Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет Лилия Хәмитова белән никахлашу турында: «Туйны июльдә уздырырга ният бар»

news_top_970_100
Винарис Ильегет Лилия Хәмитова белән никахлашу турында: «Туйны июльдә уздырырга ният бар»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Винарис Ильегет Лилия Хәмитова белән туйларының кайчан булачагын игълан иткән. Бу хакта ул ТНВ телеканалындагы «Манзара» тапшыруына кунакка килгәч сөйләгән.

«Туйны июльдә уздырырга ният бар, Аллаһы боерса. Бу – эш атнасының бер көне булачак, чөнки туйга туганнар, хезмәттәшләр, иҗатташ дуслар гына чакырылачак. Арча, Пермьнән дә туганнарым чакырулы. Мәҗлес рестораннарымнан берсендә узачак», – дигән ул эфирда. 

Тапшыруның алып баручылары Винариска: «Никах контракты төзергә җыенасызмы?» – дигән сорау да биргәннәр.

«Без әлегә бу турында уйламадык. Лилия – тормышта үз урынын тапкан хатын-кыз. Машинасы да, фатиры да, баласы да бар. Минем дә барысы да Аллаһка шөкер», – дигән җырчы.

Алып баручы Айваз Садыйров исә Винарисны: «Мин чын бәхетнең ни икәнен өйләнгәч кенә аңладым. Әмма ул вакытта соң иде инде….» – дип көлдергән.

Винарис Ильегет җырчы Лилия Хәмитовага үзенең туган көн мәҗлесендә тәкъдим ясады. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100