news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәрби операция ветераны: «Сул аяк киемен үземә калдырам, уңын – теге егеткә бирә идем...»

Туган илне яклау, Ватанга хезмәт итү – һәр ир-егетнең бурычы икәнлеген һәркайсыбыз кече яшьтән үк белеп үсәбез. Гомер-гомергә илебез батырларга, кыю кешеләргә бай булган. Питрәчнең Күн авылыннан Рәмис абый Җәләлиев мобилизация белән 2022 елның көзендә махсус хәрби операциягә юлланган булган.

news_top
Хәрби операция ветераны: «Сул аяк киемен үземә калдырам, уңын – теге егеткә бирә идем...»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Артиллерист истәлекләре: «Баба-яга» минасын «эләктергәнбез»

Армия хезмәтен ул Коломна һәм Улан-Удэ якларында ракета гаскәрләрендә үткән. Командир дәрәҗәсенә дә җиткән, ләкин соңрак чын дошман белән күзгә-күз очрашып көрәшергә туры киләчәген уйламаган да. Махсус хәрби операция зонасында артиллерия дивизионында хезмәт иткән. Узган елның февраль аенда, яраланып, туган якларына кайткан. Авдеевка юнәлешендә дошманга каршы каты һәм аяусыз бәрелешләрдә катнашкан. Рәмис абый – Питрәч районының Күн авылыннан. Авыл исеме русча «Конь» дип аталганга, ул үзенә «Конь» дигән позывной ала. Хәрби кеше мондый позывной сайлавын туган җире өчен горурлануы белән аңлата.

Яу кырында аяусыз дошман дроны аркасында яраланып, күп авырлыклар күрсә дә, ул беркемне дә гаепләми. Киресенчә, махсус хәрби операциянең бик вакытлы һәм кирәкле булуын аңлый.

– 2024 елның февралендә яраландым. «Баба-яга» дигән коптер-дрон кич белән, чүп пакетына салып, мина калдырган булган. Без бортлы «УАЗ» машинасы белән барганда, шуны эләктереп алганбыз... Мин һәм күрше авыл малае яраландык. Минем – уң, аның сул аягы каты җәрәхәтләнде. Хатыным госпитальгә аяк киемнәре – шлепанцы, тапочкалар алып килде. Сул аякка кия торганын үземә калдыра идем, ә теге егеткә уң аякныкын бирә идем. Аякларыбыз да шул бер размер иде, – дип сөйли башлады язма герое.

Рәмис абый яралангач, аның үкчәсенә бик нык зыян килә. Сөякләре сынып беткән диярлек. Табиблар үкчәсен җыялар, әмма таран сөяге таралып беткән була... Әңгәмәдәш үзе сөйләвенчә, үкчәсеннән 8 энә чыгып торган. Операциягә барыр алдыннан Питрәч хастаханәсенә инструктажга баргач, травматолог әлеге энәләрне көтмәгәндә тартып ала.

– «Әйдә, хәзер сиңа сөйлим», – диде дә, пассатижи белән энәләрне йолкып та алды! Әйбәт табибка, яхшы инструктажга эләккән булып чыктым, – дип, ул бу мизгелне елмаеп искә алды.

«Бүгенге көндә дошман күзгә күренми...»

Әфган яралары һаман да әрни, дибез еш кына. Әйе, кайбер әфганчылар, хәрби хәрәкәтләр тәмамлануга 30 елдан артык вакыт үтүгә карамастан, сугышта күргәннәрен искә төшермәүне хуп күрә. Шулай да иминлек һәм тынычлык өчен утны-суны кичеп, Ватан өчен җаннарын фида кылырга әзер Әфган һәм Чечен сугышы ветераннары махсус хәрби операция (МХО) зонасына юлланды. Кайберләре беренче көннән үк яңадан хәрби шинельләр киде, кулына автомат алды. Дөрес, аларның күпчелеге – бүген 60 яшь тирәсендәге абзыйлар. Сөйләшүебез «боевое братство» темасына кереп киткәч, Рәмис абый бу хакта болай бәян итте:

– Чечен сугышын үткән егетләр белән иңне-иңгә куеп хезмәт итәргә туры килде. Алар барыбер берникадәр кыюрак, абыйларча кайгыртучан. Әфганда, Чечняда хезмәт иткән егетләр белән күрешкәндә: «Безнең вакытта сугышырга җиңелрәк иде, чөнки дошман күзгә күренә иде», – диләр. Ә бүгенге көндә дошман күзгә күренми, каһәр дроннар белән идарә итеп кенә күпләрне инвалид калдыра яки бөтенләй үтерә. Мәсәлән, без анда һавада дрон очып йөргәнен күрәбез, ә кемнеке икәнен белмибез. Офицерлар белән элемтәгә чыгып, кемнеке икәнен белешүне сорыйбыз. «Безнеке, безнеке», – дигән җавап алабыз, ә бераз вакыт үтүгә, ялгышканнары ачыклана. Ул дрон 2 «бүләк» ыргытып киткән була инде. Аны алдан белеп булмый, чыннан да!

Аннары бөтенесен дә бәреп төшерә башладык, чөнки безнекеме, дошманныкымы – чамалап булмый иде. Исемдә, бер Саба малае белән чыга идек: миндә – дроннарны бәреп төшергеч җайланма, аның кулында – автомат. Шуннан бер ярты сәгатьтән элемтәгә чыгалар: «Тауның икенче ягыннан безнекеләр дрон җибәрә, ә сез бәреп төшерәсез», – диләр. Ә без каян белик инде, бернинди танып белү билгесе юк бит. «Кызыл скотч булса да бәйләп җибәрегез», – дим. Үзебезнең дә дрон җибәргән булды, әмма алар максимум 10 минут чамасы оча да бәреп төшерелә, – ди батыр хәрби.

Билгеле, сугышчан бәрелешләр шартларында көнкүреш тә үз нечкәлекләрен өсти.

– Блиндаж һәм окопларда махсус капчык эченә кереп йоклыйсың, ә аяк очында нәрсәдер кыштырдап йөри... «Тыныч кына ятыйм, мәче-фәлән җылынадыр», – дип уйлыйсың. Ә аннан яныңнан мәче йөгереп китә, ә аяк очында зур гына күсе кала. Гомумән, окопларда күселәр һәрвакыт күп иде, – дип искә ала яу кырында үткәргән төннәрен әңгәмәдәш.

Махсус хәрби операция зонасында абыем хезмәт иткәч, волонтерлар штабы биргән кирәк-яраклар исемлегендә эчәр суның шешәләп кирәклеген күреп шаккаткан идем. Бу турыда да сорау бирмичә кала алмадым.

– Без артиллериядә булгач, эчәргә яраклы су һәм ашамлыклар китерә алалар иде. Кайвакыт авылдан посылкалар килә, тылдан азык-төлек алып киләләр. Шуңа күрә җирле халыкка ярдәм итеп торырга да тырыштык. Без торган җирдә бер әби бар иде, улы белән җимерек өйдә яшәгәне хәтердә калган. Аларны жәлләп, кием-салым, дөге, генераторга солярка кертә идек. Җирле халык күз яшьләре белән рәхмәт әйтә. Юнәлешкә, җирлеккә карап, кибетләр, киосклар да эшләп тора. Аларга да йөри идек, гадәттә, 10-15 чакрым ераклыкка. Әмма бәяләр... Россия акчасы белән аласың килсә – икеләтә күбрәк түлисең, – дип сөйләде ул.

Яу кырындагы вакыйгалар көн саен күңелле хәбәрләрдән генә тормый.

– Күңел төшенкелегенә бирелергә вакыт булмады. Ситуацияләр төрле иде. Һәрхәлдә, без монда булмасак, башкаларны җыя башлаячаклар иде. Бүтәннәр бармасын, дошманның көче артмасын өчен тырыштык. Көн саен элемтәгә чыгып булмый, мөмкинлеккә карап кына. Әгәр шалтыратмасаң, 1-2 көннән хатыным да, авылдашлар да борчылып, «бөтенесен аякка бастыра».

Хәзер, кайткач, волонтерлык белән шөгыльләнә башладым. Яу кырыннан кыска вакытлы отпускка кайтучы хәрби дусларны каршы алып, озатып торам. Дивизион волонтерлары белән дә элемтә урнаштырылган. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән хезмәттәшләрем белән ныклап дуслаштык, хәзер без туганнар кебек. Мондый шартларда хәрби дуслык – иң мөһиме, – дип йомгаклады сүзен Рәмис абый Җәләлиев.

«Ут йотып» кына түгел, ут эчендә яшәлде»

Махсус хәрби операция бурычларын үтәгән хәрбиләрнең гомер юлдашлары – үзләре дә солдатлар кебек, дисәк, һич тә арттыру булмас. Әйе, алар кулларына корал тотып дошманга каршы бармыйлар, орден-медальләр белән бүләкләнмиләр, погоннарындагы йолдызлар саны да артмый... Тик бу хатын-кызлар кадерле ирләреннән һич кенә дә ким булмаган батырлык үрнәге күрсәтә. Авырлыкларга бирешмичә, сынмый-сыгылмый дөньяны алып баралар, тормыш иптәшләренә кирәк чакта чын «боевая подруга» булалар. Үзләре кебек үк хәлдә калган ахирәтләренә, якташларына терәк булып, бер-берсенә булышып, ирләрен фронттан көтәләр. Гөлдания апа да – шундый олы йөрәкле, ныклы рухлы хатын-кызларның берсе.

Гөлдания ханым белән Рәмис абый моңарчы никах белән генә яшәгән булалар. 2022 елның 27 сентябрендә рәсми төстә язылышалар, ә икенче көнне гаилә башлыгы яу кырына юл тота.

– «Ут йотып» кына түгел, ут эчендә яшәлде инде ул. Берничә көн элемтәгә чыкмаса, борчыла башлый идем. Хәзер ирем – авылның актив волонтер егетләрнең берсе. Мин үзем кибеттә эшлим. Хәрбиләргә ашамлыклар, кирәк-ярак әйберләр тутырып җибәрү өчен буш тартмалар алып кайтып булса да, тормыш иптәшемә ярдәм итәргә тырышам, – диде Гөлдания апа.

Нык рухлы Питрәч ир-егетләре генә түгел, гүзәл затларыбыз да дәүләтебез өчен сынаулы елларда яудагыларга ныклы тыл тәэмин итә. Ил бәйсезлеген саклауга лаеклы өлешләрен кертүләре – үсеп килүче яшь буын өчен олы үрнәк.

Махсус хәрби операция ветераны Рәмис абый белән сөйләшеп утырган вакыт сизелми дә үтеп китте. Без әңгәмәдәшебезгә һәм аның хезмәттәшләренә батырлыклары, сынаулы чорда сынатмыйча, илебезне, тыныч тормышыбызны саклаганнары өчен ихлас рәхмәт белдереп, кайтыр юлга кузгалдык.

Барлык хәрбиләребезнең дә имин-сау булып, мөмкин кадәр тизрәк Җиңү яулап, туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар