Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Чижевская-Мингалим тәрбиягә алган һәм ире иткән улыннан бала алып кайтырга ниятли

news_top_970_100
Айсылу Чижевская-Мингалим тәрбиягә алган һәм ире иткән улыннан бала алып кайтырга ниятли
"Татар-информ" архивы

53 яшьлек Айсылу Чижевская-Мингалим һәм аның тәрбиягә алган улы, хәзер инде ире – 22 яшьлек Даниилның әти-әни булу нияте бар. Бу хакта пар «Россия 1» телеканалында сөйләгән.

Туры эфир барышында Айсылу Чижевская үзенең 1 улы һәм тәрбиягә алган 5 баласы булуы хакында сөйләде. Хәзер исә яшь ире Даниилдан бәби табарга ниятләвен дә әйтте. Үзеннән 31 яшькә яшьрәк ирен яратуын һәм мөнәсәбәтләренең җитди булуын дәлилләү өчен, студиядә күчемсез һәм күчемсез булмаган бар милкен Даниилга васыять итеп, васыятьнамә язды. Хәзер Даниилның фатир, автомобиль һәм җир участогы хуҗасы булу мөмкинлеге бар. Әмма Даниил бу мөлкәткә мохтаҗ түгеллеген, үзенең дә яхшы акча эшләвен әйтте.

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мингалимнең кызы, 53 яшьлек Айсылу Чижевская-Мингалимнең тәрбиягә алган улы – 22 яшьлек Даниилга кияүгә чыгуы хакында «Интертат» язган иде. Алар мөнәсәбәтләрен 22 октябрь көнне законлаштырды.

Айсылу сүзләренчә, ул Даниил белән Казан балалар йортында музыкаль хезмәткәр булып эшләгәндә дуслашкан, егетнең музыкага һәвәс булуын күреп алган. Даниилга 14 яшь тулгач, Айсылу аны тәрбиягә ала. Ул вакытта Айсылу бары тик берсе генә үзенеке булган 7 бала үстерә.

«Интертат»ка интервьюда Айсылу Даниилны әни мәхәббәте белән яратуын сөйләгән иде.

«Ул хис беренче көннән үк бар. Ул «әни хисләре» белән бергә барды. Безнең мөнәсәбәтләр идеаль, дип саныйм. Чынлыкта, мондый гаиләләр күп, тик хисләрен күрсәтмиләр. Без курыкмадык. Мин аны шундый яратам. Үзенә дә гел әйтеп торам: «Мин сине яратам, нык яратам. Йөрәгемне бирергә дә әзер», – дим. Ул минеке. Ул янымда булганда, мин тыныч. Безнең гаилә – уникаль. Аның да холкы җиңел түгел, без бик күп авырлыкларны бергә уздык. Безгә бергә рәхәт. Даниилга «улымка» дип дәшәм», – диде Айсылу «Интертат» хәбәрчесенә.

Үзләренең беренче очрашуларын искә төшереп, Даниил: «Айсылу килеп кергәч тә, мин башта оялдым, тик эчтән генә «мин көткән кеше» дип уйладым. Гаиләмдә, приютларда мине ярты сүздән аңлаучы кеше булмады. Минем тормышта буллинг, кимсетүләр генә булды. Айсылу белән танышкач, мин үземне башкача хис итә башладым. Чыннан да яраттым. Бәлки, безне күпләр аңламас. Мин ярата, кадерли башладым», – дип сөйләгән иде.

Айсылу һәм Даниилның мәхәббәт тарихы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:

Айсылу белән Даниилның халык тарафыннан кискен тәнкыйтькә дучар булуын да билгеләп үтәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100