Ике ел элек арабыздан киткән Вәсилә Фәттахованы якыннары искә ала: "Улым әнисенең беркайчан да кайтмаячагын аңлый"
Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисткасы Вәсилә Фәттахова икенче баласын тапканнан соң өзлегүдән 2016 елның 26 гыйнварында вафат булды. Күпләрнең хәтеренә ул “Туган як” җырчысы буларак кереп калды. "Татар-информ" аның якыннары - ире һәм кайнанасы белән хатирәләрне яңартты.