Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет: «Рәхмәт Лилиямә, миңа түзеп...»

news_top_970_100
Винарис Ильегет: «Рәхмәт Лилиямә, миңа түзеп...»
Социаль челтәрләр

Бу көннәрдә җырчы Винарис Ильегет төрле шәһәр-районнар буйлап гастрольләргә китте. Булачак тормыш иптәше Лилия Хәмитова да гел Винарис янәшәсендә. Күптән түгел генә рәсми рәвештә Винарисның кәләше статусын алган Лилия гастроль тормышын да читләп үтмәгән – сөйгәненә терәк булып, аның концертларында чыгышлар ясый. 

Моңа кадәр ялгыз булган Винарис Ильегеткә дә янәшәсендә кайгыртучы хатын-кыз булу бик тансык. «Лилиямә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сабыр гына миңа түзеп, янәшәмдә булганы өчен», – дип, социаль челтәрләр аша рәхмәт сүзләрен ирештергән ул аңа. 

Тормышта ялгыз булган Лилия белән Винарисның кавышуына сөенүчеләр бик күп булды. Бу матур пост һәм фото янында да аларга  җылы сүзләр язып калдыручылар бихисап: 

«Бәхетле булырга беркайчан соң түгел. Менә бит, авызлар ерык, күзләрдә – шатлык нуры», «Баш очыгызда бәхет кошы гел сайрап торсын», «Бик матур пар сез. Аллаһының кодрәте киң шул аның», «Винарис, Лилияне борчуларга салмагыз, яклагыз, усаллардан саклагыз. Ул – искиткеч хатын-кыз», – дигәннәр алар.

 Винарис Ильегет күптәнге сәхнәдәш дусты Лилия Хәмитовага үзенең туган көнендә тәкъдим ясады. Көтелмәгән булса да, Лилия әлеге тәкъдимнән баш тартмады.

Пар июль аенда туй итәргә җыена. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100