Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан блогеры авылга яз килүен кызык итеп күрсәтте

news_top_970_100
Башкортстан блогеры авылга яз килүен кызык итеп күрсәтте
Айдар Кәлимуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Башкортстан блогеры Айдар Кәлимуллинны авылда туып-үскән кешеләр һәм авыл тормышын яратучылар кызыксынып карый. Айдар хайваннарны да күңелен биреп карый, алары да блогерның биремнәрен үти. 

Сарык бәрәне блогер артыннан куып йөри, эте атка атлана, мәчеләре машинага да утырып йөри.

Башкортстан блогеры атка этне дә атландырган.

Башкортстан блогеры, «тәти егет» булып киенеп, тирес түгәргә чыккан.

Яңа видеода блогер авылга яз килүен, ишегалдына су керүен матур итеп сурәтләп күрсәтә.

«Без авыл кешеләренә чит илгә барырга кирәкми, безнең  – үз Венециябез. Ә бу – җирле олигарх, яр буенда яши», – дип сөйли ул эт оясына күрсәтеп.

«Механиклар төркеме «Жигули» машинасын карый», – ди ул машина капотында кояшта кызынып утыручы песиләр турында.

Шул арада көчек тирес төялгән арбаны тартмакчы була, блогер олы эте белән «аркан тартыша», атның да хәлен белеп килә. Айдар әле аяк киемен, әле перчаткасын эзли, йорт хайваннары да аның белән шул рәвешле шаяра.

«Сезне һәм сезнең хайваннарыгызны карарга күңелле»;

«Менә бу тормыш, ичмасам. Үз Венециясе,  яшәүчеләр күп, су каналларын чистартырга, перчатка һәм аяк киемнәрен саклап йөрергә кирәк. Рәхәт»;

«Язын авылда иң күңелле вакыт»;

«Сезнең авыл турында сөйләвегез ошый. Бик гади һәм кызык»;

«Иң яраткан сәхифәм»;

«Сезнең хайваннарны караганда бала кебек куанам. Айдар, рәхмәт сезгә шатлык һәм яхшы кәеф өчен»;

«Нинди шәп, «текә» мохит. Сезгә кайтасым килә», – кебек комментарийлар калдырган блогерны күзәтеп баручылар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100