Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзен тәрбиягә алган 54 яшьлек Айсылуга өйләнгән Даниил Чижевскийны кыйнаганнар

news_top_970_100
Үзен тәрбиягә алган 54 яшьлек Айсылуга өйләнгән Даниил Чижевскийны кыйнаганнар
"Татар-информ" архивы

Төрле гаугалар аша популярлашкан Даниил Чижевскийны Казандагы бер бар янында кыйнаганнар. Нәтиҗәдә Даниилның ике кабыргасы сынган, битенә зыян килгән, баш мие селкенгән. Бу хакта «Я из Татарстана» Телеграм-каналы хәбәр итә.

Ул төнне Даниил дуслары белән клубта уздырган. Ә инде китәр вакытлары җиткәч, алар урамда «сөйләшергә теләүчеләргә» юлыкканнар.

Даниил сүзләренчә, бар хезмәткәрләре егетләргә, сак хезмәте килеп җиткәнче генә булса да, барга кереп яшеренеп торырга рөхсәт итмәгән. «Ә бит алар урамда безгә бәйләнергә теләгән төркем басып торуын белделәр», – дип сөйләгән блогер.

Нәтиҗәдә, блогерны һәм аның дусларын шактый каты кыйнаганнар.

Бар җитәкчелеге исә бернәрсә дә күрмәүләрен, белмәүләрен әйтеп, әлеге вакыйга турында комментарий бирүдән баш тарткан.

Даниил Чижевский үзен тәрбиягә алган 54 яшьлек Айсылу Чижевская-Мингалимовага өйләнеп, үзенә игътибар җәлеп иткән иде. Пар ЭКО ясатырга һәм әти-әни булырга җыена, дип тә язган идек.

Бу темага:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100