Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владлен Татарскийны үтерүдә шикләнелгән Дарья: «Мине алдадылар! Мине файдаландылар гына!»

news_top_970_100
Владлен Татарскийны үтерүдә шикләнелгән Дарья: «Мине алдадылар! Мине файдаландылар гына!»
«Раньше всех. Ну почти» Телеграм-каналы

Хәрби корреспондент Владлен Татарскийны шартлатып үтерүдә шикләнелгән Дарья Трепованы иренең танышының фатирында тоткарлаганнар, дип яза «Фонтантка» басмасы.

  • Кичә военкор Матвей Фомин – Владлен Татарский – хәрби операция тарафдарлары җыелган кафеда шартлатып үтерелде. Ул Дарья Трепова бүләк иткән статуэтка шартлаганнан һәлак булган, дип фаразлана.

Дарья Трепова Владлен Татарскийга статуэтканы тапшыра һәм кафедан чыгып китә. 7 минуттан соң шартлау була. «Бу вакытта Татарский үзеннән һәм шул статуэткадан көлеп, шаяртып утыра иде. Ул вакытта кыз залда юк иде инде. Күрәсең, ул уңайлы вакыттан файдаланып, тыныч кына чыгып киткән», – дигән иҗади кичәнең бер кунагы Родион Варежкин RT басмасына.

Якын арада кыздан сорау алачаклар, ә соңыннан аңа җәза билгеләнәчәк. Трепованың арадашчылары ачыклана. Санкт-Петербургның төньяк өлешендә Дарья Трепованы кулга алу операциясендә 100дән күбрәк «силовик» катнашкан. Бу хакта «Раньше всех. Ну почти» «Телеграм» каналы яза.

Махсус хезмәтләр 25 катлы йортны камап ала, анда яшәгән кешеләрне сак астында кертәләр, чыгаралар. Трепова яшәгән фатирга кергәч, ул көлә башлый һәм «барысы да – ялган» ди, болай булуын теләмәвен әйтә. Трепова күрсәтмәләр бирә башлаган, дип яза «Телеграм» каналлар.«Мине алдадылар! Мине файдаландылар гына!» – дигән Дарья, кулга алынгач.

Треповага фатирны бирүче – аның иренең дусты – куркынган хәлдә була.

Трепованың кайда икәнен күзәтү камералары буенча ачыклаганнар. Моны тиз генә ачыкласалар да, мөмкин булган арадашчыларны һәм заказчыларны ачыклау максатыннан, кулга алмый торалар. Шартлау булган кафедан Парнастагы шушы фатирга якынча 1 сәгать (20 км чамасы) кайтырга кирәк.

Кыз Петербургка Мәскәүдән килгән булган. Ул Мәскәүдә Владлен Татарский белән очрашуда катнаша, шунда алар аралашкан булырга тиеш, дип фаразлыйлар. Шуңа да военкор кыздан статуэтка алырга шикләнмәгән. Дарья Үзбәкстанга китәргә билетлар алган булган.

Дарья шартлаткыч куелган статуэтканы кафега алып керүен таныган. «Мин анда статуэтканы алып кердем, ул шартлады», – дип сөйли ул.

Үзен нәрсә өчен кулга алуларын сорагач, Дарья: «Владлен Татарскийны үтергән җиргә килгән өчен кулга алындым», – дип җавап биргән.

Терроризмга каршы илкүләм комитеты мәгълүматлары терактны оештыручыларны атады – аны Россиядә тыелган ФБК – НАК агентурасын җәлеп итеп, Украинаның махсус хезмәтләре планлаштырган, диелә. Ә кулга алынган Дарья Трепова ФБК – НАК тарафдары.

Россиянең Либертариан партиясе хәбәр иткәнчә, Трепованың ире Татарскийны үтерүдә бер катнашы да булмавын әйткән. Ул хәзерге вакытта Грузиядә. 

Baza «Телеграм» каналы мәгълүматлары буенча, статуэткадагы бомбаны Трепованың бер арадашчысы активлаштырган булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100