Хәйдәр Бигичевка багышланган концерт: «Аның кебек тавышлы кешеләр дөньяда бик сирәк туа»
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ТАССРның халык артисты Хәйдәр Бигичевка багышланган концерт узды. «Интертат» концертта чыгыш ясаучы артистлардан һәм кунаклардан Хәйдәр Бигичев турында фикерләрен белеште.
Бу – «Калеб» яңа буын җыенының «Кайтаваз» проекты кысаларында тәкъдим ителгән өченче концерты. Узган ел старт алган әлеге циклның 2 концерты Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова иҗатына багышланган иде. Өченче концертны Хәйдәр Бигичевка багышлауны Казан шәһәре вице-мэры, «Калеб» иҗат берләшмәсенә нигез салучы Гүзәл Сәгыйтова җырчының бай мирасы белән генә бәйләмәде, ә аңа тиешле игътибар бирелмәве белән дә аңлатты.
«Татар халкының бөек шәхесләре күп, һәм аларга кайвакыт игътибар җитми. Мәсәлән, узган елны Хәйдәр Бигичевның юбилей елы булды, әмма аны зур чаралар белән искә алмадык», – диде ул.
Белешмә. Хәйдәр Бигичев 1949 елның 16 июнендә Нижгар өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Чүмбәли авылында туа. Армия хезмәтеннән соң Мәскәүдә заводта эшли һәм, хезмәттәше киңәше буенча, «Алло, мы ищем таланты!» бөтенсоюз конкурсында катнашып, лауреат исемен яулый. Композитор Микаэл Таривердиев аның тавышын югары бәяли һәм музыка белән җитди шөгыльләнергә киңәш итә. 1971 елда ул Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә кабул ителә.
1977 елда, әле студент чакта ук, Хәйдәр Бигичев Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты була.
Хәйдәр Бигичев 1998 елның 13 ноябрендә, нибары 49 яшендә, вафат була.

Чараның режиссеры – Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты, режиссер Булат Гатауллин, ә сценарий авторы – шагыйрә, драматург Резеда Гобәева. Проектның төп кураторы – «Калеб» яңа буын җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева.
Концерт түгел, ә музыкаль спектакль
Концертны «Апуш» балалар театр студиясе башлап җибәрде. Алар тамашачыларны Хәйдәр Бигичевның бала чагы белән таныштырдылар. Аннан соң сәхнәгә Айдар Сөләйманов, Илгиз Мөхетдинов һәм Динар Шәрәфетдинов чыкты, алар Хәйдәр Бигичев репертуарындагы «Без кабызган утлар» җырын башкарды.
Шулай ук концертта Филүс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Илгиз Шәйхразиев, Илүсә Хуҗина, Азат һәм Алинә Кәримовлар, Алмас Хөсәенов, Сөмбел Кыямова, Рөстәм Хөсәенов һәм Элина Сафина да катнашты. Барлык җырлар да Ильяс Камал җитәкчелегендәге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры астына яңгырады.
Җыр номерлары «апушлылар»ның легендар тенор иясе Бигичевның тормыш юлы турында сөйләве белән чиратлашып барды, ләкин чарада алып баручылар юк иде. Тамашачыларга, шулай ук, җырчының Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрындагы чыгышларыннан алынган архив видеоязмалары күрсәтелде һәм тормыш иптәше Зөһрә Сәхәбиевага язган хатларыннан өзекләр яңгырады.

Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, Бигичев – чын мәгънәсендә күпкырлы шәхес, һәм «калебчеләр» алдында шул күпкырлылыкны филармония залында бөтен байлыгы белән ача ала торган форматта тәкъдим итү бурычы куелган була. «Аның шәхесен, язмышын исәпкә алып, без бер-бер артлы номерлардан торган концерт җыймадык: бу – композицияләр бәйләнгән тулы бер музыкаль спектакль», – диде ул.
Гүзәл Сәгыйтова һәм Зөһрә Сәхәбиева
Сәхнәдә Хәйдәр Бигичев репертуарыннан опера арияләре, халык һәм эстрада җырлары гына түгел, шулай ук «Калеб» яңа буын иҗатчыларының әсәрләре дә яңгырады. Мәсәлән, Илгиз Мөхетдинов Йолдыз Миңнуллина сүзләренә һәм Эльмир Низамов музыкасына язылган «Тагын бер генә тапкыр» җырын башкарды.
«Аның репертуарындагы җырларны башкару бик җиңел түгел»
Тәнәфес вакытында, сәхнә артына кереп, без артистлардан Хәйдәр Бигичев турында фикерләрен һәм аның репертуарындагы җырларны башкаруның никадәр авыр булуын да белештек.
Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты Артур Исламов Хәйдәр Бигичев репертуарындагы җырларны башкару бик җиңел булмавын әйтте.
«Хәйдәр Бигичев ул – уникаль һәм универсаль җырчы, чөнки опера сәнгатендә дә, классик җыр сәнгатендә дә иҗат иткән кеше. Алар барысы да аңа җиңел бирелгән. Дөресрәге, тыңлаганда, җиңел бирелгән кебек тоела, чынлыкта моның катлаулылыгын без үзебез генә аңлыйбыз. Шуңа күрә Хәйдәр Бигичев репертуарындагы җырларны башкару бик җиңел түгел.
Ул үзенә «шырдый-бырдый» җырлар башкарырга рөхсәт итмәгән, ә бары тик мәгънәле, үзенең тавышына һәм җисеменә туры килә торган әсәрләрне генә сайлаган. Аның җырлары безнең буын өчен дә, киләсе буын өчен дә үрнәк булып тора һәм алтын фондны тәшкил итә», – диде ул.
Артур Исламов: «Хәйдәр Бигичев ул – уникаль һәм универсаль җырчы, чөнки опера сәнгатендә дә, классик җыр сәнгатендә дә иҗат иткән кеше».
Шул ук фикерне яшь опера җырчысы Динар Шәрәфетдинов та исбатлады.
«Беренчедән, Хәйдәр Бигичев – безнең эталон, ә эталонга охшарга һәрвакыт бик авыр. Аннан соң, Хәйдәр Бигичев – драматик җырчы, ә мин, лирик җырчы буларак, Хәйдәр Бигичевның башкаруын бөтен матурлыгында кабатлый алмыйм. Менә икенче кыенлык шул», – ди ул.
Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров Хәйдәр Бигичевны үзенең остазы дип атады һәм, аның җырларын тыңлап, үзенең репертуарын туплавын билгеләде.
«Беренчедән, Хәйдәр абый – минем өчен өлге дә, үрнәк тә, һәм мин аны бер дәрәҗәдә остазым дип тә саныйм. Мин аны бала чактан ук, уку вакытында да бик күп тыңладым. Башкортстанда аның берничә язмасын гына күрсәтәләр иде, мин аларны мөккибән булып карап утыра идем: «Шундый да җырчы була икән», – дип.
Бүгенге көндә, мәсәлән, «Җәлил» операсын башкарганда да мин һәрвакыт Хәйдәр абыйны күз алдына китерәм, чөнки «Җәлил»не башкару эталоны – Хәйдәр Бигичев. Кемдер Фәхри Нәсретдиновны яки Әхмәт Агадины әйтер, бәлки, ләкин минем өчен эталон ул – Хәйдәр абый.
Филүс Каһиров: «Хәйдәр абый – минем өчен өлге дә, үрнәк тә, һәм мин аны бер дәрәҗәдә остазым дип тә саныйм».
Хәйдәр Бигичев 1998 елда вафат булды, ә мин Казанга 2006 елда гына килдем. Шуңа да карамастан, күңел белән сиземләп, аның опера партияләре генә түгел, ә ретро җырларына карашын, иҗат алымнарын өйрәнергә, аңларга тырыштым.
Зөһрә апа Хәйдәр абыйның дискларын һәм кассеталарын зур гына пакетка тутырып алып килеп: «Менә шул җырларны тыңла һәм өйрән, тавышыңда Хәйдәремнең чалымнарын ишетәм бит», – диде. Мин аңа рәхмәтлемен: бик күп җырларны шуннан өйрәндем һәм үземә репертуар тупладым», – дип сөйләде ул.
Халыкара конкурслар лауреаты, яшь җырчы Сөмбел Кыямова җырчыны консерваториядә гел искә алып торуларын билгеләде.
«Консерваториядә без аны һәрвакыт искә алып торабыз, чөнки ул – татар халкының опера сәнгатендә бөек шәхес. Романтик тенор буларак, аның репертуарыннан җырлар башкарырга тырышабыз. Мин бүген аның «Кайту» җырын башкарам. Әлеге җырда Хәйдәр Бигичевның бөтен моңы һәм халыкка булган мәхәббәте чагылыш таба», – диде ул.
Сөмбел Кыямова: «Консерваториядә без аны һәрвакыт искә алып торабыз».
Концертта республика һәм ил күләмендә оештырылган күп конкурсларның гран-при иясе, яшь җырчы Рөстәм Хөсәенов «апушчылар» белән бергә төп рольләрнең берсен һәм Хәйдәр Бигичев репертуарындагы «Менәргә иде Урал тауларына» җырын башкарды. Ул да үзенең фикере белән бүлеште.
«Хәйдәр Бигичевта булган тавыш мөмкинлекләре опера өлкәсендә бер генә татар җырчысында да юк. Башкалар «Отелло» операсын елга 1-2 тапкыр башкарсалар, ә ул аена берничә тапкыр башкарган.
Минем сыйныфташларым иҗади юлда түгел, шуңа күрә алар аны белмиләр. Ләкин «Апуш» балалар студиясенә йөрүчеләр аны белделәр, ә белгәннәре тагын да күбрәк аның иҗаты белән кызыксына башладылар», – дип искәртте ул.
Рөстәм Хөсәенов: «Апуш» балалар студиясенә йөрүчеләр Хәйдәр Бигичевны белделәр, ә белгәннәре тагын да күбрәк аның иҗаты белән кызыксына башладылар».
Кире залга таба барганда, Хәйдәр Бигичевның курсташын, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Клара Хәйретдинованы очраттык.
«Хәйдәр миннән бер курска югарырак иде, әмма 1 елга академик ял алу сәбәпле, без аның белән бергә тәмамладык. Аны 4 нче курстан соң ук театрга солист итеп алган иделәр, ә мин 2 ел филармониядә эшләдем, аннары гына театрга эләктем. Бергә эшләдек: үзебезнең республика буенча да, башка төбәкләргә дә бик күп концертларга бергә йөрдек. «Отелло», «Наемщик», «Пиковая дама» кебек зур-зур спектакльләрдә дә эшләдек. Кызганыч, бик иртә китте... Тормышта шулай да була икән.
Аның истәлегенә шундый концерт оештырылуы бик күңелле. Ул – бик зур, бөек һәм күпкырлы җырчы иде. Аның кебек тавышлы кешеләр дөньяда бик сирәк туа, алар бармак белән генә санарлык, һәм аның кебек тавышлы егетләрне күрмим әле мин.
Тормышта да ул бик гади кеше иде. «Мин кем?» – дип беребез дә йөрмәде, бик матур эшләдек», – дип бүлеште ул хатирәләре белән.

Хәйдәр Бигичев белән бер курста укымаса да, шул ук елларда консерваториядә Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов та белем ала. Әмма ул безнең сорауларга әллә ни теләп җавап бирмәде.
«Без аның белән консерваториядә бергә укыдык, ләкин бер курста түгел идек. Ул миннән нибары 1 айга гына өлкән. Аның турында бөтен кеше нәрсә әйтә, мин дә шуны әйтә алам: Хәйдәр Бигичев – безнең бөек җырчыбыз», – дип кыска гына җавап бирде.
«Концертта чыгыш ясаучылар – Хәйдәр калдырып киткән «планканы» дәвам итүчеләр»
Концерт 2 өлешкә бүленгән иде, һәр бүлектә 11 җыр башкарылды. Кичә барлык солистлар бергә башкарган Рөстәм Яхин музыкасына, Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган «Җырланмаган әле безнең җыр» җыры белән тәмамланды.
Соңыннан Зөһрә Сәхәбиева оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Шундый бай концерт булды. Боларның барысын да ничек уйлап, шундый төгәл итеп әзерләп бетергәннәр дип, таң калырлык. Хәйдәр — затлылык үрнәге, сәнгатебезнең югарылыгын саклау өчен, халкыбызның тирән фикерле булып, чын сәнгатьне яратырга өйрәнсен өчен гомерен багышлаган шәхес. Ул үзеннән соң бик югары «планка» калдырып китте. Бүген концертта чыгыш ясаучылар — нәкъ менә шул «планка»ны дәвам итүчеләр», – диде ул.
«Концертны кабатлап куюны сораучылар бар»
Проектның төп кураторы – «Калеб» яңа буын җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева әлеге концертны кабатлап куюны сораучылар барлыгын әйтте.
Мин бу концертның киләчәге булсын, бу цикл дәвамлы булсын иде, дип телим. Концертны кабатлап куюны сораучылар бик күп булды. Бәлки, Аллаһ теләсә, тагын үткәрербез, дип өметләнәбез. Чөнки халыкның билетларны алып бетерүе, мондый концертларга килүләре бик зур күренеш, зур вакыйга. Халык сагына, халык ярата... Шуңа игътибар иттем: мондый концертларны оештырырга артистларның рухы бик ярдәм итә. Тырышып башкарган хезмәтебез, эшебез нәтиҗәле эшләргә китерә. Киләчәктә мондый концертларны оештыруны дәвам итсәк, халкыбызны да, яшь буынны да менә шулай тәрбияләп, матур сәнгатькә өйрәтеп торыр идек дип уйлыйм, - диде ул концерт тәмамланганнан соң.
«Кайтаваз» концерт циклы дәвамлы булсын дип телик, халкыбыз легендар җырчыларыбызны, аларның репертуарын онытмасын иде...