Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәсилә Фәттахованың кызы – тумыштан инвалид Камилә – операция өстәленә ята

Җырчы Вәсилә Фәттахова бала табу йортында үлгән иде.

news_top_970_100
Вәсилә Фәттахованың кызы – тумыштан инвалид Камилә – операция өстәленә ята
Фото Илгиз Абдракыйпов рөхсәте белән урнаштырыла

Җырчы Вәсилә Фәттахованың ике баласы калды. Бишенче сыйныфка баручы Кәрим белән алты яшьлек Камилә хәзер әтиләре Илгизнең әниләрендә яши. Илгиз Абдракыйпов әйтүенчә, ул балаларның якты киләчәге өчен тырышып эшли. Илгиз концертлар оештыру белән шөгыльләнә. 

Камиләгә исемне бала табу йортында кушкан булганнар. «Мулла хастаханәгә килде, Вәсилә әле кызыбызга исем кушканда исән иде. Ул икенче көнне үлде. Кызыбызның хәле дә яхшылардан түгел иде. Әле дә сәламәтлегендә алга китеш юк. Менә көз көне операция көтелә», – ди Илгиз.

Камилә әнисенең җырлаганын тыңларга ярата икән. «Әнисенең җырын ишетсә, шатлана. «Әннә», – ди. Кәрим дә әнисенең җырларын тыңлый. Әмма улымның хәзер инде әнисе турында сорашканы юк, без бу темага артык еш аралашмыйбыз. Кәрим әнисенең үлүен кабул итте», – ди әңгәмәдәшем. 

Материаль ярдәм тәкъдим иткәч, Илгиз баш тарткан. «Әлегә барысын да үзем булдырам, Аллага шөкер. Дус-туганнарыбыз да ярдәм итә. Менә әти-әнием генә инде олыгайдылар. Няня эзләү белән мәшгульмен», – ди Илгиз. 

Алла кушса, Илгиз үзе дә өйләнүгә каршы түгел, тик әлегә, аңлавымча, ул үз тиңен очратмаган. Илгизгә сабырлык, эшләрендә уңышлар, ә Камиләгә тизрәк савыгуын телибез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100