Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан блогеры авылны сагынучыларның күңелен күрә

news_top_970_100
Башкортстан блогеры авылны сагынучыларның күңелен күрә
Блогерның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге битеннән

Башкортстан блогеры Айдар Кәлимуллин чираттагы видеосы белән язылучыларының кәефен күтәргән. Авылда яшәүче хайван җанлы егет алар катнашында видеолар төшерә. Аңа видеолар өчен бигрәк тә ерак шәһәрләрдә туган авылларын сагынып яшәүчеләр, авылда туган нигезләре булмаган кешеләр рәхмәтле. Алар, видеоларны карап, кайчандыр үзләре дә шундый тормыш белән яшәве, күңелле булуын комментарийларда язып калдыра.

Блогер балчыкта кашынып буялган сыерны «косметикасын юарга оныткан» дип шаярта, шул арада яңгырда  юешләнгән тавыкны да күрсәтеп ала, аларны йомырка салырга да кертеп җибәрә. Аннары 3-4 мәчене машинасына утыртып, атларга су эчерергә бара. Хайваннар да аны якын итә, мәчеләр дә бер чакыруда машинага менеп утыра.

Аннары 6-7 мәченең бергә мырлап утырганын да төшергән ул. Халык арасында «песиләр дәвалый» дигән сүз йөри бит. Бу уңайдан Айдар «песиләр мырлаганда телефонны авырткан җирегезгә куегыз» дип тә шаярткан.

«Синең яшәү рәвешеңне хуплыйм, авыл эше… Синең хайваннарың күп – сыерлар, атлар. Синең видеоларны карарга күңелле. Молодец, уңышлар!»;

«Хайваннар һәм табигать белән рәхәтләнеп яшисең» кебек комментарийлар да күп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100