Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владлен Татарскийны үтерүдә гаепләнгән Дарья Треповага иң кырыс җәза – 27 ел бирелде

news_top_970_100
Владлен Татарскийны үтерүдә гаепләнгән Дарья Треповага иң кырыс җәза – 27 ел бирелде

Военкор Владлен Татарскийны шартлатып үтерүдә гаепләнгән, экстремистлар һәм террористлар исемлегенә кертелгән Дарья Трепованы 27 елга колониягә хөкем иттеләр. Суд карары бүген, 25 гыйнварда чыгарылды, дип яза «Московский комсомолец» сайты.

Хәрби корреспондент Владлен Татарскийны (чын исеме Максим Фомин) шартлатып үтерүдән тыш, аны «Ялган документлар ясау» һәм «Шартлаткыч җайланмаларның законсыз әйләнеше» маддәләре буенча да гаепләделәр. Шулай итеп, суд аны 18, 13 һәм 2 елга – барлыгы 27 елга ирегеннән мәхрүм итте. Шулай ук аңа 600 мең штраф салынган һәм иреген чикләү билгеләнгән. Гражданлык искы буенча Дарья Трепова каза күрүчеләргә 16 495 000 сум компенсация түләргә тиеш.

Хатын-кызга 27 ел – Россиянең яңа тарихында рекордлы срок. Аңа кадәр иң зур срок «Амазонкалар» бандасына бирелгән иде. 2003-2013 елларда Ростов өлкәсендә полициягә һөҗүм итеп, кешеләрне талаган, үтергән 2 хатын-кызга 25 ел срок бирделәр. Бу срок максималь срок кебек иде, әмма Треповага моннан да зуррак җәза бирелде.

Гаепләү ягы экстремистлар һәм террористлар исемлегенә кертелгән Дарья Трепованы 28 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.

Владлен Татарскийның һәлак булуына сәбәпче булган теракт 2023 елның 2 апрелендә Петербурта, Университет яр буенда урнашкан кафеда булды. Гаепләү ягы фикеренчә, хәрби корреспондент Владлен Татарский белән иҗади очрашу вакытында, Дарья Трепова аңа эченә шартлаткыч куелган статуэтка бүләк итә. Шул шартлау нәтиҗәсендә Татарский һәлак булды, берничә дистә кеше яраланды. Трепова башта гаебен танымады, аннары «статуэтка эчендә тыңлый торган җайланма гына дип уйладым» дигән күрсәтмәләр биргән. Әмма суд «ул нәрсә эшләгәнен алдан белеп һәм Украина махсус хезмәтләре кушуы буенча башкарган» дигән нәтиҗәгә килгән һәм бик кырыс җәза биргән.

Матбугат чаралары Дарья Трепованың суд вакытында, шулай ук карар чыгарганда елмаеп утыруына игътибар бирә, шундый фотолар тарала һәм социаль челтәрләрдә бу күренеш бик нык тәнкыйтьләнә. «Газете.Ru»га аның адвокаты Даниил Берман Трепованың курыккан вакытта елмаюын әйткән, моны кызның психик халәте белән аңлаткан. «Ул курыкканда елмая. Никадәр куркынычрак булса, шулкадәр көчлерәк реакция. Моны экспертиза да ачыклады. Андый («биполярное расстройство личности, смешанное расстройство личности») кешедәге реакция гадәти кеше реакциясеннән үзгә», – дип аңлаткан ул.

Трепова, теракттан соң, Дмитрий Касинцев исемле танышында качып яткан дип санала, суд ул кешене 1 ел һәм 9 айга ирегеннән мәхрүм итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100