Хатынын этләр талап үтергән Рөстәм Хөсәенов ярдәм итүчеләргә «Интертат» аша рәхмәтен әйтә
Казанның Самосырово бистәсендә хатынын этләр талап үтергән Рөстәм Хөсәенов үзенә ярдәм итүчеләргә «Интертат» аркылы рәхмәтен җиткерүне сорады. Ул «Интертат»та чыккан мәкаләдән соң, үз счетына кешеләрдән акча килә башлаганын әйтте. «Безнең кайгыга битараф булмаганнарга рәхмәтемне җиткерәсем килә», – диде ул.
Искәртик: Жанна Хөсәеновага 9 ноябрь иртәсендә эшкә барышлый этләр өере ташланып үтерә. Мәрхүмә ире Рөстәм, 15 яшьлек кызы Рената белән Питрәчнең Богородское бистәсендә яшәгән. «Кызымнан якынрак беркемем юк, аны җәяү җибәрмим, машинада гына йөртергә телим», – дигән иде Рөстәм. Рената Казанга йөреп укый һәм кечкенәдән спорт белән дә шөгыльләнә икән.
Ипотека һәм башка кредит түләүләре булганлыктан, Рөстәмнең яңа машина алырга мөмкинчелеге юк, шуңа дуслары машина алырга булышырга теләүләре турында сөйләгән иде. Ярдәмгә кушылырга теләүчеләргә реквизитлар түбәндәгеләр.
Акча күчерү өчен: 8-903-314-13-17 – Рөстәм Хөсәеновның «Сбербанк» картасы шушы номерга беркетелгән.