Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әниебезнең бер минутка да исебездән чыкканы юк» – Хәния Фәрхинең вафатына 6 ел

27 июль – Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең иҗатын сөючеләр өчен кайгы көне. Моннан 6 ел элек, нибары 57 яшендә, татар эстрадасының «примадоннасы» мәңгелеккә арабыздан китте. Бүген җырчыны иң якын кешеләре һәм меңләгән тамашачысы искә ала.

news_top_970_100
«Әниебезнең бер минутка да исебездән чыкканы юк» – Хәния Фәрхинең вафатына 6 ел
https://vk.com/firuza_ibatullina

Кызы Алия Гәрәева: «Без генә түгел, балаларыбыз да әнине бик юксына...»

Хәния Фәрхинең кызы Алия Гәрәева «Шәһри Чаллы» газетасына болай дип сөйләгән:

– Әниебезнең бер минутка да исебездән чыкканы юк. Без әти-әниебезгә безгә дөрес тәрбия биреп, укытып, олы юлга чыгарганнары өчен рәхмәтле булып яшибез. Алар ике якның да туганнарын хөрмәт итеп, булышып яшәделәр. Аллаһка шөкер, без дә кадерле кешеләребездән мирас булып күчкән туганлык җепләрен өзмәскә тырышабыз. Мөмкинлек булган саен туганнарыбыз белән очрашабыз.

Очрашкан саен могҗизага тиң күренеш була. Без Алсу, Фирүзә апа белән очрашуга барырга машинага утыргач, радиодан әнинең җырын куялар, кибетләргә керсәк тә, аның җыры ишетелә.

Бервакыт Алсу һәм Фирүзә апа белән очрашуга барырга дип, машинага утырдык. Балалар «Бим» радиосын куштылар. Анда әнинең «Әлдермешкә кайтам әле» җыры яңгырый. Бу вакытта Алсу белән Фирүзә апа Казанның Чаша янындагы чыршы тирәсендә әнинең «Кышкы чия» җырын ишетүләрен видеога төшереп безгә җибәрделәр. Бер үк вакытта әнинең җырлары яңгырый! Димәк, әниебез безнең туганнар белән очрашуга сөенә. Еллар узгач, кайгы онытыла, диләр, бу – дөрес түгел. Әниебезне сагынуыбыз көчәя генә.

Без генә түгел, балаларыбыз да аны юксына. Әминә дәү әнисен бик сагына. Җырларын аңлап, яратып тыңлый. Без бергәләп әнинең концертын карап, җырларын анализлыйбыз, матур киемнәренә, үзен тотышына, дөрес итеп сөйләшүенә сокланабыз.

Ясминә әни киткәндә кечкенә иде. Ул телевизордан, радиодан әнинең җырын ишетсә, елый башлый. Шуңа күрә, баланы борчымас өчен, Ясминә өйдә булганда, әнинең концертларын карамаска тырышабыз. Улыбыз әни үлгәндә 1 айлык кына иде. Ул шундый талантлы дәү әнисе Хәния Фәрхи булганын, аның минем әнием икәнен белә. Рамазан хоккейга йөри. «Ак Барс» матчларында әнинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын куялар. Рамазан аны дәү әнисенең җыры икәнен танып, ихлас сөенә.

Әниебез төшкә көнаралаш бөтен кадерле кешеләренә берьюлы керә. Матур күлмәкләрен киеп күрешергә килә дә, ашыгып китеп тә бара.

Сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина: «Син калдырган яктылыкны, нурны сүндермәскә иде»

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина кадерле апасын «ВКонтакте» челтәрендә болай дип искә алган.

«Синсез 1 ай, 1 атна, 1 көн яши алмас, һава сулый алмас кебек идем бит, Апау, йөрәк парәм, Кояшым минем! Ә бит ел артыннан ел үтеп, сине бездән мәңгегә кайнар куеныбыздан алган көнгә 6 ел тулды... Шулай да яшәп була икән? Чыдаса да чыдар йөрәк, бетмәсә дә бетмәс күз яше…

Фото: ©https://vk.com/firuza_ibatullina

Нәрсә генә эшләсәм дә, кемнәр белән генә сөйләшсәм дә, синең хакта сүзем, уем, җаным, йөрәк тибешем. Нигә, Кояшым, үзәгемне өзеп, йөрәкне меңгә телгәләп, тормыш ямен алып киттең соң?! Акылым аңлый кебек, тик йөрәгем, күңелем кабул итми шул. Синең мәңгелек, үлемсез җырларың күңелне иркәләсә дә, йөрәкне айкап-чайкап, син юклыкны тагын бер кабат исбатлый. Әйе, яраталар, сагыналар, җырларыңны җырлыйлар, музееңа, һәйкәлеңә, мәңгелек йортыңа киләләр. Рәхмәт Кояшымның рухын яктыртучы, аны ихластан яратучы тамашачыларына, якташларына, якыннарыбызга, Кояшымның балакайларына, гаиләсенә.

Фото: ©https://vk.com/firuza_ibatullina

Хәния апау, кан кардәшем, йөрәк парәм минем, без синең белән бербөтен идек шул. Икебез дә «Игезәкләр» йолдызлыгы астында туган, безнең уй-хыялларыбыз, тормышны ярату, туганнарыбыз өчен өзелеп тору, ата-ана хакларын хөрмәтләү, зурлау охшаш иде. Сау-сәламәт гомерләрдә, кулымнан килгәнне эшләп, син калдырган яктылыкны, нурыңны сүндермәскә иде. Якты истәлегеңнең утын сүндермичә, буыннан-буынга җиткерә алсак ярар иде, Иншаллаһ. Я Ходай Тәгаләм, Кояшыма – оҗмах түрләре, миңа җан тынычлыгы бирсәң иде калган гомерләрдә.

Апау, алтыным, безнең синең белән концертларыңда төшкән фотолар юк дәрәҗәсендә. Чөнки мин синең 4 сәгатькә якын барган концертыңда башым-аягым, уй-хыялларым, йөрәгем белән сиңа сокланып, яратып, моң дәрьяңа чума идем дә концерттан соң сине борчырга базнат итми идем. Анда сине сырып алалар да, синең яныңа үтә торган да түгел иде, ә үтәргә кирәк булган», – дип яза ул.

Фото: ©https://vk.com/firuza_ibatullina

Фирүзә Ибәтуллина әйтүенчә, бу көннәрдә җырчының туган ягы Тәтешледән Хәния Фәрхине искә алырга кайтучылар өзелмәгән.

«Сине яратып та, сагынып та туя алмый торган, Ходайдан бирелгән бер бүләк булдың инде син безнең. Ходай Тәгаләм сиңа искиткеч матурлык, саф йөрәк, сөйкемле сөяк биргәнгә сине яраталар, онытмыйлар. Җәйнең иң матур көнендә ахирәтләрең килде – Фәймәң, Гөлчәчәгең, Дилбәрең, Минзиләң. Синең белән бергә Казан театр училищесында укыган дусларың. Искиткеч матур да, йөрәк кылларын меңгә телгәләгән, ярату, сагынулы да очрашу булды бу. Рәхмәт сезгә. Кояшымың кыска гына гомер юлында аның белән уртак шатлыкларыгыз, бәхетләрегез булган өчен», – ди ул.

Әнисе: «Минем күз яшем калмады инде…»

Фирүзә Ибәтуллина «мәңгелек иленә киткәч, Хәния Фәрхинең тамашачысы, аның җырларын тыңлаган халкы артты гына» дип яза. Аның истәлекләре:

«Югыйсә, 600 чакрым юл үтеп, Хәниякәем дип өзелеп сагынып, аның музеен, газиз әнкәсен күрер өчен генә шундый юл узып килмәсләр иде. «Хәниябезнең һәр җырын, һәр күлмәген беләм, таныйм. Аның кадәр башка җырчы булмас инде. Хыялым тормышка ашты, үз күзләрем белән музеен, һәйкәлен күрдем», – дип, күз яшьләренә ирек куйды Татарстанның Кукмара районыннан килгән Диләрә ханым.

Фото: © https://vk.com/firuza_ibatullina

«Хәниябез киткәч, күгем караңгыланып калган кебек булды. Якын кешем, туганым булмаса да аның китүен бик авыр кичердем. Әле дә җырларын тыныч кына тыңлый алмыйм, бигрәкләр дә иртә китте шул», – диде ул, авыр сулап.

Ерак юллар үтеп килгәч, «әниегезне дә бер күрәсем килә» дигәч, инәү белән дә очраштык. Мондый очрашуларда инәвемә авыррак шул. Бу юлы да ул кечкенә иңнәренә төшкән ачы, төзәлмәс хәсрәтләрен сөйли-сөйли, күз яшьләрен сөртте. Эченнән еласа да, тыштан миңа бик күрсәтми ул. «Кызым, синең күз яшьләреңнән диңгез хасилдер инде», – дип мине кызгана. «Минем күз яшем юк инде», – дигән була. Бәлки, шулай вакыты-вакыты белән, аңа да елап, эчен бушатырга кирәктер.

Фото: © https://vk.com/firuza_ibatullina

Диләрә апа шундый ихлас, самими. Зәңгәр күкне хәтерләткән зәңгәрсу күлмәге, башындагы ап-ак мөселман яулыгы да үзенә бик килешеп тора. Биш намазын калдырмаган изге күңелле Диләрә апа, юл кешесе булса да, намазын да укып алды. Йортыбызга иман алып килгән сәфәр кешеләренә чиксез рәхмәт юллыйм. Әниемне кадерләп, бүләккә ап-ак яулык та бәйләтеп куйды», – дип яза Фирүзә Ибәтуллина.

  • Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә Тәтешле район хастаханәсендә вафат булды.

Бүген Хәния Фәрхи-Биктаһирова иҗатын яратучы һәркем аның якты истәлеген хөрмәтли, җырчы һәйкәленә килеп, чәчәкләр сала ала.

Тәтешле районы мәдәният йорты каршындагы мәйданда 11.00 - 15.00 сәгатьләрдә Хәния Фәрхинең легендар җырлары яңгыраячак, – дип хәбәр ителә мәдәният йортының социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 сентябрь 2023
    Исемсез
    Без дэ Ханияне бик сагынабыз, ул еллар уткэч барда утэ дигэне бердэ дорес тугел, эниемнен арабыздан киткэненэ 27сентябрдэ 11ел була. Эле кулынын жылысын хаман тоям, кон саен сагынып искэ алам. Эни ин кирэк кеше доньяда.. Эле сез ике кыз туган, бу яктан бэхетле. Кызлар устерэсез, сер сандыгым дия иде мина энием, кинэшлэр бирэсез иде. Ханиянен жырларын кондэ тынлыйм, язмаларын карарга бик яратам. Ул безнен кояшыбыз иде... 🌞🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100