Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциягә киткән җырчы Таһир Асылгәрәй турында хатыны: «Элемтәгә бик сирәк чыга»

news_top_970_100
Хәрби операциягә киткән җырчы Таһир Асылгәрәй турында хатыны: «Элемтәгә бик сирәк чыга»
Солтан Исхаков

Композитор, җырчы Таһир Асыл Гәрәй (Асылгәрәй) үз теләге белән махсус операциягә киткән, дип хәбәр иткән идек. Таһир абыйның хәлләрен белешергә дип шалтыраткач, трубканы җырчының тормыш иптәше Наилә Кулмакова алды. 

Таһир сентябрь башында контракт буенча махсус операциягә китте. Бүгенге көндә аның телефоны миндә. Мин аны кайвакыт, мөһим хәбәрләр килмәдеме икән, дип карар өчен генә кабызып алам. Ә болай үзе элемтәгә бик-бик сирәк чыга. Шулай ук хәзерге вакытта кайда булуын да әйтми. Аларга андый мәгълүмат бирү, гомумән, артыгын сөйләү тыелган. 
Ул хезмәт итә һәм аның белән барысы да яхшы – әлегә бары тик шулай дип кенә әйтә алам. 

Наилә апа, сез аның әлеге карарын ничек кабул иттегез? 

Безнең гаиләдә ир-ат хуҗа. Ирем кабул иткән карарларга каршы килгәнем юк. Әлбәттә, без бик нык борчылабыз, аны сагынабыз. Якын кешең шундый куркыныч урынга киткәндә, барысы да шундый хисләр кичерә торгандыр. Соңгы вакытта әбинең бабайны сугышка озатуы турында сөйләгәннәрен искә төшерәм…
Без монда тыныч, рәхәт тормышта яшибез. Ә анда… Шуңа күрә гел телефон янымда, гел Таһирдан хәбәр көтәм. Сирәк шалтырата. Аның сөйләшергә дә вакыты юк. Дөресен генә әйткәндә, безне тынычландырыр, үзе белән барысы да әйбәт икәнлеген әйтер өчен генә шалтырата.

 

Фото: © Таһир Асылгәрәйнең «ВКонтакте» челтәреннән

Ни өчен үзе теләп китәргә булды ул? 

Яшь егетләребезгә терәк буласы килде. Анда яшьләр бик күп икән. «Аларның бөтен тормышлары алда бит әле», –  дип сөйли иде. Ул моны чын күңеленнән, аек акыл белән эшләде. Халыкка якынрак буласы килде. Шуңа да контракт буенча хезмәт итәргә уйлады. 

Мобилизация бара бит. Контракт вакыты беткәч, аны кире кайтарырлармы соң? 

Без төгәл генә белмибез. Ситуациягә караптыр. Контракт ким дигәндә  4 айга дип төзелә. Әгәр дә аның хезмәт итү вакытын озынайтасы килмәсә, бәлки, җибәрерләр дә. 

Ә болай Таһир абыйга повестка бирерләр идеме? Ул кайда хезмәт иткән иде? 

Ул хәрби хезмәттә булды. Бәлки, яше белән бәйле рәвештә повестка бирмәсләр дә иде. Әлегә яшьрәкләрне чакыралар бит. Әгәр дә бирсәләр, ике дә уйлап тормыйча киткән булыр иде.

Таһир үз вакытында Украинада, Донецкида хезмәт иткән булган. Әле хезмәт итәсе күп. Аллаһы Тәгаләгә ышанып, кайтуын көтеп торабыз.

Сез үзегез кайда яшисез? 

Без Таһир белән Башкортстанда яшибез. Ләкин мин, ул махсус операциягә киткәч, баланы алып, үземнең туган шәһәрем – Ульяновскига кайтып киттем. Биредә әнием янында безгә җиңелрәк. Ә болай без Уфада да, Казанда да яшәдек. Иремнең концертлары кайда булды, шунда күченә идек. 

Таһир абый соңгы вакытларда иҗат иттеме? 

Анда ковид башланган елдан бирле ниндидер төшенкелеккә бирелү сизелде. Дөресен әйткәндә, җырлар язарлык рухи халәттә түгел иде ул. Аның башланган җырлары бар, ләкин ул аларны тулысынча эшләп бетермәде. Ләкин Таһирның әле беркем дә ишетмәгән, элек язган яңа җырлары да бар. Аллаһы Боерса, кайткач, аларны да халык игътибарына тәкъдим итәр, яңа җырлар да язар.

Рәхмәт, Наилә апа, Таһир абый исән-сау әйләнеп кайтсын.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 28 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Яшарга.мин сезга тлимен исан имингена ура каитрга язсын
  • 28 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Исанмесез дустм Асыл ,Гараи син молодец яшарга урнашам курсатасен
  • 10 октябрь 2022
    Исемсез
    Жырлары бик мэг,нэле. Исэн- сау кайтып, тыныч, имин тормышта яшэп, яна жырлар язарга насыйп булсын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100