Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар кызлары ирләре янына хәрби операциягә барган: «Иремне күргәч, барысын оныттым»

news_top_970_100
Татар кызлары ирләре янына хәрби операциягә барган: «Иремне күргәч, барысын оныттым»
Фото: Мәүлия Сәләхованың социаль челтәреннән

Татарстаннан 2 хатын-кыз ирләре янына махсус хәрби операция зонасына барган. Мәүлия Сәләхова белән Рамилә Хөснетдинова Россия Герое Дамир Исламов исемендәге Хәйрия фондында махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм җыю белән шөгыльләнә. Бер көнне кызлар, батырчылык итеп, ерак юлга үзләре дә чыга. Бу хакта Мәүлия Сәләхова социаль челтәрендә хәбәр итеп, видео урнаштырган. «Мин бу сәфәрне күптән көткән идем, чөнки иремне ялга җибәрмәделәр», – дип башлаган ул. Мәүлия «Татарин» позывнойлы ире белән 1 ел күрешмәгән.

Минем белән барырга кеше эзләдем. Ир-ат волонтерлар күп, ә менә безнең юнәлештә кызлар юк иде. Чит ир белән ялгыз гына барырга теләмәдем. Анда барган кызларны үгетләдем, ләкин бөтенесе кире какты. Куркыныч булуы турында сөйләделәр. Мин барысын да аңлый идем һәм анда аңлы рәвештә бардым.

Безнең команда һәм үз төркемебез бар, без ай саен анда барабыз. Бездә чираттагы сәфәр көтелә иде. Ләкин мин, йөртүче Фоатны 100% белсәм дә, үзем генә барырга барыбер батырчылык итмәдем. Йөкне Рамилә белән икәү төядек. Фоат үзенә икенче машина йөртүчене эзләде, ләкин таба алмады. Мин шундук, уйлап та тормыйча, аның белән барырга тәкъдим иттем, шул вакытта Рамилә дә кызыксынып китте. Безнең икебезнең дә ирләребез белән очрашу хыялы бар иде. Ләкин безнең бары тик 0,0001% шанслар гына булуын да аңладык. Иртәнгә хәтле уйладык, төн авыр, уйлар төрле иде. Мин балалар, ирем турында уйладым һәм барырга карар кылдым. Әни хуплады, аңа бик зур рәхмәт.

Безне үзе белән алганы өчен Фоатка зур рәхмәт әйтәсем килә. Юл бик озын иде, борчылу да «үтерде». Без килеп җиткәндә, әлбәттә, безне кочакларын җәеп көтмиләр иде. Ләкин командование адекват сөйләште һәм безне тыңлады. Ирләребезне чыгарырга тырышачакларын, әмма вазгыять буенча хәл итәчәкләрен әйттеләр.

Менә ул озак көтелгән момент... Командованиегә «Татарин» килә, диделәр. Мин шунда ук Рамиләнең ире турында сораша башладым, ләкин, кызганычка, аны чыгара алмадылар. Бер яктан мин шатландым, ләкин, икенче яктан, мин аны кызгандым, үземне гаепле хис иттем. Ләкин иремне күргәч, барысын да оныттым. Бу хисләрне аңлатып булмый, – дип язган Мәүлия.

Язучылары Мәүлиягә күңел күтәргеч сүзләр язганнар. «Сокланам, Мәүлия, батыр йөрәкле син! Исән-имин генә булыгыз», «Син шундый молодец!», «Сокланам сиңа», – дип язалар аңа социаль челтәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100