Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлем китергән бүләк?»: Хәрби корреспондент Владлен Татарскийны шартлатып үтерделәр

news_top_970_100
«Үлем китергән бүләк?»: Хәрби корреспондент Владлен Татарскийны шартлатып үтерделәр

Санкт-Петербургның Университет яр буе урамындагы кафесында шартлау нәтиҗәсендә Владлен Татарский псевдонимы белән танылган хәрби корреспондерт, блогер һәлак булды.

2 апрельдә кафеда «Кибер Фронт Z» клубы оештырган очрашу узган, керү ирекле була. Алар махсус операция турында сөйләшергә җыелган була. Йөзләп кеше катнашкан чарада үзен Настя, рәссам дип атаган кыз Владлен Татарскийга аның үзе рәвешендәге статуэтка – бюст бүләк итә. Аннары ул кыз 3 метр тирәсе китеп утыра. Берничә минуттан соң шартлау була. Статуэтка эчендәге шартлаткыч шартлаган, дип фаразлыйлар. Владлен Татарский һәлак була. Шартлау нәтиҗәсендә 19 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Мэш каналы язганча, стутуэтка бүләк иткән «шакмаклы итәкле кыз» – Украинаның Ивано-Франковск шәһәреннән Мария Ярун. Ул хастаханәдә, дип язалар. Бу ни дәрәҗәдә дөрес икәне әлегә төгәл билгеле түгел. Соңрак, бу кыз – Дарья Трепова, ул кулга алынган, дигән хәбәрләр чыкты. Тагын да соңрак кулга алынды дигән хәбәр кире кагылды. Кыз үзе түгел, әнисе һәм үги әтисе кулга алынган. 

«Ул үзен рәссам дип әйтте, махсус хәрби операциягә рәсем ясыйсым килә, әмма бу – гади эш түгел. Шуңа күрә сезнең бюстыгызны ясадым, диде. Ул гардеробта, диде. Барып, зур тартма алып килде, ә анда – алтын йөгертелгән сын. Владлен: «Сез мине юан итеп ясамадыгызмы?» – дип шаяртты. Рәхмәт әйтте. Кыз үз урынына барып утырды. Өч минут узгандыр – шартлау, бөтен кеше йөгерешә башлады. Настя чыгып китмәде кебек», – дип сөйләгән шаһитлар.

Владленның бүләк сынны караганын видеога төшереп алганнар.

Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

Кафе «Вагнер» хосусый хәрби ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожинныкы булган, дип яза «Фонтанка.ру».

Владлен Татарскийның чын исеме – Максим Фомин. Ул Украинада, Донецк янындагы Макеевка шәһәрендә шахтер гаиләсендә туган. Мәктәпне бетерүгә, шахтада эшли башлый. Берничә елдан бизнеска керешә, ә инде тагын берничә елдан аны кораллы һөҗүм итеп кеше талаган өчен утырталар. Бу – Донбасстагы 2014 ел вакыйгалары чорында була. Колония артиллерия уты астына эләгә, Фомин иреккә чыга һәм ДНРны яклап сугышкан гаскәрләргә кушыла. Бераздан ул «Профессор» позывное алып, ЛНР гаскәрләренә күченә һәм 2017 елга кадәр хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Шул вакытта блог алып бара башлый, «Владлен Татарский» дип атаган «Телеграм» канал алып бара, анда хәрби хәрәкәтләр, сәясәт турында яза, Россия яклы көчләргә пропаганда алып бара. «Бег», «Война» китапларын яза.

Псевдонимы Виктор Пелевин әсәрләренең берсе герое исеменнән – Вавилен Татарскийдан алынган. 

Владлен Татарский кискен чыгышлар ясады. 2022 елның сентябрендә Кремльдәге очрашудан соң ул: «Булды, барысын да җиңәбез, бөтенесен үтерәбез, кемне кирәк – талыйбыз, барысы да без яратканча булачак», – дип әйткән иде.

Шартлау мизгеле:

Шартлау турында шаһит сөйли:

Шартлаганнан соңгы кадрлар:

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100