Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафатына 7 ел. Әлбәттә инде, 27 июль – җырчының гаиләсе, балалары һәм башка якыннары өчен авыр хатирәләргә бирелә торган көн.
Кечкенә кызы Алсу Валик әнисен социаль челтәрләрдә дә искә алды. Ул анда кадерле кешесе белән төшкән истәлекле фотолар күрсәтте. Алсу фотоларны видеоролик итеп туплаган. Күбесе – моңа кадәр матбугат чараларында күренмәгән фотолар. Аларда Биктаһировлар гаиләсенең иң бәхетле мизгелләре.
Танылган җырчы Хәния Фәрхи 2017 елны 27 июлендә, Башкортстанда, әнисендә кунакта вакытта вафат булды.
Хәния Фәрхи вафат: җырчыны юлда йөрәге тоткан
Татар җәмәгатьчелеге Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озатты.
«Әниебезнең бер минутка да исебездән чыкканы юк» – Хәния Фәрхинең вафатына 6 ел