news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөһрә Сәхәбиева: «Хәйдәр Бигичев кебек шәхесне 5 елга бер искә алу – бик аз»

13 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Калеб» яңа буын җыены «Кайтаваз» концерт цикллары кысасында ТАССРның халык артисты Хәйдәр Бигичевка багышланган концерт оештыра. Шул уңайдан Татарстан Композиторлар берлегендә матбугат очрашуы узды.

news_top
Зөһрә Сәхәбиева: «Хәйдәр Бигичев кебек шәхесне 5 елга бер искә алу – бик аз»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татар халкының бөек шәхесләренә кайвакыт игътибар җитми»

«Кайтаваз» концерт цикллары – «Калеб» яңа буын җыены тарафыннан 2024 елда башлап җибәрелгән проект. Иҗат берләшмәсен оештыручы, Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, «Кайтаваз» концертлары аерым шәхесләрне искә алу, узган гасыр җырларын тамашачы күңелендә яңарту һәм сәхнәгә яңа буын җырчыларын чыгару өчен яхшы мөмкинлек булып тора.

«Калеб»нең төп максаты ул – яшьләрне күрсәтү, таныту һәм бер-берсе белән таныштыру. Узган елны Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова уртак проект оештырырга тәкъдим итте, безгә дә мәгънәле проект кирәк иде. Шул рәвешле «Кайтаваз» проекты барлыкка килде. Башта ул бер генә концерт булырга тиеш иде, әмма без аны концертлар циклы рәвешендә дәвам итәргә булдык», – диде ул.

Гүзәл Сәгыйтова

Алдагы ике концерт Әлфия Авзаловага һәм Илһам Шакировка багышланган иде. Өченче концертны Хәйдәр Бигичевка багышлауны Гүзәл Сәгыйтова җырчының бай мирасы белән генә түгел, ә аңа тиешле игътибар бирелмәве белән да аңлатты.

«Татар халкының бөек шәхесләре күп, һәм аларга кайвакыт игътибар җитми. Мәсәлән, узган ел Хәйдәр Бигичевның юбилей елы булды, әмма аны зур чаралар белән искә алмадык», – диде ул.

Концерт ни өчен Опера һәм балет театрында оештырылмый?

«Ни өчен концертны Хәйдәр Бигичев күп еллар хезмәт иткән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында үткәрмисез?» – дигән сорауга оештыручылар түбәндәгечә аңлатма бирде: «Кайтаваз. Хәйдәр Бигичев» концерты театр, Мәдәният министрлыгы яки шәһәр хакимияте тарафыннан оештырылмый, ул – бары тик «Калеб» иҗат берләшмәсенең инициативасы».

Гүзәл Сәгыйтова билгеләвенчә, концерт Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Казан Мэриясе ярдәме белән оештырыла.

Концертта Филүс Каһиров, Айдар Сөләйманов, Артур Исламов, Эльза Заяри, Илгиз Шәйхразыев, Илүсә Хуҗина, Азат Кәримов, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Сөмбел Кыямова, Динар Шәрәфетдинов, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры (дирижеры – Ильяс Камал) катнашуы көтелә.

Хәйдәр Бигичевның концерт костюмнары

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты, концертның режиссеры Булат Гатауллин билгеләвенчә, чарада «Апуш» балалар театр студиясе дә булачак. Шулай ук концертта җырчының концерт афишалары, костюмнары һәм башка шәхси әйберләре тәкъдим ителәчәк.

«Концертта, шәхеснең репертуарындагы җырлар белән беррәттән, милли заман җырларын да ишетеп булачак, опера арияләре яңгыраячак. Хәйдәр Бигичев башкарган арияләр генә түгел, ә яшь иҗатчылар иҗат иткәннәре дә», – дип әйтте Гүзәл Сәгыйтова.

«5 елга бер тапкыр андый шәхесне искә алу – бик аз. Күбрәк булсын иде»

ТАССРның халык артисты, Хәйдәр Бигичевның тормыш иптәше Зөһрә Сәхәбиева соңгы елларда иренең мирасын мәңгеләштерү буенча нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде.

«Хәйдәр вафатыннан соң күп тә үтмәде, «Хәйдәр Бигичев» урамы булдырылды. 174 нче гимназиядә музее эшләп килә. Хәйдәрнең язмаларын эзләп табып, бик күп дисклар чыгардык. Без яшәгән Татарстан урамындагы 7 нче йортка элмә такта куелды. Мин үзем аның иҗаты, шәхесенә багышлап күпме «сольный» концертлар бирдем. 5 ел саен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында юбилей концертлары уздырылып тора. 5 елга бер андый шәхесне искә алу – әлбәттә, бик аз. Күбрәк булсын иде», – диде ул.

Зөһрә Сәхәбиева

Шулай ук Зөһрә Сәхәбиева 8 ел элек Хәйдәр Бигичев исемендәге халыкара яшь вокалистлар конкурсы оештырылуын да искә алды һәм бәйгене кабат уздырырга сораучылар булуын әйтте.

«8 ел элек Мәдәният министрлыгы Хәйдәр исемендәге бәйге оештырды. Анда катнашучылар шулкадәр сөенгән иде, кабат катнашырга теләүчеләр дә күп иде. Мин ул бәйгене дәвам иттерүне күпме үтендем... Өметләнәбез инде... Ул бит Хәйдәргә кирәк түгел, ә яшь җырчыларга кирәк, алар өчен стимул булып тора», – диде ул.

Моңа җавап итеп, Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты Артур Исламов бәйгенең, һичшиксез, кире кайтачагын вәгъдә итте. «Бу конкурсны без булдырачакбыз. Ул конкурс аша без бик күп талантларны ачачакбыз», – диде ул.

Артур Исламов

Коцертта ул да чыгыш ясаячак һәм Хәйдәр Бигичев турындагы фикерләре белән уртаклашты.

«13 яшьтә, әле җырлый башлаган гына чакта, әни миңа Хәйдәр Бигичевның «Сандугач» дигән кассетасын алып кайтып бирде. Шунда ук аның җырлавына гашыйк булдым. Рөстәм Яхин музыкасы, классик әсәрләр булса да, Хәйдәр абый үзеннән татарча бормалар кертеп, матур итеп башкара иде ул әсәрләрне. Көне-төне тыңлап, аның кебек җырларга тырыша идем мин. Ул йөрәгеннән җырлый торган кеше иде. Татар опера җырчыларының иң якты йолдызы, чын үрнәк булды ул», – дип сөйләде Артур Исламов.

Белешмә. Хәйдәр Бигичев 1949 елның 16 июнендә Нижгар өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Чүмбәли авылында туа. Армия хезмәтеннән соң Мәскәүдә заводта эшли һәм, хезмәттәше киңәше буенча, «Алло, мы ищем таланты!» бөтенсоюз конкурсында катнашып, лауреат исемен яулый. Композитор Микаэл Таривердиев аның тавышын югары бәяли һәм музыка белән җитди шөгыльләнергә киңәш итә. 1971 елда Хәйдәр Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә кабул ителә.

1977 елда, әле студент чакта ук, Хәйдәр Бигичев Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты була.

Хәйдәр Бигичев 1998 елның 13 ноябрендә, нибары 49 яшендә, вафат була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар