Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров Ильмира Нәгыймовадан көлмәвен әйтте

news_top_970_100
Вадим Захаров Ильмира Нәгыймовадан көлмәвен әйтте
"Татар-информ" архивы

Бу 2 көндә Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләр аша ачык-яшерен «сугыш» алып бара. Ильмира, хейтерлар һөҗүменнән тәмам туеп: «Русланның бөтен фанатлары, минем сәхифәмнән китегез, мине карамагыз, мин туйдым. Арыдым шушы әйбердән», – дип, елый-елый, сторисларына чыккан иде.

Бу вакыйга икенче көнне Вадим Захаров төшергән видеодан соң тагын да кискенләшә төште. Видеода Вадим белән Руслан ниндидер чарага китеп баралар. Вадим Захаров Руслан Кираметдиновның «нәрсә сөйләргә белмәсәң, еларга кирәк» дигән сүзләреннән көлә.

Ильмира Нәгыймова әлеге видеоны үзенә таба таш ату дип кабул итте һәм «менә, күрегез, «чын ир-ат» дип язып, видеоны үзенең сторисларына күчереп куйды.

Әлбәттә инде, Ильмираның иҗатын яраткан тамашачы Вадим белән Русланның бу сүзләренә битараф кала алмаган. Интернет егетләрне тәнкыйтьләгән комментарийлардан «шартлый» язган. Халык, аеруча, ир белән хатын арасындагы «интернет-гауга»га Вадим Захаров та килеп керүенә аптыраган.

Вадим «нәрсә сөйләргә белмәсәң, еларга кирәк» дип әйткән Руслан белән сүзнең кем турында баруын аңлап көлгәнме, әллә инде, үзе дә аңламыйча, хейтерлар корбанына әверелгәнме? Бу хакта Вадимның үзеннән сорарга булдык.

«Безнең Руслан белән сөйләшүне «кемдер», аңламыйча, үзенә кабул иткән. Язсалар-язалар инде. «Нужна мне Ильмира Нәгыймова, как собаке пятая нога» дип язып куегыз.

Анда безнең сөйләшкәнне бер кеше дә күрмәде, сүзнең нәрсә турында барганын беркем дә белмәде (Сорасак та, Вадим Захаров нәрсәдән көлүләрен әйтмәде). Сүз бөтенләй Ильмира турында булмады. Ул үзенә кабул итеп, видеоны күчереп куйган.

Мин аңа бүген шалтыраттым. «Нәрсә, чын ир-ат күрәсең киләме?» – дип әйтәсе идем. «Чын ир-ат шулай эшлиме?» – диебрәк язган иде бит, күз кырые белән генә күрдем. Телефонын алмады. Әйтәм бит, «нужна она мне, как собаке пятая нога». Эшем беткән иде монда», – диде безгә Вадим.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 27 апрель 2024
    Исемсез
    Бик дорес эйткэн Вадим Захаров. Бу Эльмира Нагыймова узе нидер мэтэштерэдэ, аннан узе ук уз эшенэ жавап эзли, хаман Русланны тынычлыкта калдырмый. Руслан дип уяна, Руслан дип йокыга китэ ахры.Кайда Руслан, кем белэн сразо ни сойлэшсэлэрдэ гаепле. Ну алай ярамый бит инде.
  • 26 апрель 2024
    Исемсез
    Чынлап акылдан шашкан инде бу Нагимушка. Бар нэрсэдэ узен курэ, кешелэргэ кирэге юк икэнен дэ анламый. Кайда ускэн, уемдэ тэрбиялэнгэн.
  • 25 апрель 2024
    Исемсез
    Бер Нагимова булдымы инде ул?Туйдырды ул!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100