Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хайваннар белән видео төшерүче Башкортстан блогеры Айдар Кәлимуллин камыт кияргә җыена

news_top_970_100
Хайваннар белән видео төшерүче Башкортстан блогеры Айдар Кәлимуллин камыт кияргә җыена
Айдар Кәлимуллинның социаль челтәрдәге биттеннән

Башкортстанның авыл тормышын күрсәтүче һәм йорт хайваннары, терлекләр белән «җанлы» видеолар төшерүче блогеры Айдар Кәлимуллин 30 яшен тутыргач өйләнергә булган. Ул сөйгән кызы Аделинага тәкъдим ясаган.

Ул сөйгәненең күзен яулык белән бәйләп, кызыл келәмнән вертолет янына алып килгән һәм чәчәк бәйләме белән йөзек бүләк иткән.

«Бу көн килеп җитте», – дип язган фото астына кияү кочагындагы кәләш.

Блогер яңа гына Аделина белән сирәк, ялларда гына күрешүе турында сөйләгән иде. Кайберәүләр «яшьләр аерылышырга йөри» дип борчылган булган, ә икенчеләре Айдарның «камыт кияргә җыенуын» сизеп йөргән. Хәзер яшьләр гөрләтеп туй уздырыр, дип көтәбез.

Хайваннарны һәм авыл тормышын яратучы, авылны сагынып яшәүчеләрне яңа видеолары белән куандыручы Айдар Кәлимуллинны җитди адымы белән беренче булып блогер дуслары котлаган.

Башкортстан блогеры кулында казларны биетә, буаз сыерны күрсәтә.

Башкортстан блогеры атка этне дә атландырган.

Башкортстан блогеры авылны сагынучыларның күңелен күрә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100