Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан блогеры, «тәти егет» булып киенеп, тирес түгәргә чыккан

news_top_970_100
Башкортстан блогеры, «тәти егет» булып киенеп, тирес түгәргә чыккан
Фото Айдар Кәлимуллинның "Вконтакте" битеннән

Башкортстан блогеры Айдар Кәлимуллинны авылларыннан читтә яшәүчеләр яратып карый. Блогер авыл тормышын яктырта – йорт хайваннарын күрсәтә, аларны яратуын һәм хайваннар да аны үз иткән видеолар куя.

Ул хайваннар янында гел бер киемнән йөри. Ә аның видеоларын караучыларга бу ошамый икән. «Синең башка киемең юкмы әллә?», «Син нишләп гел бер пычрак киемнән йөрисең?», «Күрәсең, нормаль киенеп йөрергә ярамыйдыр» кебек сораулар юллаганнар блогерга.

Ул аларга җавап итеп махсус видео төшергән. «Кайберәүләрнең фикеренчә мин шулай киенеп йөрергә тиеш», – дип язып куйган ул видео астына.

Видеода күренгәнчә, Айдар бу юлы хайван карарга шәһәр үзәгендә йөрергә чыккан сыман киенеп чыккан. Ул костюм, чалбар, туфли кигән, шулай ук күзлек белән ак носки кияргә дә онытмаган.

Ул шулай матур итеп киенеп тирес тә түгә, кар да көри, хайваннарга печән дә ашата.

Блогерны яратып караучылар «нинди кешеләр шулай язарга мөмкин» дип аптыраган. «Алар беркайчан да авылда булмаган һәм эшләп карамаган кешеләрме әллә», «Авылда яшәмәгән кеше беркайчан да аңламаячак», «Үз йорты белән яшәмәүчеләр «эш киеме» дигән нәрсәне белми» кебек комментарийлар калдырганнар.

«Менә һәрвакыт шулай киенеп чык сарайга», «Терлекләр яңа образыңны бәяләгәндер. Син бит алар өчен тырышасың», «Ак носки кияргә онытмагансың», «Ак күлмәгең юкмыни», – дип шаярткан блогерны яратып күзәтүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100