Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ялгыз булудан ардым» – Винарис Ильегет Лилия Хәмитовага тәкъдим ясаган

news_top_970_100
«Ялгыз булудан ардым» – Винарис Ильегет Лилия Хәмитовага тәкъдим ясаган
"Татар-информ" архивы

Тиздән тагын ике җырчы кавышачак. Винарис Ильегет Лилия Хәмитовага тәкъдим ясаган. Куанычлы вакыйга Винарисның туган көнендә булган. Сәхнәдәш дуслары, туганнары алдында Винарис Лилиягә мәхәббәт аңлаткан.

«Лилия, мин яратам сине, мин үбәм сине, хөрмәт итәм сине һәм гаиләңне. Бөтен яклап ошыйсың. Ялгыз булудан ардым. Чык миңа кияүгә», – ди ул, сөйгәне каршына тезләнеп. 

Винарис Лилия Хәмитовага йөзек һәм чәчәк бәйләме бүләк иткән. «Әлегә Лилиянең гаиләсендә кыенлыклар бар, тик барысы да әйбәт булыр дип ышанам. Бу көннәрдә без барысын да сөйләшеп бетерербез. Ә Лилиянең бирнәсе минем өемдә инде –  юбилеема шундый бүләк ясады», – дип көлдергән ул халыкны. 

Винарис Ильегет сүзләренчә, Лилия – аны бәхетле итәчәк бердәнбер кеше. «Моны уен дип уйлаучылар күп булырга мөмкин. Ышаныгыз, алай түгел. Мин нәкъ менә бүген, монда бәхетле булырга тиешлегемне аңладым», – дигән ул.

Матур парга тигез, матур мәхәббәт телибез! 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 март 2023
    Исемсез
    Ай аллам , ник чукына Винартс Лилия кафергэ чыкма бэхетен Ким булыр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100