Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сербия премьеры, тәртипсезлекләр булуы турында алдан кисәткән өчен, Россиягә рәхмәт әйтте

news_top_970_100
Сербия премьеры, тәртипсезлекләр булуы турында алдан кисәткән өчен, Россиягә рәхмәт әйтте
Фото: © телеграм-каналлардан

Белградта меңләгән кеше, шәһәр сайлауларын гамәлдән чыгаруны һәм хөкүмәтне алыштыруны таләп итеп, 24 декабрь төнендә хакимият бинасы каршындагы мәйданга чыкты, дип язган идек. Сербия Президенты Вучич махсус мөрәҗәгатендә урамнарга 2,5 меңгә якын кеше чыгуын әйтте. Шулай ук ул илдә «кишер-сары төстәге революция» омтылышы турында кисәткән кайбер чит ил махсус хезмәтләренә рәхмәт белдерде һәм тәртипсезлекләрдә катнашучыларны җаваплылыкка тартырга вәгъдә итте. Сербия премьеры Ана Брнабич телевидение эфирында, Белградта тәртипсезлекләр әзерләнүе турында кисәтүләре өчен, Россия махсус хезмәтләренә рәхмәт әйтте, дип яза «РИА Новости».

«Мин бары тик рәхмәт кенә әйтә алам, һәм бу – Көнбатышта популяр булмас, ләкин мин чыннан да, бигрәк тә бүген кич, Сербияне яклау мөһим һәм Россия махсус хезмәтләреннән булган кешеләргә рәхмәт белдерү мөһим дип саныйм, алар бу мәгълүматны безнең белән уртаклашты, ә без – башкалар белән. Һәм башкалар әйтте: «Юк, була алмый, бу – Россиянең ялган мәгълүматлары», – дигән иде», – дип сөйләгән ул «Pink» телеканалында.

Искәртеп үтик, төнлә полиция протестчыларны куып таратты һәм мәйданны, шәһәр хакимияте бинасын үз контроленә алды. Төнге тәртипсезлекләр вакытында 30дан артык полиция хезмәткәре яраланган, 40ка якын кеше кулга алынган. Шәһәр үзәгенә керү юлын япканнар. Полиция хезмәткәрләре көч кулланырга һәм күз яше чыгара торган газ җибәрергә мәҗбүр булган.

Урынга Сербия эчке эшләр министры Братислав Гашич һәм спецназның күпсанлы хезмәткәрләре килде. Президент Вучич ашыгыч рәвештә Милли иминлек советының утырышын уздырды.

Сербия Президенты администрациясе хәбәр иткәнчә, Вучич дүшәмбе көнне РФ илчесе белән очрашу үткәрәчәк, мондый очрашуның сәбәбе әйтелми. Дүшәмбе көнне Россия илчесе белән Сербиянең тышкы эшләр министры Ивица Дачич та сөйләшү уздырачак.

Сербия лидеры Александр Вучич ассызыклаганча, Көнбатыш яклы оппозиция тарафдарларының хакимият бинасына һөҗүм итү омтылышы тышкы фактор аркасында килеп чыккан һәм илнең суверенитетын какшатуга юнәлдерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100