Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Гәбдерәкыйпов: “Хәзер инде мин яшәмим, көн генә күрәм. Вәсиләсез көчсез калдым”

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова икенче баласын тапканнан соң өзлегүдән 2016 елның 26 гыйнварында вафат булды. Күпләрнең хәтерендә ул “Туган як”, “Әйтелмәгән мәхәббәтем”, “Бәхетебез бикле ятмасын” җырлары аша таныш. “Татар-информ” хәбәрчесе Вәсилә Фәттахованың якыннары – ире Илгиз Гәбдерәкыйпов, “Вәсилә Фәттахова” дип исемләнгән китап авторы Ханис Хаҗимов һәм Вәсилә Фәттахова командасында эшләгән җырчы Әнвәр Нургалиев белән хатирәләрне яңартты.

news_top_970_100
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Гәбдерәкыйпов: “Хәзер инде мин яшәмим, көн генә күрәм. Вәсиләсез көчсез калдым”

Вәсилә Фәттахова рухына Коръән укылачак һәм аның якты истәлегенә китап та дөнья күрәчәк

Илгиз Гәбдерәкыйпов Вәсилә Фәттахова үлгән көндә Коръән укытачакларын әйтте: “26 гыйнварда, Вәсилә рухына багышлап, туганнарыбыз белән җыелышып, Коръән ашы укытачакбыз. Вәсиләнең якты истәлегенә багышлап, китап та язылды. Ул тиздән дөнья күрәчәк. Аның туплаучысы, авторы – Ханис Хаҗимов. Татар һәм башкорт эстрадасы артистлары Вәсиләне әле һаман да искә ала, хәтерли”, - диде ул.

“Ни өчен әнием үлде?”

“Вәсиләсез тормышка күнегеп китү бик кыенга туры килде. Әле дә кыен! Ел саен кыенрак дияр идем. Авыр миңа... бар яктан да. Сүз белән генә әйтеп аңлата алмыйм. Әлбәттә, балаларга әни кирәк! Әйтәсе дә юк. Хәзерге вакытта мин Вәсиләсез көчсез калдым.

Кызым әнисен күрмәде дә, белми дә диярлек. Улым Кәрим һәрвакыт аны сагына, миңа әнисе турында: “Ни өчен әнием үлде?” – дигән сораулар бирә. Дөресен әйткәндә, җавап та бирә алмыйм, дәшмим генә. 

Тормышны үзем алып барам. Хәзер инде мин яшәмим, көн генә күрәм. Бары тик балалар өчен генә яшим. Тормышның тәме дә бетте инде”, - дип сөйләде Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Гәбдерәкыйпов.

“Вәсилә – кабатланмас тавыш иясе”

Вәсилә Фәттаховага багышланган китапның авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ханис Хаҗимов Вәсилә Фәттахова белән танышканнары һәм аның турында булган мәгълүматлары турында сөйләде:

“Беренче тапкыр Вәсилә белән белән мине җырчы Әнвәр Нургалиев таныштырды. Шуннан соң Айдар Галимов командасы белән Балтач районына килде һәм шунда без якыннанрак аралашып киттек. Ул бик акыллы иде. Без танышкан вакытта Вәсилә кияүгә чыкмаган иде әле.

Вәсилә бик үзенчәлекле, кабатланмас тавыш иясе иде. Аңа бу сәләт әнисе Флүзә Тәлгать кызыннан, зур әнисеннән күчкән. Алар моңлы, борынгы халык көйләрен яратып башкарган. Ни дисәң дә, халкыбыз элек-электән җырда юаныч тапкан, яшәргә көч, ышаныч, дәрт-дәрман алган. Вәсилә дә мәшһүр җырчыларыбыз Фәридә Кудашева, Әлфия Афзалованың җырларын тыңлап үскән. Бу дөньяда һәркемнең үз тормышы, үз юлы”.

“Аның биографиясен хәзер төнлә уятып сорасалар да, сөйли алам”

“Вәсиләнең язмышында аянычлы вакыйгалар да, бәхетле мизгелләр дә бик күп. Якыннары, дуслары, туганнары ярдәме белән җыелган хатирәләр, истәлекләр аша Вәсиләнең тормыш юлын тасвирларга, ачыклык кертергә мөмкин булачак. 

Ятимлек ачысын татырга дучар булган бертуганнар Вәсилә белән Әлфиянең язмышына әнисенең туганнары Ишмөхәммәт абый, Сания һәм Роза апалары бервакытта да битараф булмаган. Алар һәрвакыт ярдәм кулы сузган. Бу турыда үзенең истәлекләре белән Ишмөхәммәт абыйның хатыны Галия апа бүлеште. 

Вәсиләне музыка мәктәбендә укыткан Вәфилә Шакированың истәлекләре бай эчтәлекле. Вәсилә кияүгә чыккач, тормыш иптәшенең әти-әнисе белән бик тату тормыш иткән. Кайнатасы Фәнүз, кайнанасы Нәсимә Вәсиләнең иң кадерле кешеләре, тормыш терәкләре була. Вәсилә Нәсимә апаны үз әнисе кебек якын күрә.

Шулай ук җырчының иҗатташ дуслары — җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр үзләренең истәлекләре, шәхси архивтагы фотолары белән уртаклашты: мин Вәсилә белән бергә эшләгән һәрбер артистка, композиторга һәм шагыйрьгә мөрәҗәгать иттем, Айдар Галимов, Зифа Нагаева, Фәридә-Роберт Тимербаевлар, Фирдүс Тямаев, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илназ Баһ, Оскар Усманов, Анна Попова һ.б. сөйләде.

Китап төсле фотолардан һәм истәлекле язмалардан торган 220 биттән гыйбарәт, күп тиражлы булачак. Китапны җиде ай әзерләдем. Аның исеме дә “Вәсилә Фәттахова” дип атала. Аның биографиясен хәзер төнлә уятып сорасалар да сөйли алам”.

“Һәрвакыт заллары тулы булды”

“Вәсилә Фәттахова “Туган як” җыры белән күтәрелде. Без ул җырны ишетүгә Вәсиләне һәм композитор Урал Рәшитовны күз алдына китерәбез. Аның беренче дискы да шул исем белән аталган иде. Вәсилә Фәттахова халыкның яраткан җырчысы иде, һәрвакыт заллары тулы булды. Үзем 17 ел буена мәдәният сараенда администратор булдым, күп артистлар белән аралаштым. Вәсилә белән эшләве җиңел, рәхәт иде. Аны Хөкүмәт концертларына җырларга гел чакырдылар. Вәсилә бергә укыган дусларына бик нык ярдәм иткән, ул акыллы, сабыр, түзем кеше. Анда хатын-кызда бик сирәк була торган сыйфатлар”.

“Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи белән бер рәттә торучы зур артист”

“Вәсилә Фәттахова – Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи белән бер рәттә торучы зур артист. Аның турыда әле күп язарлар әле дип уйлыйм.

Вәсилә Фәттахова якыннары күңелендә ачык, киң, якты күңелле, кешелекле булып сакланса, аны яраткан тамашачы күңелендә чиксез сәләт, үзенчәлекле тавыш иясе булып мәңгегә калыр. Андый шәхесләр йөз елга бер генә туа.

Китап-истәлек кыска гына гомерендә тамашачы күңелен әсир иткән яраткан җырчыбызның рухына бер дога булып барып ирешсен иде!” - дип сөйләде Ханис Хаҗимов.

Әнвәр Нургалиев: “Вәсилә Фәттахова миңа: Син булдырачаксың!” – диде”

Без Вәсилә Фәттахова белән бергә эшләгән җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев белән дә сөйләшеп алдык. Аның сүзләренчә, Вәсилә Фәттахова әйткән фараз чынга ашкан:

“Беренче тапкыр мин Вәсилә белән студент елларында таныштык. Аны Айдар Галимов үз командасына чакырып алды. Шул вакыттан бирле без аның белән якын дуслар идек. Вәсилә беренче сольный концертларына ир-ат тавышына мине чакырды. Ул чакта минем популярлыгым да юк иде. “Нигә мине аласың, мине бик белмиләр бит, булдыра алмамын”, - дидем. “Юк, Әнвәр, син булырга тиешсең, нәкъ син генә кирәк! Син булдырачаксың!” – дип миңа өметләр баглады.

Вәсиләгә бәйләнүчеләр дә юк түгел иде. Авторлык хокуклары һәм башка сораулар белән аптыратучылар булды. Әмма ул барысын да тиешенчә башкарып чыга алды, югалып калмады.

Артистка күтәрелгән вакытта кыенга туры килә, Вәсилә миңа гел: “Менә күрерсең, син беренче урында булачаксың”, - дип әйтә иде. Мин үземне беренче урында дип санамыйм, әмма ул вакытта ук Вәсилә әйткән фараз чынга ашар дип күз алдыма да китерә алмаган идем.

Кеше буларак, ул бик ихлас һәм ягымлы иде. Чөнки күпне кичергән, күпне күргән иде. Ул вакытта ул курыкмыйча сеңлесе белән шәһәргә килгән иде, күпмедер вакыт бергә тулай торакта яшәп алдык. Миңа һәрвакытта да киңәшләре белән булышты”, - дип сөйләде Әнвәр Нургалиев.

  • Вәсилә Разиф кызы Фәттахова 1979 елның 31 декабрендә Башкортстанның Белорецк шәһәрендә туа. Учалы шәһәрендәге музыка училищесында укый. 1999 елда Айдар Галимовның театр-студиясендә эшли башлый. 2007 елда үз мәдәни программасы белән республика районнарында гастрольләрен башлап җибәрә. Шул ук елда Илгиз Габдерәкыйповка кияүгә чыга. 2008 елда "Туган як" җыры белән "Татар җыры - 2008" конкурсында лауреат булып таныла. 
  • 2011 елда улы Кәрим туа. 2015 елның декабрендә кызы Камилә туа. 2016 елның 26 гыйнварында Вәсилә Уфада хастаханәдә бала тапканда килеп чыккан өзлегү сәбәпле вафат була. Вәсилә Фәттахова Уфа шәһәре Көньяк зиратының “Дан аллеясы”нда җирләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100