news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан блогеры атка этне дә атландырган

Айдар Кәлимуллин хайваннар белән кызыклы видеолар төшереп танылды.

news_top
Башкортстан блогеры атка этне дә атландырган
https://www.instagram.com/aidarqo/

Башкортстанның бер авылында яшәүче блогер Айдар Кәлимуллин йорт хайваннары катнашында төрле видеолар төшерә.

Бу юлы да ул инстадусларына яхшы кәеф һәм уңышлы атна теләп, яңа видео куйган. Видеода ул атлар һәм этләр белән бергә төшкән. Ул үзе атланган атка Граф кушаматлы этен дә атландырды. Хайваннары да хуҗасына ышанган, аты этне атландырырга, эте атланырга курыкмый.

Айдарның виртуаль дуслары аның видеоларын карап, авылны сагынуларын яза, әти-әниләре исән чакта терлекләр асрауларын искә төшерә.

«Бу синең тырышлык, хайваннарың да үзең кебек акыллы, эшчәннәр», «Артистлар», «Икегез дә молодец», «Эт атка атланырга тырыша бит. Шулкадәр кызык», «Калган этләрнең дә атланасы килә бит», «Графның карлы сакалы комачауламыймы?», «Хайваннарыгыз барысы да акыллы», — дип комментарий калдырган блогерның дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар