Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова, елый-елый, сторисларында: «Бер аерылуым белән…»

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова, елый-елый, сторисларында: «Бер аерылуым белән…»
Фото: © Ильмира Нәгыймова сәхифәсеннән скриншот

Ильмира Нәгыймова социаль челтәрдә төшенкелеккә бирелгән чагын күрсәтте. Ул, күз яшьләренә буыла-буыла, интернет аша начар сүзләр язучыларыннан котылырга теләвен, бүтән бер интервьюга да бармаска карар кылуын җиткерде.

«Дуслар, сезнең белән бүлешәсем килә. Интервьюларга йөрим, соңгы интервью «Сөйләшергә кирәк» дигән тапшыру иде. 1 атна элек кенә чыктымы соң ул. Әлбәттә, иң күп караулар минеке. Мине шуның өчен генә чакыралардыр инде, карау, рейтинг күтәрү өчен. Иң күп комментарийлар да миндә. Алла, кереп, эчләрендә нәрсә бар, шуны язарга кешенең вакыты шул кадәр күп икән. Кешегә нинди начарлык эшләгәнемне мин аңламыйм. Ничек шулай кеше баласына язып була? Мин кеше үтергәнме соң? Бер аерылуым белән… Шул хәтле негатив кешедә.

Мин бүгеннән бер интервьюга да бармаска карар кылдым, чөнки һаман шул ук бер сорау, һаман бер балык башын чәйниләр. Ә мин – гади кеше, ничек бар шулай җавап бирәм – бәлки, хатам да шулдыр.

Мин беләм, бу видеолар тагын бөтен социаль челтәрдә таралачак. Ярар, нишләтәсең инде, рейтингларны күтәрергә кирәк. Мине яратмаганнарын беләләр, бөтен хатын-кызларның миңа язганнарын беләләр...

Нәрсә дип әйтәсем килә: имеш, аерылышкач, хатын-кыз кеше түгел икән ул, беркемгә дә кирәк түгел икән 2 бала белән – һаман да язалар.

Аллага шөкер, бүгенге көндә 2 ел инде аерылганыма, өченче ел китте. Эшемне дә, Аллага шөкер, эшлим, акчаны эшлим, балаларым да бәхетле.

Мин әле эндәшмим, сез әле белмисез. Минем балаларымны әбиләре (Руслан Кираметдиновның әнисе – ред.) алып китә, мин аңа иксез-чиксез рәхмәтлемен. Минем аңа хөрмәтем иксез-чиксез. Балаларым, кайткач, алар гел әбиләрен генә мактый, әтиләре нәрсә сөйләгәннәрен мин сезгә сөйләмим генә. Башыгыз агарачак.

Русланның бөтен фанатлары минем сәхифәмнән китегез, мине карамагыз, мин туйдым. Ардым шушы әйбердән», – дип, күз яшьләренә буыла-буыла сөйли Ильмира Нәгыймова сторисларында.

Ул аннары балалары тормышының мәгънәсе икәнен күрсәтә. Улы да, кызы да Ильмираның муенына сарыла.

«Нинди көчле тоелсам да, мин дә бит кеше. Минем дә җаным бар. Кешенекен урламыйм, кешенекен алмыйм, миңа булганы җитә дип, Аллага шөкер, дип яшим. Иң мөһиме – исәнлек булсын. Һәр интервьюдан соң шулай, бүтән бармаячакмын», – ди ул.

Бераздан ул кабат элемтәгә чыкты һәм, барысын да сөйләгәч, бушанып китүен, җиңел булып китүен әйтте. Аңа язучылар арасында аның яклы булучыларның күбрәк икәнен күрсәтте.

Бу тормышта бернәрсәгә ирешмәгән кешеләр башкалар уңышына һәрвакыт көнләшәчәк. Алар минем китә алуымны, үсештә, матур, бәхетле булуымны, сәяхәтләргә йөри алуымны кабул итә алмыйлар. Кем ничек булдыра инде, – дигән нәтиҗәгә килә җырчы.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 24 апрель 2024
    Исемсез
    Без Руслан белэн дуслар булып калдык.
  • 24 апрель 2024
    Исемсез
    Бу нэгимовадан туйдык инде. Нэрсэне ачып Караман ин беренче анын зарлануы елап утыруы Килер чыга. Инде жырларын да тынлыйсы килми. Руслан на анрылганына БИК каты укенэ ахыры ул. Шулай булмаса ботен доньяны сасытмас иде. Гафу итегез. Дорестэн дэ шулай бит. Аерылган артистлар БИК куп берсе дэ доньяга таратмый. 🙂
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100