Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциягә ире янына барып кайткан Рамилә: «Без илткән гуманитар ярдәм янып беткән»

news_top_970_100
Хәрби операциягә ире янына барып кайткан Рамилә: «Без илткән гуманитар ярдәм янып беткән»
Рамилә Хөснетдинованың шәхси архивыннан

Блогер Рамилә Хөснетдинова ирен күрү һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтү ниятеннән Украина якларына барып кайткан иде. Кайтып, берничә көн узуга, иреннән янгын аркасында бар нәрсә дә янып бетүе турында хәбәр килеп ирешә. Әле 3 көн элек кенә ул янә акча җыю игълан итеп, иренә кирәк-яраклар алып җибәргән һәм җыелган акчаны үзенә юллаган. Бу хакта ул «Интертат»ка сөйләде.

Рамилә бүген балалар бакчасына йөрүче 2 баласын тәрбияли – нәни Динә һәм Ислам. И. белән Рамиләнең уллары 2022 елның 21 октябрендә туа. Аңа кадәр 26 сентябрьдә И. өлешчә мобилизация буенча чакыру алган була. Йөклелегенең соңгы атналары шулай бик борчулы уза Рамиләнең. Бәби көтүләренә дә, И.ның бөерләре белән проблемаларына да карамастан, И.ны барыбер махсус хәрби операциягә җибәрәләр. Әле дә ярый, хатыны белән сабыен балалар тудыру йортыннан каршы алып, хәтта бергәләп исем кушу бәхетен татып кала.

Фото: © Рамилә Хөснетдинова архивыннан

«Сагынгач, барасы килә шул»

Ир бирмәк – җан бирмәк, дип юкка әйтмиләр шул. Өзелеп сагынгач, барырга иптәш тә табылгач, ул җилкенгән күңелне ничек тышаулап булсын?! Шулай итеп, Рамилә ире белән хезмәттәш егетнең хатыны Мәүлия белән юлга кузгалалар.

Бу – тиз генә башка килеп, тиз генә оешкан сәфәр булды инде. 9 август көнне ирләребезгән гуманитар ярдәм китәсе иде. Шунда посылкалар җыйган вакытта, Мәүлия белән сөйләштек тә, барырга булдык. Ирләребез белән күрешү проценты кечкенә иде, ләкин, сагынгач, барасы килә шул. Җыендык та, икенче көнне иртә белән «Газель» белән чыгып киттек. Ул төнне кичтән йоклый алмадым инде, борчылдым. Ирем нәрсә әйтер, дип тә курыктым. Юлда барганда тынычланган идем инде, – диде Рамилә.

Тик син дигәнчә генә буламени соң әле ул?! Никадәр очрашу җаен табарга тырышса да, Рамилә И. белән күрешә алмаган.

Безгә инде болай да ирләребезне, бәлки чыгарырлар, бәлки юк, дигәннәр иде. Килеп җиткәч, алар монда түгеллеген әйттеләр. Башта шаяралар дип уйладык. Мәүлиянең иренә чыгу турында приказ килгән булган, аннары аны гамәлдән чыгарганнар. Посылкалар бушатканда, командирлар белән күрешеп сөйләшкәч, Мәүлиянең ирен алып килделәр. Минекен дә чыгарырга тырышабыз дигәннәр иде, тик булмады, – дип сөйләде Рамилә.

«Минем килгәнемә бик ачулы иде»

Хатыны киләсен И. белмәгән дә. Элегрәк сөйләшкәндә дә, килергә рөхсәт итмәвен әйткән булган. «Әйтергә дә курыктым, иремә сюрприз да ясарга теләгән идем», – дип аңлата Рамилә иренә алдан хәбәр итеп бармаганын. Тик соңрак, килгәнен белгәч, тәвәккәл хатынының кыю адымын И. бик үк өнәп бетермәгән, хәтта ачуланган да.

И. август башында алгы сызыкка кереп киткән иде. Ул гомумән киләсемне белмәде, шуңа элемтәдә була алмадым. Хәзер ул ялга чыкты, аларны шулай айга 1-2 көнгә ялга чыгарып алалар. Минем белән сөйләшкәч, килгәнемә бик ачулы иде. Минем өчен борчылган инде. Анда барыбер куркыныч бит. Башта «нишлисең, нәрсәгә килдең» дип, бер егет аша, сүгеп, смс язды. «Синең белән бөтенләй сөйләшәсе түгел идем, яраткач, сагынгач, ничек сөйләшмисең» диде инде, – дип уртаклашты Рамилә.

Ире генә түгел, әти-әниләре, туганнары да хупламаган Рамиләнең баруын. «Алар баруны теләмәде. Балаларны башта дус кызым карады, аннары барыбер үземнекеләр булышты. Әтнәдән кайнанам да килеп җиткән, ул каршы да түгел иде, аңлап кабул итте», – диде.

Чыннан да, аланга чыгып җиләк җыеп йөрү түгел инде, куркыныч җир, билгеле. Рамилә аны үзе дә аңлый, тик хатын-кызның ярсу йөрәге уйлаганын эшләмичә тынычланмый бит ул.

Рамилә анда бик сак, уяу йөрүләрен әйтте.

Урамга чыккач та, берәр нәрсә очмыймы икән дип, өскә карап йөрдек. Үзебез шартлауларны күрмәдек, ерактан ишетелде. Эмоцияләр күп инде, җимерек йортлар, агачлар ауган, юллар начар, бөтен җирдә хәрбиләр... Кешеләр, берни булмагандай, гадәти тормыш белән яши. Алар шул вазгыятькә инде ияләшкән кебек тоелды, – дип сөйләде Рамилә.

И. гаиләсе янына соңгы тапкыр отпускыга май азагында кайткан булган. 2 атналык ялга больничный да өстәлгән. «1 ай торып китте. Кулын авырттыргач, больничный биргәннәр иде. Тыныч ял булмады ул. Һаман язып, «кил, әйдә» дип чакырып тордылар. Әйтерсең, качкан кешеләр... Менә шул отпуск озакка сузылуы аркасында чираттагы ялыннан мәхрүм дә итмәкчеләр бугай. Шундый җәза, янәсе. Нәрсә булып бетәр», – дип көрсенеп куйды Рамилә.

«Бөтен нәрсәсе янып беткән»

Украинага барып, ирен күреп кайта алмавы – бер хәл, әле илтеп кайткан посылкалары, элек булган әйберләре дә – барысы да янып бетүе тагын күңелне борчуга салган. Тиз арада кирәк-яракны хәстәрләп җыеп җибәрү өчен, Рамилә акча җыю игълан иткән.

Фото: © гаилә архивыннан

Ирем ялга чыккач, берничә көн элек кенә посылкаларны алган, тик, күрәсең, өстән нәрсәдер төшергәннәр. Икенче көнне «янгын булды, складлар, посылкалар янып бетте» дип хәбәр килде. Ирем бер футболка, чалбар, тапочкида калган, документлары кесәсендә булган. Посылкага бәйләнгән уенчык аю тыккан идем, ул да исән калган. Бөтен бронежилетлар, каска, рациялар – берсе дә калмаган. Гуманитар ярдәм тулысынча янып беткән. Безнең ротаныкы гына түгел, башка роталарныкы да янган.

Кичә кибеттә йөрдем, яңадан посылка җибәрдем. Азык-төлек тутырдым. Ул үзе «кирәкми» дисә дә, барыбер тыгасы килә бит. Форма алдым, чөнки ялга чыкканда, төп формасын юган вакытта, алмашка киеп торырга кирәк. Носкилар, эчке кием, шоколадлар, дарулар алдым. Җыелган акчаларны иремә җибәрдем. Аларны кичә кибеткә алып чыкканнар, кирәкле әйберләр алырга тиешләр иде. Алга таба кышкы киемнәр дә аласы була, футболкалар да кирәк булачак. Безнең рота сборы да бар – гомуми «копилка». Анда ай саен егетләрнең туганнары белән җыешабыз, – диде Рамилә.

Әңгәмәдәшем – Россия Герое Дамир Исламов исемендәге Хәйрия фонды каршында «Помощь СВОим Татарстан» группасы волонтеры да. «Ирләребезгә гомуми сборлар ачып, гуманитар ярдәм җибәрәбез», – диде Рамилә.

Фото: © гаилә архивыннан

«Кызым: «Әтинең тизрәк кайтуын телим», – дип гел кабатлый»

Уртак кайгы һәрвакыт берләштерә. Рамилә дә, анда баргач, солдатлар белән туган якны, гаиләләрне, балаларны зарыгып сагыну ачысы турында сөйләшкәннәрен әйтте.

Без килгән көнне кунып калдык, ирләребез яшәгән мохиттә яшәп алдык. Безгә үзләре пешергән ризыклар ашаттылар, эчерттеләр. Сөйләшеп утырдык. Арыганнар инде, өйгә кайтасылары килә, якын арада бетәр, дип өметләнәләр.

Без дә әтиебезне бик көтәбез. Соңгы кайтканында, әтисе балаларны көн саен бакчага илтте, үзе алып кайтты, бик карашты инде. Улыбызга 21 октябрьдә 2 яшь тула, ул әле бик аңлап бетерми. Кызым: «Әтинең тизрәк кайтуын телим», – дип, һаман саен кабатлап тора инде. Балалар – юанычым, бергәләп, әтиебезнең кайтуын көтәбез, – диде Рамилә.

Тизрәк дөньялар тынычланып, балалар бәхете хакына барлык ир-атлар да өйләренә исән-имин кайтсыннар да, газизләрен кочакларына алып, гаиләләрнең бәхете түгәрәкләнсен иде, дип теләп калабыз.

Ил төкерсә, күл булыр. Илгә килгән сынауларны бергә җиңеп чыгарга язсын, дигән теләкне истә тотып, бар нәрсәсе янгында көлгә әйләнгән И.га ярдәм итәргә теләүчеләргә реквизитларны калдырабыз.

Рамиләнең «Сбербанк» карта номеры: 2202200852655081

яки телефон номеры буенча: 8-939-331-67-40 (Рамиля Валерьевна Хуснутдинова) – «Сбербанк».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100