Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова тамашачылары Руслан Кираметдинов белән Вадим Захаровны тәнкыйтьләгән

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова тамашачылары Руслан Кираметдинов белән Вадим Захаровны тәнкыйтьләгән
Фото: Видеодан скриншот

Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның аерылышуына 3 елга якын вакыт узуга карамастан, бу тарихка нокта куела алмый. Элеккеге ир белән хатын гел бер-берсенең исемен телгә алып, яңа гаугаларга сәбәп биреп тора.

Шушы көннәрдә Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдә төшенкелеккә бирелгән чагын күрсәткән иде.

«Русланның бөтен фанатлары минем сәхифәмнән китегез, мине карамагыз, мин туйдым. Арыдым шушы әйбердән», – дип, күз яшьләренә буыла-буыла сөйләде Ильмира Нәгыймова сторисларында.

Шушы хәлләрдән соң Руслан Кираметдинов белән Вадим Захаров төшергән видео күпләрнең күңел кылларына тигән. Вадим, Нәгыймова сторислары турында белепме-белмичәме, Руслан Кираметдиновның «нәрсә сөйләргә белмәсәң, еларга кирәк» дигән сүзләрен кабатлап көлә. Аңа Руслан үзе дә кушыла.

Аерылган ир белән хатын арасында барган «сугыш»ка Вадим Захаровның эләгүе күпләрне аптырашта калдырган, чөнки видеоны нәкъ ул төшерә.

Бу видеода Ильмира Нәгыймова турында бер сүз дә әйтелмәсә дә, ул бу шаяртуны үзеннән көлү дип кабул иткән, күрәсең, – бу күренешне үзенең сторисларына куйган. Аның язылучылары Руслан белән Вадимның икесен дә бергә тәнкыйтьләргә тотынган. Кешеләрдән килгән комментарийларны Ильмира сторисында «бумеранг» дип язып күрсәтте:

«Коточкыч, маймыллар! Әле тикшереп тә, укып та баралар икән»;

«Коточкыч. Вадим Захаровтан моны көтмәгән идем»;

«Балаларыгызның әтисе. Балалар өчен дәшми калырга була иде»;

«Спортзалга йөрсәләр иде майда йөзгәнче»;

«Мондый ир-атларга караган хатын-кызлар кызганыч»;

«Миләре булмаганнарга бернинди акча да, элемтә дә ярдәм итә алмый. Үзләрен үзләре түбәнсетә. Шулкадәр түбән гамәл»;

«Ике ахмак»;

«Бу – ир-атлар түгел»;

«Мәгънәсезләр», – дип нык кына тупас сүзләр белән дә сүккәннәр «егетләр»не.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 апрель 2024
    Исемсез
    Правильно оказывается поступила Ильмира. С кем ты жила?Кому детей родила? Я в шоке. Это разве поведение отца твоих детей? Ильмирочка дай бог тебе счастья, от души. Береги себя ,свои нервы!.Ты детям нужна. Такие как ты не заслуживают такое.Я думала Руслан не такой.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100