсәт сорады. Ул вакытта мин аңа: «Минем сиңа планнар бар – әйдә, яки җитди, яки берничек тә түгел», – дидем», – дип искә ала Екатерина.

Артур ниятенең җитди булуын аңлата, һәм алар шундук бергә яши башлыйлар. Балалар да аны кабул итә һәм ярата. Тик аңа «әти» дип дәшмиләр.

«Үз әтиләрен онытуларын теләмим. Мин хәтта, аның каршында үземне гаепле дә тоям. Артур да балалар әтиләрен истә тотсын өчен тырыша, аларга аның герой булуы, аны һәрвакыт истә тотарга кирәклеге турында гел сөйли», – диде Екатерина.

Иренең сәламәтлегендәге проблемалар Екатеринаны бер дә куркытмый: көчле хатын-кыз өчен яраткан ир-атының хәрби яралары проблема түгел.

«Мин аны шундый итеп кабул иттем һәм моны җитешсезлек дип санамыйм. Ул – бик көчле һәм боларның барысын да җиңеп килә. Кул кушырып утырмый, бер урында тормый, үсә, башкаларга ярдәм итә», – дип сөйли Екатерина.

Артур хатынын «кояш нурым» дип атый һәм тормыштагы яңа үрләр өчен нәкъ менә аның илһам булуына ышана.

«Безнең өчен бу – бөтенләй көтелмәгән булды: табиблар миңа күп еллар буе «бала таба алмыйсың» диде»

Бүген уллары Тимурга – 6, кызлары Эммага 5 яшь, ә шушы көннәрдә генә ир белән хатын бәби көтүен белгән.

«Безнең өчен бу бөтенләй көтелмәгән яңалык булды, чөнки күп еллар буе табиблар миңа «балага уза алмыйсың» диде», – дип сөйли Екатерина.

Хәзер Екатеринага җиңел түгел – ул бөтен җирдә диярлек ирен озата йөри, шуның белән беррәттән, урын өстендә ятучы авыру әнисен дә карый. Балаларның түгәрәкләре, балалар бакчасы да күп вакыт ала, тик Екатерина зарланмый.

«Озакламый, Артур «Ватанны саклаучылар» фондыннан кулдан идарә итә торган автомобиль алачак – күпкә җиңелрәк булыр. Ул, балаларны карауны үз өстемә алам, диде, табибларга да үзе йөри алачак. Махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның хатыннарына шуны әйтәсем килә: төшенкелеккә бирелмәгез – бөтен хәлдән дә чыгу юлы бар. Барлык авырлыклар да вакытлыча, иң мөһиме – кулларыгызны салындырмагыз. Хәзер – көчле хатын-кызлар чоры: кемнәрнеңдер ирләре фронтта – алар өчен хатыннары ышанычлы тылга әйләнә, ә ирләре кайткач, хатыннары бар нәрсәдә терәк була. Хәзер үз-үзеңне кызганып ята торган һәм көчсез була торган вакыт түгел», – дип йомгаклады Екатерина.

«Татар-информ», Елена Фенина

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 17 декабрь 2025
    Исемсез
    Остается только восхищаться этой великой женщиной.
  • 14 декабрь 2025
    Исемсез
    Молодец Катя 👍👍👍Сэлэмэтлек, гаилэ бэхете, сэлэмэт балалары белэн рэхэт гомер итсеннэр 🤲🤲🤲🤲🤲🤲🤲🤲🤲🤲👐👐
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар