Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ханбикә тирәсендәге бәхәс: «Сөембикәдән пычрак эзләү тарихны аңламаудан килеп чыга»

Язучы Ринат Мөхәммәдиевнең Сөембикә ханбикә турында әйткән сүзләре татар җәмәгатьчелегендә кызу бәхәс тудырды. Шуңа бәйләп, төрле фикерләрне тупладык.

news_top_970_100
Ханбикә тирәсендәге бәхәс: «Сөембикәдән пычрак эзләү тарихны аңламаудан килеп чыга»

«Интертат»та язучы Ринат Мөхәммәдиев белән интервью басылгач, татар җәмәгатьчелеге умарта күче кебек гөж килеп алды. Халыкны әңгәмәнең Сөембикә ханбикәгә кагылышлы урыны шаккаттырды, язучы һәм тарихчылар социаль челтәрдә актив бәхәс тә куертырга кереште. Төгәлрәк итеп әйтсәк, аларны менә бу юллары битараф калдырмады:

«Бездә 2-3 кеше Сөембикә ханбикә турында зур әсәрләр язып чыкты һәм шуның белән дәрәҗә казанды. Сөембикә нинди геройлык эшләгән? Өч-дүрт ханны алыштырып, Казанның иминлеген юкка чыгарган ханым ул. Аннан яхшы атларда, ханша булып киенеп, баласын утыртып, Мәскәүгә китеп барган. Касыймга киткәч тә хан хатыны булып яшәгән. Яратмаган дигән сүз бар, ә кем белә аны? Яшәгән бит. Теге дөньяга киткәч тә, теге хан аңа мавзолейлар ясап куйган. Кайсы татар хатынына шундый ихтирам-игътибар тәтегән?

Монда мавыгу көчле. Элегрәк Сөембикә манарадан сикергән дип әкиятләр сөйлиләр иде. Ул манарага аның бер катнашы юк. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан булсын, актарып карагыз томнарын, ул ханым турында хет бер җылы сүзләре бармы? Алар өчен юк ул. Алар тарихны безгә караганда яхшырак белгән. Ни өчен Ризаэтдин Фәхретдиннең мәшһүр татар шәхесләре турындагы «Асар» китабында да бу абыстаебыз телгә алынмый? Ул энциклопедик китап. Кеше аны символ итеп кабул иткән икән, яшәсен инде... Тик әдәбият чынбарлыктан алай контраст рәвештә аерылмаска тиеш.

Бу турыда әйтүче кеше мин генә түгел, Төркиядә яшәүче Надир Дәүләт тә күптән язып чыкты. Аннары, без Иван Грозныйның Казанны алуын шундый зур вакыйга дип өйрәнәбез, ә аның гаскәрләренең 70 проценты татар булган. Татар янында мордва белән чуаш та була. Сөембикә ханбикә булганда Кремльдән үк Зөя күренеп тора, анда ел буе Казанны алу өчен кирмән төзелә. Илеңне сакларга телисең икән, анда барып кайтып, егетләр җибәреп булмыймыни? Казанда аның кайгысы булмаган. Ханнар арасында Сөембикәнең итәге өчен көрәш барган. Сөембикә – кенәз Йосыповлар нәселе кызы, алар рус дәүләтенә күпкә алданрак үтеп кергән, аларга хезмәт иткән шәхесләр.

Сөембикәгә Касыймда һәйкәл кую да Мәскәү рөхсәте белән башкарылды. Ярар, хыялда гына булса да геройларыбыз булсын инде... Герой – дәүләтен, милләтен саклап кала алган кеше. Сөембикә кебек җимерелү дәверендә идарә иткән кеше герой була алмый», - дигән фикер белдерде язучы Ринат Мөхәммәдиев.

Ринат Мөхәммәдиев каты әйтсә дә, Сөембикә тирәсендә ыгы-зыгы тудыручы беренче кеше түгел ул. Ханбикәнең каһарманлыгын шик астына куючылар әледән-әле булгалап, ишетелгәләп тора. Бу катлаулы темага зур нокта кую өчен татар интеллигенциясе – язучылар, галимнәр, тарихчылар белән аралашып алдым.

«Сөембикәне фахишә дип атарга бернинди нигез юк»

Фаяз Хуҗин, тарихчы:

– Ринат Мөхәммәдиевның әңгәмәсен кызыксынып укып чыктым, әлбәттә. Әмма аның Сөембикә-ханбикә турындагы фикерләре белән һич тә килешә алмыйм. Миңа калса, исеме халкыбызның күңел төбендә уңай образ буларак сакланып калган шәхесне: «Өч-дүрт ханны алыштырып, Казанның иминлеген юкка чыгарган ханым ул», - дип атау һич тә дөреслеккә туры килми. Ханнар арасында Сөембикәнең итәге өчен көрәш барган, Казанда аның кайгысы булмаган, имеш. Көфер сүзләр бу! Беренче ире Җангали үтерелә, Сөембикә, шул заманнардагы йола буенча, Сафагәрәй ханга никахлаштырыла. Мәскәүдә тоткынлыкта булганда исә аны көчләп, әмма никахлаштырып, Шаһгалигә кияүгә бирәләр. Менә шул. Сөембикәбезне, арабыздан күптән түгел генә киткән Фатих Сибагатуллин кебек, фәхишә дип атарга бернинди дә нигез юк.

«Нинди геройлык эшләгән соң ул?» – дип сорый Ринат Мөхәмәдиев. Геройлык эшләргә дип утырмаган ич ул тәхеткә, сабые Үтәмешгәрәй урынына ханлык вазыйфаларын башкарырга мәҗбүр булганга гына утырган. Акылы һәм абруе булмаса, Казан түрәләре, төрле юлларын табып, тәхеткә якын да җибәрмәсләр иде аны. Фаҗигагә таба атлаучы ханлыкның барлык уңышсызлыкларын Сөембикәгә генә сылтап калдыру да дөрес түгел. Кая караганнар Колшәриф, Чапкын Отучев, Ходайкол, Нурали ише асыл ир-егетләребез?

Касыймда да рәхәт яшәгән ул, ди Ринат Мөхәммәдиев. «Теге дөньяга киткәч тә теге хан (Шаһгали – Ф.Х.) аңа мавзолейлар ясап куйган». Бер дә рәхәт булмаган аңа, Ринат әфәнде, моны бит тарихи документлар да раслый. Вафатыннан соң да аны төрбәгә күммәгәннәр. Аның кабере инде юкка чыккан, һәрхәлдә, әлегә табылмаган, әмма ул төрбәдә түгел.

Иван Грозный гаскәрләренең 70 проценты татар булган, дигән сүзне дә беренче тапкыр ишетәм. Кем санаган аны? Кайсы тарихи чыганактан алынган сан ул? Безнең татарны алай ук мыскылларга ярамый инде. Шулай булган очракта да дәшми калуың артык, минемчә. Нишләптер тарихыбызның гел тискәре якларын гына күрсәтергә омтылучы, «оригиналь» фикерләре белән танылырга теләүче галимнәр күбәеп бара соңгы вакытта.

«Тарихны безгә караганда да яхшырак белүче Г. Тукай, Г. Ибраһимов һәм Ф. Әмирханның ул ханым турында хет бер җылы сүзләре бармы?» – дип сорый укучыларыннан Мөхәммәдиев. Ә нишләп җылы сүз әйтергә тиеш алар, Сөембикә турында язмаганнар ич алар. Начар сүз дә әйтмәгәннәр. Искә төште менә – Фатих Әмирхан үзенең «Сөенбикә» әсәрендә ханбикәбезне «үзенең ак ефәк киемендә ярдәм иткән фәрештә», «Казан гаскәрләренә җан бирүче, акыллы фәрманнары, урынлы киңәшләре белән шәһәргә һәм аның батыр сугышчыларына көч бирүче» буларак тасвирлый.

Рабит Батулла, язучы:

– Мин Сөембикә турында роман яздым, ханбикә турында фикерем үзгәрмәде. Әлеге китап кат-кат басылды, аны табып укырга мөмкин.

«Сөембикә - татарларның колониаль хәлгә төшерелүен күрсәтүче образ»

Дамир Исхаков, тарихчы:

– Без берничә ел элек Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә багышланган аерым конференция үткәрдек, аның материаллары китап булып басылды, интернеттан табып укырга мөмкин. Шунда бөтен нәрсә яктыртылган.

Биредә ике нәрсәне аерырга кирәк. Беренчесе - тарихи шәхес бар, бу очракта затлы нәселдән чыккан, Казан ханлыгында утырган Сөембикә. Икенчесе – татар тарихчылары 19 гасырдан башлап эшләгән Сөембикә образы бар.

Татарлар тарихны язып, Сөембикәнең әһәмиятле образ икәнен аңлаганнан соң алга сөрә башлаганнар аны. Сөембикәнең мөһим фигура икәне шуннан да күренә –  руслар 18 гасырдан башлап әлеге ханым турында драмалар язганнар, ораторияләр иҗат иткәннәр. Ни өчен? Чөнки бу рус дәүләтенең көчәю вакытындагы бер ачкыч фигура булган. Руслар аны алып китеп, коллыкка биргәннәр, димәк, татарларны йотканнар. Татар галимнәренең уйларга сәләтле булганнары Сөембикәнең әһәмиятен аңлаганнар, әкренләп аннан милләт анасы образы тудырганнар. Революция алдыннан Сөембикә инде милләт анасы дәрәҗәсенә күтәрелгән. Хатын-кызлар өчен чыгарыла торган журналның да аның исемен йөртүе шуның белән бәйле.

Без Ринат Мөхәммәдиев артыннан китсәк, шушы юнәлешне онытабыз. Бу шәхестән кара эзләрне эзләп, аның халык тарафыннан тудырылган якты образын юкка чыгарабыз. Шуны да онытмаска кирәк: Сөембикә Казаннан үз теләге белән китми, аны алып китәләр. Сөембикә Казанны берникадәр вакыт саклаган, сугышлар барган, тик Казан ханлыгының көче Мәскәүгә каршы торырлык булмаган. Тәхетне Сөембикә киткәч саклап кала алмаганнар бит, эш ханбикәдә генә түгел. Аннан руслар Казанга сугыш белән килмәсен өчен китәргә мәҗбүр була ул. Бу – трагик фигура. Үзенең кечкенә баласын алып, Касыймда яратмаган Шаһгалигә кияүгә бирелә, начар шартларда яши, аннан коллыкта үлә.

Сөембикә - татарларның ничек колониаль хәлгә төшерелүен күрсәтә торган бер символик образ. Моны интеллектуаль дәрәҗәсе югары булган татарлар аңлаганнар. Аның артыннан ниндидер пычрак эзләү, минемчә, түбәнчелек һәм тарихны аңламаудан килеп чыга торган нәрсә. Мин Сөембикәнең реаль тарихын белсәм дә, аны милләт анасы дәрәҗәсенә күтәрелгән образ буларак, татарлар гел күтәрергә тиеш дип саныйм.

Быел Касыйм шәһәрендә аңа һәйкәл кую зур сәяси акция булды. Татар шәхесе буларак, без аның тарихтагы урынын билгеләп, үлгән урынында һәйкәл куйдык.

Ринат Мөхәммәдиевнең Иван Грозный гаскәрләрнең 70 проценты рус булган дип әйтүе дә тарихны белмәүдән килә. Аның саннары билгеле. Анда күп дигәндә татар гаскәрләре 7-8 процентны тәшкил итәргә мөмкин. Һөҗүм дәверендә башка халыкларны да иярткәннәр. Аны белү өчен Касыйм татарларының гомуми санын гына чамаларга кирәк. Татар тарихи китапларында ул язылган, димәк, Ринат Мөхәммәдиев бу әйберләрне укымаган. Татар тарихы китабының дүртенче томын алып карасын, анда бу мәгълүмат бар.

Безнең тарихка һәм тарихи шәхесләргә болай да пычрак ягучылар күп. Әле үзебезнең арадан чыгып та пычрак яга башласак, бу нәрсәгә китерер? Руслар арасында хәтта Явыз Иванны күтәреп чыгучылар шактый, хәтта тарихчылар арасында да андыйлар бар. Ул нинди вәхшилекләр эшләгән, нинди пычрак шәхес булган! Ләкин барыбер патша булган, рус дәүләтен көчәйткән кеше буларак, руслар аңа уңай карарга кирәк дигән фикерне алга сөрәләр. Ә без чынлыкта бернинди гаебе булмаган Сөембикәне пычракка батырып ятабыз. Минемчә, бу дөрес әйбер түгел. Ринат Мөхәммәдиев кебек фикер йөртүчеләр, шул юнәлешне алга сөрүчеләр тагын бар. Мин моңа тәнкыйди карарга кирәк дип уйлыйм. Татар тарихын яхшы белгән шәхесләр андый фикергә килмәс.

«Сөембикә турында алай да, болай да уйларга була»

Ренат Харис, язучы:

– Сөембикә – каршылыклы шәхес. Аның турында алай да, болай да уйларга була. Ә бүгенге вәзгыятьтән чыгып, әлбәттә, аның яхшы ягын гына күрә белергә кирәк. Мин «Сөембикә» операсын язганда аны үзенең дәүләтенең каһарманы итеп күрсәттем. Дәүләте таркалмасын өчен ул үз-үзен корбан итә, Мәскәүгә барырга риза була. Иван Грозный, боярлар: «Ханны алыштырырга, аның урынына утыртырга кирәк», - дигән шарт куя бит. Сөембикә риза булып китә, ләкин Иван Грозный барыбер Казанга һөҗүм итә. Аның бөтен фаҗигасе шунда.

Кемдер ул Мәскәүгә сатылып киткән дип уйлый – бу бер караш. Минем караш – ул Мәскәүгә сатылып китмәгән, ә илен саклап калу өчен үз-үзен корбан иткән. Мәскәүгә китсәм, Иван Грозный һөҗүм итмәс дип өметләнгән, ләкин Иван Грозный алдаган... Ул китмәскә, кылыч тотып илен сакларга тиеш иде дип уйлаучылар да бар. Шуның өчен ул иң трагик фигураларның берсе, шуның өчен опера герое була алды да. Операга мәхәббәт, патриотлык, каһарманлык – барысы да кирәк. Ә каһарманлык төрлечә була ала. Сөембикәнең каһарманлыгы – үз-үзен тоткын итүендә. Без операда аны шулай күрсәттек.

Шәхес буларак әйтсәк, Сөембикә ул вакытта 36 яшьлек чибәр хатын-кыз. Бөтен хакимият аның кулында, нәрсә тели – шуны эшли ала. Ире юк. Шуннан үзегез дәвам итегез. Мондый очракта Екатерина II, Елизавета, француз королевалары нәрсә эшләгән? Аны сөяркәсе булуда гаеплиләр. Ә мин бер дә гаепләмим. Киресенчә, ул чын кеше, аның бөтен кешелек сыйфатлары булган дип исәплим. Ул үз мөмкинлекләреннән файдаланырга тырышкан, Кошчак аның сөяркәсе булуы турында күп галимнәр яза. Бездә бүгенге көндә кайберәүләр: «Сөембикәнең сөяркәсе булган дип язалар», - дип ул авторларны гаеплиләр. Моны дөрес түгел дип саныйм.

Ринат Мөхәммәдиев Иван Грозный гаскәрләренең 70 проценты татарлар булган дип дөрес әйтә. Моңа каршы килергә кирәк түгел. Казанга Шаһгали килә бит, ул аңарчы өч мәртәбә биредә хан булып тора, бөтен хәрби мөмкинлекләрен белә. Иван Грозный 21-22 яшьлек тәҗрибәсез егет була. Ә Шаһгали тәҗрибәле. Мамай белән Дмитрий Донской сугышында да ике якта да бер үк төрле гаскәрләр булган бит. Мамай ягында руслар да, литовецлар да, поляклар да булган. Дмитрий Донской ягында да Туктамыш хан гаскәрләре булган.

Бүгенге көндә Сөембикә образы тирәсендә бәхәс куптару татар халкы өчен дә, Татарстан өчен дә, Россия өчен дә файдасыз, зыянлы. Шуның өчен аның тирәсендә матбугатта сүз куертырга ярамый. Минем бер афоризмым бар: «Бөек милләтләр ни өчен бөек булганнар? Чөнки алар үзләренең бөекләрен бөек итә белгәннәр». Бу безнең тарихи бөек шәхес. Әнә, Петр I не ничек мактап күрсәтәләр! Ул Санкт-Петербург салганда ничә йөз мең кешене харап иткән! Шул ук вакытта татарларны да. Шуңа күрә Сөембикәне Татарстанның бүгенге югары урыныннан карап кына бәяләргә кирәк.

Хатыйп Миңнегулов, татар әдәбияты галиме:

– Сөембикә татар милләтенең символына әйләнгән. Мәсәлән, Сөембикәне Мәскәүгә кияүгә бирмәкче булалар, ә ул бармыйм, әсирлеккә төшмим дип манарадан сикерә, дигән риваять яши. Аны халык шул рәвешле кабул иткән. Мондый символга әйләнгән изге әйберләрне шик астына куярга ярамый, аңа тимәскә кирәк. Дөрес, аның тарихы чынбарлыкка туры килеп бетмәскә дә мөмкин.

«Тарихка алай саксыз карарга ярамый»

Ркаил Зәйдулла, Татарстан Дәүләт советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе:

– Мин әлеге интервьюдан соң «Интертат»та Сөембикә турында язылган мәкаләмне бастырдым, анда бөтенесе дә аңлатылган, фикерем үзгәрмәде. Әйтәсемне әйттем.

Ләкин Ринат Мөхәммәдиев белән әңгәмәдә тагын бер момент бар. «Казан ханлыгын алырга килгәндә Иван Грозный гаскәрләренең 70 проценты татарлар булган», - дигән фикер әйтелә. Бу – фейк! Соңгы 10-20 ел эчендә чыккан ялган. Әлеге сугышта кемнәр катнашканы билгеле. Касыйм ханы Шаһгалинең гаскәрләре штурмда гомумән катнашмый, бик ышанычлы булмаганга аларны арьергардка куялар. Яуда Төмән (Темников) татарлары да катнаша. Ләкин аларның да саны чагыштырмача бик аз була. Гомумән алганда, Иван Грозныйның гаскәрләре арасында татарлар 1-2 проценты булырга мөмкиндер.

Шул рәвешле, бу – чит дәүләтне басып алу түгел, ә ниндидер гражданнар сугышы дип әйтмәкче булалармыни? Ул турыда альтернатив тарих дип башка язучылар да бар. Тик тарихка алай саксыз карарга ярамый. Чыганакларга, археологик казылмаларга нигезләнеп эш итәргә кирәк. Ә Казан Кремле территориясендәге казылмалар буенча, Казан ханлыгының соңгы чоры көлдән генә тора, анда зур сугыш булганы күренеп тора. Казан җиңел генә яулап алынса, алай булмас иде.

Аннары, ул әңгәмәдә Сөембикә Йосыповлар нәселеннән булган, алар алдан ук Мәскәүгә хезмәт итә башлаган дигән фикер дә әйтелә. Йосыповлар нәселе соңыннан гына барлыкка килгән, ул вакытта Сөембикә үлгән булган инде. Шундый төгәлсезлекләр бар. Тарих турында фикер йөртәсең икән, аны бик әйбәт белергә кирәк.

«Безнең татар ирләре генә булдырган мондый эшне!»

Тәэминә Биктимерова, тарихчы:

– Сөембикәгә тел-теш тидермәсеннәр. Күпме тарих укып, сөйләп, бүтән бер халыкның да үзенең патшабикәсен, ханбикәсен дошманына биреп җибәрмәгәнен ишеткәнем юк. Безнең татар ирләре генә булдырган мондый эшне! Ир-атлар якласыннар иде, нишләп аны якламаганнар соң? Дошманга Сөембикәне дә биргәннәр, аннан Казан ханлыгын да саклый алмаганнар, ахыр чиктә биреп бетергәннәр.

Хәзер ирләр үзләренең ир-атсызлыкларын аклау өчен шундый сүзләр әйтәләр. Тоталар да шул Сөембикәгә бәйләнәләр. Сөембикә хәтле булып карасыннар әле! Ринат Мөхәммәдиевнең үзенә дә әйттем моны.

«Милләтнең төп дошманы шушы хатынмы?»

Социаль челтәрдәге кайбер фикерләргә дә күзәтү ясыйк.

Фәүзия Бәйрәмова:

– Ринат теленә ни килә, шуны сөйли башлаган... Татарның күренеп торган шәхесләренә киерелеп-киерелеп тибә. Язучы кешегә һич килешми торган гамәл. Ринат түбәнсеткәнгә карап кына Сөембикә ханбикә түбәнәймәс, иншаАллаһ! Чөнки ул милләт йөрәгендә. Сөембикәне милләт белән бергә генә бетерергә мөмкин. Ринатның,татар язучысы буларак шуны аңламавы кызганыч хәл. Ренат Харис коткысына ияргәне күренеп тора... Их, татар язучылары, татар зыялылары! Милләтнең төп дошманы шушы татар хатыннарымыни инде?! Нишлисез сез?! Сезнең акылыгызны нәрсә томалады?!

Вил Мирзаянов:

– Шулай, сак булыйк. Үзебезнең нигезләребезне үзебез җимерсәк, дошманга эш тә калмаячак. Татар хатыннары язмышы, кызганыч, аларның кулында булмаган. Монысын бер кеше дә кире кага алмый.

Гүзәл Нурмөхәммәтова:

– Кабат хөрмәт иткән хатын-кыз шәхесен тартып аласыз, хупламыйм. Мин Сөкмбикәне бик җәллим, авыр тормыш, баласын тартып алганнар, башкаларныкы да авыр булгандыр, ләкин хатын-кыз тормышы күңелгә якынрак.

Азат Сәйфетдинов:

– Беренчедән, нинди татар язучыларны Сөембикәне искә ала икән? Автор 1914 елда Сөембикә турында китап язып чыгарган Һади Атласины кертәме шулар арасына? Шул елдан соң метрикаларда күренә - төрле төбәкләрдә татарлар туган кызларына Сөембикә исемен бирә башлый. Ринат Сафиевич шуны аңламый - тарихта калырлык каһарманнар исемнәрен халык үзе ясый. Үзе бер матур миф тудыра, үзе шуңа ышана. Тагын ике йөз ел узар, мине дә, Ринат Мөхәммәдиев дигән язучыны да татар халкы онытыр, ә Сөембикә исемен саклап калыр.

Ильяс Мифтахов:

– Риза казыйның «Асар»ында күбрәк Идел-Урал буендагы дин әһелләре турында мәгълүмат бирелгән. Шуңа күрә анда Сөембикә турында мәгълүмат булмавы гаҗәп түгел. Ләкин Ризаэтдин Фәхретдиннең «Мәшһүр хатыннар» дигән әсәрен караса, анда Сөембикә турында ике биттән артык мәгълүмат бирелгән. Ул шундый сүзләр белән башлана: «Казан шәһәрендә улан ханлар сараенда иң мәшһүр бер хатындыр...» Шуңа күрә: «Ризаетдин Фәхретдин Сөембикә турында телгә алмаган», - дигән сүзләр хакыйкатькә туры килми.

Ризаетдин Фәхретдиннең шулай ук «Шура» журналында 1908 елда, 22нче санда Сөембикә һәм Үтәмешгәрәй хан турында мәкаләсе бар. Анда ханбикә турында: «Сөембикә Казан ханлары гаиләсендә вә хан сарае эчендә хөсне-җамал, гакыл вә тәдбир илә иң шөһрәтле бер хатын улдыгы кеби, рус тарихларында һәм мәшһүр бер хатындыр», - диелгән.

Нәсимә Садыйкова:

– Халык күңелендә матур, затлы булып гәүдәләнгән, аның хыялына, теләгенә туры килгән рухи зиннәтләргә ник тияргә инде! Мин кечкенәдән Сөембикәне белеп, аны һәм улын кызганып, алар турындагы бәетләрне, риваятьләрне тыңлаганда елап үстем... Шул бәетләрне җырлаган әбиләрнең күз яшьләрен күреп... Инде яшем җитмешкә җитеп килгәндә Ринат Мөхәммәдиев язганнарны беләсем килми. Бу язганнар шулай ук бәхәсле бит әле... 100 процент шулай булган дип әйтүче юк... Тимәгез инде халык аңында пакь, каһарман, чиста, нәүмиз, чарасыз булып калган Сөембикәгә!

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 18 июль 2022
    Исемсез
    Ринат Мөхәммәдиев хайпожор, укырлык китап яза алмагач зур шәхесләрне б-кка буяп дан казанырга итә бугай. Оят кирәк әзрәк.
  • 15 июль 2022
    Исемсез
    Ринатлар тагын кемгә кизәнерләр икән?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100