news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Итле винегрет рецепты

"Тәтеш таңнары" газетасыннан итле винегрет рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Итле винегрет рецепты
Ингредиентлар: 200 г пешкән ит, 200 г ветчина, 2 тозлы кыяр (тозлы кәбестә), 2 бәрәңге, 1 чөгендер, 2 кишер, яшел борчак, майонез, яшеллек.

Әзерләү тәртибе: бәрәңге, кишер, чөгендерне пешерергә һәм кабыгын әрчергә. Пешкән суытылган терлек итен һәм ветчинаны вак итеп турарга. Тозлы кыяр, пешкән бәрәңге, чөгендер һәм кишерне шулай ук шакмаклап турарга һәм итле ризык белән кушарга. 

Барысын да майонез белән болгатырга, салат савытына тау сыман өяргә һәм туралган яшеллек белән бизәргә. 

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар