news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Винегретны яңача ясау өчен нәрсә өстәргә кирәк?

news_top
Винегретны яңача ясау өчен нәрсә өстәргә кирәк?
Гөлүзә Василова

Винегрет тәмлерәк булсын өчен, майга тагын берничә әйбер салырга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Эксперимент ясарга яратучылар яңа ысул уйлап тапкан. Салатка, гадәттә, май салалар. Ул ризыкны бераз төчерәк итә.

Майны майонез белән алмаштырып була, ләкин күп кенә шеф-поварлар моны бик яхшы вариант дип санамый.

Кемдер винегретны йогырт белән дә ясый. 

Бераз әчкелт ризык яратучылар винегрет заправкасына горчица куша. Моның өчен стаканның дүрттән бере кадәр күләмдә үсемлек маена горчица яки горчица орлыклары өстиләр. Зур булмаган күләмдәге салат ясау өчен бер чәй кашыгы горчица җитә.

Аеруча көчле хуш исле итеп ясау өчен, бераз горчица мае яки бал (1 аш кашыгы) салырга була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар