«Саулыгымны алды, тик алмашка күпне бирде»: Махсус операциядә аяксыз калган хәрби тарихы
Түбән Камадан Артур Барабанов махсус операциягә мобилизация буенча китә һәм авыр яралана – табибларның фаразы өметләндерерлек булмаса да, ул исән кала. Өенә кайткач, ул гаиләсенең таркала башлавын аңлый һәм аерылышырга гариза яза. Озакламый яңа мәхәббәтен очрата. Хатыны һәм битараф булмаган кешеләр ярдәме белән, аның үз-үзенә ышанычы тагын да арта.
«Татар-информ» агентлыгы һәм «Ватан сакчылары» дәүләт фонды филиалы махсус операция ветераннары турында «Назад в мирную жизнь» проекты кысаларында язмалар сериясен дәвам итә. Махсус операциядә катнашканнан соң хәрби хезмәткәрләрне – контрактчыларны да, кадр офицерларын да, мобилизацияләнгәннәрне дә – дәүләт һәм җәмгыять кайгырта. Аларга тыныч тормышка кайтырга, эшкә урнашырга, яңа һөнәр үзләштерергә ярдәм итәләр.
«Сугыш аякларымны алды, әмма Аллаһ актив тормыш алып бару мөмкинлеге бирде»
Махсус операция ветераны Артур Барабановка 37 яшь. Ул хәрби хәрәкәтләр зонасыннан авыр яраланып кайта – аңа Польша гранатометы снаряды эләгә. Ике аягы да өзелә, бер күзе сукырая һәм бер колагы ишетми башлый, кыйпылчыклар бавырын зарарлый. Әмма бу авыр яралар аның көчле рухын сындырмый – өенә әйләнеп кайткач, ул яңа тормыш башлый.
«Сугыш аякларымны алды, әмма Аллаһ актив тормыш алып бару, җәмгыятькә файдалы булу мөмкинлеге бирде», – дип елмая ул.

Артур күтәренке рухын югалтмый, язмышка да үпкәсе юк – көчле ихтыярлы бу кеше туган шәһәре Түбән Камада күпләр өчен чын үрнәк.
«Мобилизация башланган вакытта мин прописка урынында яшәми идем. Повестканы участковый тапшырды. Күрәсең, ул мине качып йөри башлармын дип борчылган, шалтыратты, очрашыйк, диде. Мин бу очрашуның нәрсә өчен икәнен аңлый башлаган идем инде. Качып йөрү уемда да булмады, шуңа күрә аның янына шундук бардым. Ул вакытта «телим – теләмим» дигән сүзләр булмады да. Барырга кирәк иде», – дип искә ала ул.
Артурның туганнары белән хушлашу һәм фронтка китәргә әзерләнү өчен 3 көне була.
«Эштә хезмәт килешүен туктатып тордылар, кире кайткач, кабат алырга вәгъдә иттеләр. Ул вакытта металл корылмалар җитештерә торган заводта эретеп ябыштыручы булып эшли идем. Алар сүзләрендә торды – мине кабат эшкә алдылар, тик башка вазифага, хәзер мин кабинетта утырып эшлим», – дип сөйли ул.
Җыелу пунктында аны разведка ротасына билгелиләр. Өйрәнүләр декабрь уртасына кадәр дәвам итә, шуннан соң аларны Донбасска җибәрәләр.

«Һәлак булган икенче кеше артыннан килдек – командир үзебезнекеләрне ташламыйбыз, диде»
«Кирәк урынга 2 атна чамасы бардык. Безне ДНР полкларына, разведкага җибәрделәр – аны «кеше ашаучылар ротасы» диләр. Аңа нигез салучы – «Людоед» позывнойлы кеше. Ул гади шахтер була, ә 2014 елдан ополченец булып китә. 2022 елның мартында һәлак булды, аңа үлеменнән соң ДНР Герое исеме бирелде», – дип сөйләде ветеран.
Донбасска килгәч, тагын 1 ай өйрәнүләр була. 2023 елның 23 февралендә аларны беренче хәрби бурычларын үтәргә җибәрәләр.
«Без штурмга киттек, 12 кеше идек. Ул вакытта Авдеевка юнәлешендә Красногоровка бистәсен азат иттеләр. Якынча 7 километр бардык, позицияләр биләдек, һәм шул вакытта камалышта калуыбыз ачыкланды. Без аннан 9 көн чыга алмадык. Анда 1 генә көн булырга планлаштырган идек, шуңа күрә провизия белән проблемалар башланды. Әмма позицияләрне тоттык, каршы тордык. Унынчы көнгә безнең 2 сугышчы һәлак булды, өчесе яраланды», – дип исенә төшерә ул.
Командир яралыларны чолганыштан алып чыгарга боера, һәм сугышчылар алга чыгарга була.
«Без яралыларны күтәреп алып бардык, һәлак булган бер хәрбинең мәетен алдык. Атышлар астында бардык, безне минометлар белән капладылар, юлда тагын бер егет яраланды. Әмма, Аллаһка шөкер, без котыла алдык. Шул ук кичтә һәлак булган икенче хәрбине алып чыгарга бардык. Командир, без үзебезнекеләрне ташламыйбыз, диде һәм без аның белән ризалаштык. Без аны уңышлы гына югалтуларсыз алып чыктык. Боерыкларны бер карусыз үтәгән өчен, безне гел мактап тордылар. Соңыннан командир миңа бездәй егетләрне башка очратмавын әйтте – безне бик җаваплы, диде ул.
Безне шулай тәрбияләделәр: әгәр олылар әйтә икән, димәк, барырга кирәк. Гомумән, Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр турында еш кына яхшы итеп сөйлиләр. Барыбыз бер гаилә булдык. Бердәмлектә – көч дип, юкка гына әйтмиләр», – дип ышана Артур.

«Үзеңә төбәлгән минаңны ишетмәячәксең, диләр: бер секунд, кабыныш – һәм җирдә ятам»
Шуннан соң безнең хәрбиләр бистәне штурмлауны тәмамлый – Красногоровканы азат итәләр. «Кеше ашаучылар» ротасына Авдеевка коксохимия заводын алуны максат итеп куялар.
«Штурм башланды, ул озакка сузылды. 17 ноябрьдә, инде без чыкканда, Польша минометы ата башлады. Үзеңә төбәлгән минаны бервакытта да ишетмисең, диләр: бер секунд, кабыныш – һәм җирдә ятам. Мин шундук сукырайдым, контузияләндем, берни ишетмәдем. Жгут салырга тырыштым, әмма бөтен обмундированиенең, жгутларның һәм беренче ярдәм күрсәтү кирәк-яракларының асты өскә килгән иде. Аякларымны шундук югалттым. Ни өчен каешны тарта алмавымны озак аңлый алмадым, баксаң, кулым яраланган булган икән. Кыйпылчыклар күзгә, бавырга эләккән», – дип сөйли ир-ат.
Артурдан 10 метр читтә яраланган иптәше яткан, аның яралары артык куркыныч булмый. Соңрак сөйләвенчә, ул, Артурның исәнме-юкмы икәнен белү өчен, аның кычкырганын көтеп яткан. Иптәшенең тавышын ишетүгә, аны коткарырга омтылган.
«Ул хезмәттәшем шулай ук Түбән Камадан иде. Мин кычкыруга яныма йөгереп килде, авыртуны баса торган укол кадады. Соңыннан ярдәм килде, беренче ярдәм күрсәтә башладылар. Тартмый идем, әмма тәмәке сорадым – яраларымны эшкәрткәнче тарттым. Соңыннан мине госпитальгә эвакуацияләделәр», – дип сөйли ул.
Артурның туганнарына исән калу шанслары аз булуын шундук хәбәр итәләр.
«Аңыма килгәч, барысы да гаҗәпләнде. Бик нык эчәсе килгәнне хәтерлим, нишләптер, әфлисунлы газлы су эчәсе килде. Әмма эчәргә ярамый иде – шәфкать туташы иреннәремне су белән чылатып кына алды, булдыра алганча булышты. Туганнарыма шалтыратыр өчен, 3 көннән соң гына телефон алып килделәр. Үземнең телефонны, шәхси әйберләрне саклап калып булмады.
Уянганда тәрем генә бар иде. Мин – дини кеше: хәрби бурычлар алдыннан, алардан соң да дога укыдым. Мине Аллаһ саклап калды, дип саныйм. Ышанусыз сугышта да, тормышта да булмый. Имансыз кеше – буш һәм куркыныч кеше, дип саныйм», – ди сугышчы.

«Кешедә баштан ук 2 күз һәм 2 колак булганы өчен Аллаһка рәхмәтлемен»
Дәвалану һәм тернәкләнү тулаем алганда 7 ай дәвам итә. Бу вакыт эчендә Артур төрле госпитальләрдә була.
«Мине гел фантом авыртулар җәфалады. Аяклар булмавын беләм, әмма мин аларны сизә идем. Аяк-кулларыгыз ою хисе танышмы сезгә? Менә мин шуны ярты ел дәвамында гел сизеп-тоеп тордым. Авыртуны баса торган препаратлар хәлне җиңеләйтергә генә булышты, әмма авыртуны тулысынча басып булмады. Бу хис әлегә кадәр тулысынча бетмәде, мин аның белән яшәргә өйрәндем генә», – дип аңлата ветеран.
Табиблар бер күз күремен кайтара алган, хәзер Артурның бер колагы ишетә.
«Аллаһка шөкер, бездә 2 күз, 2 колак бар. Аллаһ Тәгаләгә бу моментны алдан ук уйлаганы өчен рәхмәтлемен», – дип елмая ул.
Әле госпитальдә вакытта ук Артурны протез куярга әзерли башлыйлар. Аңа протезлар бирәләр. Аларга күнегү җиңел булмый, әмма ул хәзер тыштан элекке Артурдан берни белән дә аерылып тормый һәм протезларда бик ышанычлы йөри.
«Әлегә миндә базалы протезлар гына, әмма мин спорт, бионик протезлар алырга планлаштырам. Аларны дәүләт ярдәме белән алачакмын. Хөкүмәтебезгә ярдәм өчен бик нык рәхмәтлемен. Чечня һәм Әфган сугышы ветераннарының моңсу тәҗрибәсен барыбыз да хәтерли. Егетләргә түләүләр бирелмәде, протез кую белән проблемалар булды. Бездә бу мәсьәлә хәзер җиңел хәл ителә», – диде ветеран.

«Кешеләрнең битараф булмавын күрү рухландыра»
2023 елның июль ахырында Артурны госпитальдән чыгаралар. Ул аяксыз, сәламәтлегендә бер өем проблемалар белән өенә кайтып төшә. Кызганыч, хатыны белән мөнәсәбәтләре какшаган була.
«Хатынымның миңа карата суынганын аңладым. Аны газапларга теләмәдем, фатир арендалап, аерым яши башладым. Кул кушырып утырырга, эшкә чыгуны озакка сузарга теләмәдем. Берүзеңә дүрт стена арасында калу – чыдап булмаслык. Беркемгә дә киңәш итмим. Егетләр кайткач та, барысына да аралашу, нинди дә булса активлык кирәк, дип гел әйтәм. Беренче мәлгә зур хезмәт хакы түләнә торган эш тә булмасын, һичьюгы син инде өйдә утырмаячаксың», – дип киңәш итә ветеран.
Башта Артур сакчы булып эшли, аннан аны проект-техник бүлеккә техник итеп билгелиләр.
«Оешмада директорлар советы җыелды, алар мине бу вазифага алырга карар итте, гәрчә минем тиешле белем булмаса да. Шуңа күрә укырга киттем. Монда да миңа хәерхаһлы булдылар. Королев исемендәге политехника көллиятенә мине шундук алдылар. Кешеләрнең битараф булмавын күрү бик рухландыра. Хәрби рухымны күтәрергә ярдәм иткән ул кешеләргә нинди сүзләр белән рәхмәт әйтергә дә белмим. Бик төшенкелектә идем, алар миңа җан өрде», – диде Артур.
Бүген ул Түбән Кама районының Иҗтимагый советында, Татарстанның махсус операция ветераннары союзы әгъзасы.
«Без бергәләп «Батырлык дәресләре», «Аҗаган» уздырабыз, җәйге лагерьләргә әйдаман булып барабыз. Башка ветераннар һәм волонтерлар белән фронт өчен гуманитар ярдәм җыябыз», – дип өстәде ул.

«Булачак хатыным белән таныштым – ул миңа терәк һәм бар нәрсәдә таяныч булды»
Шәхси тормышы да әкренләп җайланып китә – Артур яңа мәхәббәтен очрата.
«Уртак дусларыбыз компаниясендә булачак хатыным Екатерина белән таныштым. Ул миңа терәк һәм бөтен нәрсәдә таяныч булды. Аның тормышы да гади генә түгел: ирен мобилизациялиләр, фронтка китүгә үк һәлак була. Ул ике баласы белән тол кала: ул вакытта Тимурга – 3, Эммага 2 яшь була. Алар бу балаларны ире белән уллыкка алган. Екатерина балага уза алмаган, шуңа тәрбиягә бала алырга уйлыйлар. Ире һәлак булгач, ул гуманитар йөк белән Донбасска берничә мәртәбә бара, иренең мәетен табарга тели, тик файдасыз була. Аны әлегә кадәр җиргә иңдерә алмадылар», – дип сөйли ул.
Екатеринаның һәлак булган ире турында хәтер изге әйбер – балаларга әтиләренең нинди герой булуы турында гел сөйләп торалар.
Екатеринаны Артурның инвалид булуы борчуга салмый – ул шундук диярлек бергә яшәргә тәкъдим итә. Балалар да аны үз әтиләре кебек кабул итә һәм хәзер алар – бер зур гаилә. Артурның беренче никахыннан да 2 баласы бар: Булатка 14 яшь, ул кадет мәктәбендә укый, кызы Пелагеягә 5 яшь.

«Эштә дә барысы да яхшы, укыйм да, иҗтимагый эш белән дә шөгыльләнәм – болар мине аякка бастырды. МХОга кадәр тормышым бу кадәр бай түгел иде, үземне хәзерге кебек үк кирәк итеп тоймый идем. Элек шәһәрдә Артур Барабановның кем икәнен беркем дә белми иде, ә хәзер урамнан барганда мине барысы да чираттагы берәр җиңү белән котлый.
Дошманнар безне күзәтә, безнең матбугат чаралары нәрсә язганын укый һәм безне сындыра алмауларын аңлыйлар. Без элеккегә караганда да уңышлырак. Үсеп килүче буынга мөмкин булмаган нәрсә юклыгын үз эшебез белән күрсәтәбез: әгәр мин аяксыз килеш тә булдыра алганмын икән, димәк, алар исән-сау аяк-куллары белән миңа караганда да күбрәкне булдыра алачак», – дип ышана хәрби.

«Мин бервакытта да бернәрсәгә дә бу кадәр җитди карамадым – медальсез кайтасы килмәде»
Артур чакырган бөтен чараларда да катнаша, алда әле планнары бик күп.
«Минем беркайчан да машина йөртү таныклыгы булмады, тик менә хәзер права алдым, ДОСААФта каршы килмәделәр. Озакламый кул белән идарә итеп була торган автомобиль алам», – дип сөйләде ул.
Автомобиль алуда «Ватан сакчылары» фондында булышканнар. Анда ике аягы да ампутацияләнгән ветераннарны автомобильләр белән тәэмин итү программасы тормышка ашырыла.
«Минем социаль координатор Земфира Газизова автомобиль алу өчен чиратка басарга булышты, бөтен документларны җыйды. Бу фондта алтын кешеләр эшли. Аларга исән вакытларында һәйкәл куярга кирәк! Анна Цивилевага, Гүзәл Удачинага һәм бөтен социаль координаторларга зур рәхмәт – алар теләсә нинди мәсьәләне хәл итәргә сәләтле», – диде ул.

Артурның тагын бер казанышы – бөтен Россия буенча махсус операция катнашучылары һәм ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионатында беренче урын яулавы. Ул укыган техникум директоры аңа ярышларда катнашырга тәкъдим итә.
«Нишләп катнашып карамаска әле дип уйладым да ризалаштым. Ул миңа «слесарь эше» компетенциясендә катнашу өчен гариза тапшырырга киңәш итте, миңа остаз билгеләделәр, бина бирделәр. Башта без 2 ай Казанда узган ярышларга әзерләндек. Ул вакытта илнең 79 төбәгеннән махсус операция ветераннары катнашты. Кичләрен шөгыльләндек. Дөресен әйтәм, җиңел булмады», – диде ул.
Инде бу һөнәрдә эшләүчеләр белән ярышырга кирәк була. Ә Артур слесарь эше белән әле генә шөгыльләнә башлаган. Тик ахырда, ул хәтта тәҗрибәле белгечләр арасында да иң яхшысы булып таныла – беренче урын ала. Әмма бу тарих моның белән генә төгәлләнми, җиңүче буларак аңа, киләсе этапта катнашу өчен, Мәскәүгә барасы була.

Россия күләмендәге ярышларда ул бар көчен куя, зур җаваплылык тоя, чөнки туып үскән республикасын бөтен илгә тәкъдим итә.
«Минем бервакытта да бернәрсәгә дә болай җитди караган булмады – медальсез кайтасым килмәде. Минем белән хатыным да барды – ул миңа бик нык таяныч булды. Беренче урын алуымны игълан иткәч, ул үксеп елады. Ул бу җиңүнең миңа ни дәрәҗәдә авыр бирелгәнен күрде бит. Хәер, аңа да җиңел булмады, ярышлар алдыннан дулкынланып, төне буе йоклый алмадык. Терәк булганы өчен аңа бик рәхмәтлемен», – дип сөйләде Артур.
«Өлешемә тигән бар нәрсә өчен дә Аллаһка рәхмәтлемен»
Киләсе елда аны кабат «Абилимпикс»та көтәләр. Ул «Остаз» компетенциясендә катнашырга планлаштыра.
«Үземне яңа рольдә сынап карыйсы килә. Фронтта кайткан, терәк-таянычка мохтаҗ булган үзем кебек үк егетләргә булышасы, үземнең ничек җиңеп чыкканны, тыныч тормышка кайтырга ниләр булышканы сөйлисе килә», – дип өстәде ул.

Киләчәккә планнары – спорт белән шөгыльләнү. Ул үзен йөзүдә сынап караган инде һәм бу спорт төренең күңеленә ятмавын аңлаган. Хәзер башка вариантлар карый.
«Татарстанда махсус операция инвалидлары уйный торган командалар бар: волейбол, хоккей, баскетбол. Спорт протезлары алуга ук, моның белән ныклап шөгыльләнә башлаячакмын», – диде ул.
Артурның киләчәккә планнары бик зур, һәм аны бернинди киртәләр дә туктата алмас кебек.

«Аллаһ миңа дөрес юл күрсәтә һәм өлешемә тигән бар нәрсә өчен дә мин аңа рәхмәтле. Ул сәламәтлегемне алды, әмма алмашка миңа тагын да күбрәкне бирде», – дип йомгаклады Артур.