Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис – Лилия Хәмитова: «Безнең никах булмаячак»

news_top_970_100
Винарис – Лилия Хәмитова: «Безнең никах булмаячак»
Социаль челтәрләр

Винарис Ильегет белән Лилия Хәмитова виртуаль дусларының сорауларына җавап биреп, туры эфир уздырганнар.

«Өйләнешәчәгебезне хәбәр иткәч, шулхәтле күп сораулар килде. Аларның барысына да җавап биреп бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә без бүген Лилия белән туры эфир уздырырга уйладык. Безгә сорауларны укырга Эльвира Хамматова ярдәм итә, – дип башлаган сүзне Винарис. – Иң беренче чиратта бу хәбәрнең чынлап та дөрес булуын әйтәсем килә. Әйе, без Лилия белән өйләнешергә булдык», – дигән ул.

Ул арада Винарис белән Лилиягә күпсанлы сораулар һәм берсеннән-берсе матур котлаулар да килеп ирешә башлаган.

Хәлләрегез ничек? Нинди планнар?

Винарис:

Планнарыбыз да,теләкләребез дә күп. Минем уйлавымча, алар әкренләп чынга ашачак. Лилечка, син дә сөйлә!

Лилия:

Мин бүген беренче тапкыр туры эфирга чыгам һәм мин шокта (көлә). Җәйне көтәбез. Мин әлегә «кәләш» статусым белән ләззәтләнеп йөрим. Миңа бик ошый. Винарисым – искиткеч яхшы, йомшак кеше.

Кияүгә ак күлмәктән чыгачаксызмы?

Лилия:

Минем ак күлмәк киясем килми. Без инде урта яшьтәге кешеләр. Ак күлмәк яшьләргә күбрәк килешә. Минем күлмәгем башка төстә булачак.

Винарис:

Мин Лилиягә башта: «Ак күлмәк киясеңме әллә?» – дигән идем. Кабат уйлаштык та, бу артык вульгар булыр кебек тоелды. Өйләнешүче яшьләрдән көлгән кебек килеп чыгачак. Тик безнең костмнарыбыз ачык төстә була, шунысын гына әйтә алабыз.

Арча кияве булу – бик зур җаваплылык бит ул, Винарис. Сез әзерме?

Винарис:

Ничек әзер булмаска! 1 майда Лилиянең туганнары, әнисе янына Арчага кайттым. Аларны моңа кадәр белсәм дә, бу юлы мин анда башка амплуада кайттым – кияү буларак, кызларының кулын сорадым.

Лилия:

Бик ризалашып бирделәр.

Винарис:

Арчага кайтканда, мин бик нык дулкынландым. Әнисеннән Лилиянең кулын сорагач һәм Кифая апа: «Балам, бәхетле булыгыз», – дигәч кенә тынычландым. Миңа шул сүз җитте.

Лилия:

Әни утырган креслосыннан аягына басты. Сер бирми икән әле, дидем, кияү алдында. Кич буе өстәл артында утырды.

Уртак җыр яздырачаксызмы?

Винарис:

Әлбәттә, булачак. Без инде аны әзерли башладык

Лилия:

Без генә калмабыз.

Концертларыгыз кайларда булачак?

Винарис:

Солянкалар күп. Безнең «Хыялыйлар» дигән яңа проектыбыз бар. Анда Гүзәлия, мин, Лилия Хәмитова, Эльвира Хамматова катнаша. Шушы проект белән Россия буйлап йөрергә җыенабыз. Кая чакырасыгыз килсә дә, языгыз, без каршы килмәячәкбез.

Күзләрегез яна икегезнең дә.

Винарис:

Безнең хәзер «конфет-букет» чоры. Артык яшьләр булмагач, арабызда «син – минем мәхәббәтем» дип төчеләнүләр юк. Иң мөһиме – без бер-беребезне хөрмәт итәбез, яратабыз, кадерлибез. 45тән соң да мәхәббәт бар ул. Ләкин ул мәхәббәт дип түгел, бер-беребезгә хөрмәт, бергә буласы килү теләге, дип аталадыр.

Сез бәхетне ничек аңлыйсыз?

Лилия:

Минем өчен бәхет – максат белән хыял бергә кушылган мизгел. Менә миңа бүгенге халәтем шулхәтле ошый. Канатланган вакытым. Кайвакыт Винариска әйтәм: «Уңга кара әле, канатлар үскән бугай», – минәйтәм. Шулай канатлану халәтен һәр кеше татысын иде. Олыгайгач, ул хис башка төрлерәк. Менә өйдә юктан да елмаеп йөрим, бер сәбәпсез. Азрак баш та «китә» башлады бугай (көлә).

Винарис:

Минем өчен бәхет – янәшәңдә сине аңлаучы кеше булу. Тормышта төрле ситауцияләр була. Менә шул теләсә-кайсы вакытыңда сине аңлап кабул итүче кешең булса, димәк, син бәхетле.

Сезнең өчен чын күңелдән шатланган тамашачы бик күп булды.

Винарис:

Чөнки без үзебез җылы кешеләр. Без кешеләрне яратабыз, бөтенесенә дә тигез карыйбыз. Мин бөтен кешеләрне дә яратам. Күпләр башкаларның ялгышын эзли, ә мин, ялгышларны онытырга кирәк, дип саныйм. Дусларымның да уңай якларын, уңай сыйфатларын гына истә тотам.

Лилия:

И, дөрес тә әйттең инде, мин тулысынча килешәм

Винарис:

Лилия миңа: «Син кая барсаң, мин дә шунда барам, син ничек әйтсәң, мин дә шулай эшлим», – ди. Лилиям миңа бәхетебезнең хуҗасы булырга мөмкинлек бирә.

Сезнең яңа кулинар проектта катнашасы килә.

Винарис:

Әйе, без «Махира» банкетлар залында безнең шеф-повар рецептлары буенча һәм сезнең теләкләрне искә алып, кулинар шоу ясыйбыз. Беренче шоу, әлбәттә, минем танышларым, дусларым катнашында узачак. Алдагыларында мин тамашачым, язылучыларым булуын теләр идем. Шуңа күрә сорауларыгызны директка языгыз, катнашу бушлай.

Пермь якларыннан сәлам!

Винарис:

Рәхмәт! Лилия моңа кадәр Перьмгә минем дустым кебек кайтып йөрде. Ә соңгы кайтуыбызда минем кәләшем кебек кайтты.

Лилия:

Килеп кергәч, «килен» дип каршы алалар. Әлбәттә, яңа статуста булгач, Винарисны ким-хур итәсе килми. Матур гына тотам үземне (көлә). Мин болай да тыйнак кеше, монда бөтенләй тыйнакландым инде.

Винарис:

Лилияне бик яхшы кабул иттеләр һәм барысы да сокланып карап тордылар.

Сез кайда яшәячәксез?

Лилия:

Кая торуыбыз артык мөһим түгелдер дип уйлыйм, иң мөһиме – без бергә. Арчада йортыбыз бар, Аллаһка шөкер. Казанда фатирыбыз бар. Минем әлегә әниемне карыйсым бар, шуңа да мин әлегә Арчада. Мине Арчада күргәч, хәзер үк: «Лилия, кунакка кайттыгызмыни?» – дип сорап куялар. Минем бит әле киткәнем дә юк. Иншаллаһ, бу мәсьәлә чишелер инде. Винарис еш кына: «Кайчан күчәсең?» – дип сорый инде. Ә миңа шул хәтле килен булып йөрүем ошый.

Винарис:

Лилиянең буй җиткән улы бар. Кешеләр теләсә нәрсә уйламасын өчен алдан ук әйтеп куям: Лилиянең бөтен нәрсәсе бар. Минем дә тормышым җитеш. Без үзебезгә файда эзләп түгел, бер-беребезне бәхетле итәр өчен өйләнешәбез. Лилия әлегә әнисен тәрбияли. Мин дә барысын да аңлап кабул итәм. Туйдан соң, әлбәттә, бу сорау хәл ителәчәк. Мин Лилиянең абыйсы, сеңлесе белән дә, Кифая апа белән дә сөйләштем. Аларга Лилиянең минем янга күченүе хакындагы сорауны бирдем. Кифая апа бер дә каршы түгел, ләкин эчендә тынгысызлык бар. Чөнки ул Лилиягә ияләшкән һәм аңа гына ышана. Кифая апаның хәзер бик авыр вакыты, чире дә катлаулы. Лилия аны сабый баланы караган кебек тәрбияли, миңа калса, бөтен бала да үз әнисенә шушының кадәр хөрмәт күрсәтмидер.

Лилия:

Бу хәлләр икебезнең дә баштан узган. Андый очраклар һәр кешедә дә булырга мөмкин. Бу мәсьәлә бер хәл ителер дип уйлыйбыз. Улым 4нче курста укый. Ул да: «Әни, тәвәккәллә, син гастрольләргә киткәндә әбием белән яшибез бит», – дип әйтә.

Винарис, сез Лилиягә ничек тәкъдим ясадыгыз?

Винарис:

Бу хакта күпләр белә. Мин шушы банкетлар залында туган көнемне бәйрәм иттем. 100дән артык дустым җыелган иде. Дулкынландым, алдап торасым килми. 45 ел ялгыз гомер кичердем бит. Гаилә корасым килде, үзем генә яшәп арыдым. Лилияне миңа тәкъдим итүчеләр дә күп булды.

Лилия:

Мин генә белмәгәнмен..

Винарис:

Туган көнемдә икона, дусларым, туганнарым каршында Лилиягә тәкъдим ясадым. Мине «послать» итмәделәр.

Лилия:

Мин сине ничә ел беләм бит инде. Ияләнәсе юк. Әле бит, яңа кеше белән танышкач, ул кешенең җаена төшенергә кирәк, яшь барган саен, кешегә ияләнеп бетеп тә булмый. Тартып-сузып йөргәнгә генә ачуым килде. Аны әллә кайчан әйткән булсаң (көлә).

Никахыгыз кайчан була?

Винарис:

– Мин православ динендә, Лилия – мөселман кызы. Ничек никах үткәрик? Бәлки, сез киңәш итәрсез? Без никах уздырсак, чиркәүдә дә никахлашырга тиеш булабыз. Мин, мөселман Лилиям православ диненә күчә алыр, дип уйламыйм, мин дә ислам диненә күчәргә әзер түгел .

Лилия:

Яшерен-батырын түгел, без никах мәҗлесе уздырмыйбыз. Без әни өчен түгел, үзебез өчен, бергә булыр өчен өйләнешәбез. Яшь гаиләләр алар бала тудыру турында да уйлыйлар. Винарисның да, минем дә малаем бар. Безнең башка бала булмастыр инде.

Винарис:

Безнең туй булачак, мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштерәчәкбез. Күпләр, никах килешүе булачакмы, дип сорый. Юк, без килешү төземибез, безгә ул кирәк түгел. Без бер-беребезгә ышанабыз, бер-беребезне аңлыйбыз. Лилиянең улы минем әйберне алмаячак, мин аның тәрбияле егет икәнлеген беләм, бик интеллигент бала. Кирәк булса, фатирымны Лилиягә дә калдыра алам.

Лилия:

Минем баламның атасы бар, ул мул тормышта яши.

Винарис:

Әмирнең әтисен мин яхшы беләм, без танышлар. Ул Әмиргә бик нык ярдәм итә. Мин аны бик хөрмәт итәм. Лилия белән дә дуслар алар.

Лилия:

Чыннан да, без аның белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә. Әле кичә генә сөйләштек. «Туйга чакырсам, киләсеңме?» – дидем. «Киләм», – диде.

Винарис:

Әгәр дә Миндар туебызга килсә, мин бик шат булачакмын. Мин Миндарны беләм, бик яхшы кеше. Тормыш бит бу, алар Лилия белән үз вакытында килешә алмаганнар, ләкин дуслар булып калганнар.

Лилия:

Иң беренче чиратта, без – Әмирнең әти-әнисе.

Туры эфир Винарис белән Лилиягә килгән котлауларны уку белән тәмамланган. Винарис мондый эфирларны ешрак уздырырга сүз биргән. «Барлык теләкләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын», – дип теләгән Лилия Хәмитова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100