Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сербиядә халык кабат хакимияткә каршы күтәрелде, тәртипсезлекләр башланды

news_top_970_100
Сербиядә халык кабат хакимияткә каршы күтәрелде, тәртипсезлекләр башланды

Сербиядә тагын тәртипсезлекләр башланды. Протест белдерүчеләр Белградта шәһәр администрациясе бинасына бәреп керергә тырыша.

Соңгы мәгълүматларга караганда, демонстрантлар ишекләрнең берсен, тәрәзәне ватып, эчкә ташлар һәм сыра банкалары ташлый. Моннан тыш, халык фаерлар яндыра һәм видеокүзәтү камераларын вата, шулай ук полиция белән бәрелешләр бара.

Исегезгә төшерәбез, Президент Вучич коалициясе 47 проценттан артык тавыш җыйган сайлаулардан соң, бу илдә массакүләм митинглар башланды. Оппозиция күпсанлы хокук бозулар турында белдерә һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны таләп итә, ә аның лидерларының берсе Мирослав Алексич шәһәр администрациясе бинасын уратып алырга һәм аны биләргә чакыра. Әлегә полиция хезмәткәрләре халыкны тоткарлый, киеренке хәл фонында президент Вучич халыкка ашыгыч мөрәҗәгать әзерләде.

Меңләгән кеше шәһәр сайлауларын гамәлдән чыгаруны һәм хөкүмәтне алыштыруны таләп итә.

Президент Вучич милләткә махсус мөрәҗәгатендә урамнарга 2,5 меңгә якын кеше чыгуын әйтте. Шулай ук дәүләт башлыгы илдә «кишер-сары төстәге революция» омтылышы турында кисәткән кайбер чит ил махсус хезмәтләренә рәхмәт белдерде һәм тәртипсезлекләрдә катнашучыларны җаваплылыкка тартырга вәгъдә итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100