Хәния Фәрхи вафат: җырчыны юлда йөрәге тоткан
Хәния Фәрхинең үлемен баянчысы Илнур Саттаров раслады.

Хәния Фәрхи бүген сәгать 12дә "Интертат" газетасы өчен "Татар-информ" хәбәрчесенә интервью биргән иде. Ул Башкортстанда әнисендә кунакта булуын, журналист Фирүзә белән сөйләшеп утыруын әйтте. "Интервью аласыбыз килә", - дигәч, Башкортстанга чакырды: "Безнең монда гаҗәеп матур, күреп китәрсез", - диде. Килә алмасыбызны белгәч, үзенең Татарстанга юлга чыгасын әйтте...
Хәния Фәрхи белән хушлашу 29 июльдә булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. Җырчы Казанда җирләнәчәк.
Хәния Фәрхи турында истәлекләрне Интертат газетасында укырга мөмкин. Intertat.tatar электрон газетасында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары белән танышырга була.