Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык урам акцияләренә чыкканнан соң, Сербиядә кабат сайлау узачагы игълан ителде

news_top_970_100
Халык урам акцияләренә чыкканнан соң, Сербиядә кабат сайлау узачагы игълан ителде
Декабрь аенда Сербиядәге протест акцияләреннән
Фото: Социаль челтәрләр

Серб оппозициясе массакүләм урам акцияләре уздырып, Белградтагы муниципаль сайлауларны кабат уздыруга иреште. Мэр вазифаларын башкаручы һәм хакимияттә булган Серб прогрессив партиясе вице-президенты Александр Шапич: «Без легитимлык планкасын күтәрдек. Без үзебезгә зыян китерә торган карар кабул иттек, әмма без курыкмыйбыз», – дигән. Аның сүзләрен Vijesti китерә.

Оппозицион, Көнбатыш Европа тарафдарлары булган «Сербия көч куллануга каршы» берлеге лидеры Добрица Веселинович кабат сайлауны «оппозициянең һәм халыкның җиңүе» дип атаган.

Былтыр ел азагында сайлау булгач, оппозиция хакимиятне хәрәмләшүләрдә гаепләде. Халык урамнарга чыкты, 24 декабрьдә Белград хакимиятен штурмладылар, хакимият газ кулланды, 35 кеше кулга алынган. Әмма оппозиция протест акцияләрен туктатмады.

Политолог, махсус хезмәтләр буенча белгеч Нурлан Абдрашитов «Подмосковье сегодня» басмасына интервьюсында оппозицияне Көнбатыш илләре кубызына биюдә гаепли. Аның фикеренчә, оппозиция хакимияткә килгән очракта, Сербиянең Россия белән мөнәсәбәтләре начараячак. Бәяләр артачак, ә Россия ягыннан инвестицияләр кимиячәк.

Сербиядә халык кабат хакимияткә каршы күтәрелде, тәртипсезлекләр башланды

Сербия премьеры, тәртипсезлекләр булуы турында алдан кисәткән өчен, Россиягә рәхмәт әйтте

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100