Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәрбиягә алган егеткә 53 яшьтә Айсылу кияүгә чыкты: «Иң мөһиме – күңел яшь булу»

Ике ел элек Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мингалимнең кызы Айсылу Чижевская-Мингалим белән интервью эшләгән идем. Бу көннәрдә ул ЗАГСка язылышу тантанасына чакырды. Үзенә тәрбиягә алган егеткә кияүгә чыкты.

news_top_970_100
Тәрбиягә алган егеткә 53 яшьтә Айсылу кияүгә чыкты: «Иң мөһиме – күңел яшь булу»
Салават Камалетдинов

Интервьюда Айсылу ханым үзенең тормыш юлы, балалары турында сөйләгән иде. Ул вакытта 7 баланы үзе генә тәрбияли иде. Аларның берсе – үзенең улы, калган балалар – ятимнәр йортыннан тәрбиягә алынган. Ятимнәр йортыннан алынган балалар арасында җыр-моңга оста Даниил бар. Әңгәмәдәшем аның «Ты супер» проектында катнашуы турында сөйләде, ул вакытта егеткә 21 яшь иде. Бүген Айсылу һәм Даниил бер-берсе өчен ир һәм хатын булып теркәлде.

«Казан» гаилә үзәгендә узган тантанада журналистлар гына иде диярлек. Туганнардан беркем булмады. Тантана алдыннан кияү һәм кәләш белән сөйләшеп алдык. Кәләш Даниил белән беренче очрашкан вакытны искә алды.

«Мин аны 14 яшендә гаиләгә алдым»

Безнең тарих бик күптәннән башлады. Бу – 7-8 ел элек булган хәл. Мин Казанның Идел буе районы балалар йортында педагог-музыкаль җитәкче булып эшләдем. Музыка сыйныфына килеп кердем дә Даниилның музыкаль инструмент артында утырганын күрдем. Ул көй уйлап чыгара иде. Мин бик сокландым. Шул вакыттан безне иҗат берләштерде. Вокал белән шөгыльләнә башладык, бәйге, фестивальләрдә катнаштык. Ул һәрвакыт беренче урыннарны алды, чөнки аның тавышы уникаль.

Без бер-беребезгә ияләштек, дуэт буларак чыгышлар ясый башладык. 2 елдан ул миңа: «Минем әни буласыгыз килмиме?» – диде. Әлбәттә, тели идем. Мин аны 14 яшендә гаиләгә алдым. Бергә булгач, күпкә җиңеләйде инде. Без һәрвакыт бергә булдык, киңәшләшеп тордык, иҗат иттек. Шулай итеп, бүгенге көнгә килеп җиттек. Төрле гайбәт сүзләре йөрмәсен өчен, үзебезнең мөнәсәбәтләрне теркәргә булдык. Безнең өйләнешү бөтенләй башка дәрәҗәдә. Бу – бөек материя, чөнки безнең хисләр шундый. Иҗат белән ныгытылган гаиләне таркатып, юкка чыгарып булмый.

Димәк, әни һәм бала мөнәсәбәте кайсыдыр бер мизгелдә ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтенә күчте?

Беләсезме, безнең андый әйбер юк. Мин һәрвакыт әни булып калам. Гомумән, һәр хатын-кыз – күңелендә ана. Ир-ат – һәрвакыт бала. Безнең хисләр бик тирән. Миндә барысы да тупланган. Мин аны саклыйм да, әрлим дә, кайгыртам да. Без бербөтен кебек. Дөнья тыныч түгел, ә бергә булганда җиңелрәк. Мин һәм минем балаларым – бербөтен. Кызганыч, хәзерге вакытта барлык балаларым да янымда түгел. Безнең белән бер бала гына калды. Калган балаларны тартып алдылар. Без моны хәл итәчәкбез, дип өметләнәм.

«Бездән балаларны тартып алдылар»

Ни сәбәпле балаларны тартып алдылар?

1 ел элек, өйләнешергә уйлагач, без опека органнарына бардык. Безнең арада берни дә юк, әмма безнең союзны рәсмиләштерергә кирәк, алай эшләргә ярыймы, дип киңәш сорадык. Безгә ризалык белдерделәр. Шулай да, икенче көнне без опекадан гаризаны алдык, ашыкмадыкмы икән, дип уйладык. 3-4 айдан бездән балаларны тартып алдылар. 2 баланы интернатка урнаштырганнар, 1 кызны апасы янына Бөгелмәгә җибәргәннәр – барысын да, ягъни 5 баланы шулай тараттылар. Мин ул балалар белән бик күп бәйгедә катнаштым, алар өчен тырышып яшәдем. Кызганыч, органнар «балаларга интернатта рәхәтрәк булыр» дип уйлый. Мин – шундый танылган язучы кызы, мин алкоголик, наркоман түгел, тик балаларны тартып алдылар. Бу – бик авыр. Без башлаган эшне дәвам итәргә, язылышырга булдык.

Сез ул балалар белән элемтәдә торасызмы?

Әйе, мин Бөгелмәдәге кызга финанс яктан ярдәм итәм. Бөгелмәгә барырга җыенабыз. Интернатка да барачакмын. Миндә аларның киемнәре дә калды. Кызларга алтын алкалар алдым, мин аларга вәгъдә биргән идем. Бик нык сагынам.

Өйләнешкәч, балаларны кайтарырлармы?

Бу, әлбәттә, авыр мәсьәлә. Без тырышачакбыз.

Балаларны кайтара алсагыз, алар абыйлары булган Даниилны әти буларак кабул итәрме? Ничек уйлыйсыз?

(Бу сорауга Даниил үзе җавап бирергә булды)

Ул балалар белән мин һәрвакыт бер дулкында идем. Без яхшы дуслар булдык. Алар миңа серләрен, борчуларын, уй-фикерләрен сөйли иде. Алар миңа хөрмәт белән карады. Алар бу хәбәрне тыныч кабул итте, каршы килмәделәр. Мин дә аларны сагынам. Алар бу көнне көтте, бу көнне рәсемнәрдә ясадылар. Без бергә елашып та алдык. Алардан башка өйдә бик авыр.

Айсылу ханым, Сезнең янда калган 1 бала – ул үз улыгызмы?

Әйе, минем Солтан. Ул 9нчы сыйныфны тәмамлады, колледжга укырга керде. Ул зур инде, барысын да тыныч кабул итте. Солтан безнең кебек түгел, әтисенә охшаган. Ул бервакытта да безнең кебек эшләмәячәк. Ул башка балаларны тәрбиягә дә алмаячак. Ул башта бик көнләшә иде. Балаларны алып киткәч, ул да моңсуланды.

Ул тантанага килмиме?

Юк, ул укый шул. Соңыннан бәйрәмгә килергә тырышам, диде.

«Безнең уртак балалар турында уйлаган юк»

Шулай да, сезнең арада мәхәббәт хисләре бармы?

Мәхәббәт бар. Данилга мәхәббәтем чиксез. Ул хис беренче көннән үк бар. Ул «әни хисләре» белән бергә барды. Безнең мөнәсәбәтләр идеаль, дип саныйм. Чынлыкта, мондый гаиләләр күп, тик хисләрен күрсәтмиләр. Без курыкмадык. Мин аны шундый яратам. Үзенә дә гел әйтеп торам: «Мин сине яратам, нык яратам. Йөрәгемне бирергә дә әзер», – дим. Ул минеке. Ул янымда булганда, мин тыныч. Безнең гаилә – уникаль. Аның да холкы җиңел түгел, без бик күп авырлыкларны бергә уздык. Безгә бергә рәхәт.

Сез уртак балалар телисезме?

Безнең бу турыда уйлаган да юк. Без бары тик иҗат турында уйлыйбыз. Без уртак җырлар телибез. Бу көннәрдә Даниил искиткеч шигырь язды. Ул шундый тирән, анда миңа, дөньяга карата булган барлык хисләрен сыйдырган. Мин музыка язгач, яңа хит туачак. Безнең гаиләдә иҗат туарга тиеш.

Сезгә 53 яшь, ә Даниилга – 22. Яшь арасы зур булу сизеләме?

Былтыр мин 7 якын кешемне җирләдем. Барлык туганнарым коронавирустан үлде, гаиләдән мин генә калдым. Миңа ярдәм кирәк иде ул вакытта. Даниил эшкә Сочига киткән иде. Хушлашу мәрасименә очып кайтты: «Мин сезнең белән булам, беркая да китмим», – диде. Мин аңа шундый рәхмәтле идем. Барысын да җирләгәннән соң, үземне олырак хис итә башладым. Әти-әни исән вакытта, без барыбер – балалар. Мин үзгәрдем, таләпчәнрәк була башладым. Даниил да сизгәндер.

Даниил: Миңа калса, яшь ул – сан гына, иң мөһиме – күңел яшь булу. Аның күңеле яшь, ул минем идеяләрне хуплап тора. Мин аерма сизмим, без бер дулкында, иң яхшы дуслар да, хезмәттәшләр дә. Безнең чын нык гаилә.

Хәзер Сезнең төп максат – иҗади яктан Даниилны үстерү?

Минем Даниилны үстерәсем килә. Аның тавышы белән арткы планда калырга ярамый. Мин аңа ышанам. Безнең максат – Мәскәү. Без Мәскәүдә татар үзәгендә әтием истәлегенә концерт үткәрдек. Тагын концертлар булачак.

«Без барысына да әзер»

Никах укытасызмы?

– Уйлыйбыз. Киңәшләшербез, уйлашырбыз, карарбыз.

Фамилия үзегезнекен калдырасызмы?

Әйе, Чижевская-Мингалим булып калам. Даниил Чижевский була.

Татар халкы өчен бу – гадәти хәл түгел бит инде. Төрле фикерләр булыр. Сез әзерме?

Әзер, без барысына да әзер. Мин төрле фикерләр булачагын аңлыйм. Без – нык кешеләр.

Даниилга ничек эндәшәсез?

Мин аңа «улымка» дип эндәшәм.

Бу карарны кабул иткәч, әти-әниләрегез төшкә кергәне булмадымы?

Беләсезме, мин төшләремдә мәрхүм булган туганнарым белән аралашам. Кайвакыт уянып китәм дә, кайсы дөньяда булуымны аңламый тора идем, хәзер аера башладым. Әнине төшемдә еш күрәм. Соңгы тапкыр әни конфетлар тоткан килеш керде. Өстәл корылган иде, анда бик күп конфетлар куелган. Мин яшь егет белән утыра идем, тик кем икәнен күрмәдем. Еракта тагын бер олы ир-ат утыра иде. «Кызым, мин сезгә бик күп конфетлар алып килдем. Үзең уйла: монда утырып каласыңмы, тегендә күчәсеңме», – диде. Башта әни күчеп утыруымны тели кебек булды. Ул елмайды да миңа уенчык аю тоттырды. «Авыр булса, аюны кулыңа ал яки мине чакыр», – диде. Әни үземә уйларга, үземә карар кылырга әйтте.

Әтиегез төшкә кергәне юкмы?

Юк. Әтине кемдер бакыйлыкка күчәр алдыннан күрәм. Былтыр бик еш төшемә керде. Ул төшемә керсә, мине гел ашыктыра. «Кызым, тизрәк бул», – ди...

«Әти бик яхшы кеше түгел иде, мине кыйнады, мәсхәрәләде»

Сезнең белән очрашканчы, Даниилның тормышы нинди булган? Бу турыда сөйләгәне бармы?

Ул – Казан егете. Аның тормышы бик авыр булган. Әтисе күп тапкыр төрмәдә утырып чыккан. Иректә вакытта аларны кыерсыткан. Даниилга карата сексуаль характердагы көчләү дә булган. Баланы әбисе тәрбияләгән. Әбисенә дә җиңел булмаган, аннан паралич суккан, Даниил приютка эләккән.

Әтисе белән авыр мөнәсәбәтләр булу психикада эз калдырганмы?

Әйе, сизелә шул. Минем кагылулардан да сискәнеп куя иде. Ул бик сизгер. Тән, күңел барысын да хәтерли. «Менә без ЗАГСка барабыз, ә соңрак синең яшь кызга өйләнәсең кисә...» – дидем. «Юк, мин аңлап барам. Мин бер тапкыр гына өйләнәм. Янымда син булуын гына телим», – диде. Ул ышана.

Даниил, Сез беренче очрашуны хәтерлисезме?

Ул килеп кергәч тә, мин башта оялдым, тик эчтән генә «мин көткән кеше» дип уйладым. Гаиләмдә, приютларда мине ярты сүздән аңлаучы кеше булмады. Минем тормышта буллинг, кимсетүләр генә булды. Айсылу белән танышкач, мин үземне башкача хис итә башлады. Чыннан да яраттым. Бәлки, безне күпләр аңламас. Мин ярата, кадерли башладым.

Кем дип эндәшәсез аңа?

Дуслар алдында «әни» дим. Көндәлектә Айсылу дим.

Үзегезнең гаиләгез турында сөйләгез әле.

Әти бик яхшы кеше түгел иде, мине кыйнады, мәсхәрәләде. Әбием мине сакларга тырышты. Күршеләргә кертеп, әтидән яшерә иде. Мине әби тәрбияләде. 2015 елда ул мәрхүм булды. Әни турында мин берни дә әйтә алмыйм. Мин мәрхүм әбиемне әнием дип саныйм.

Иҗатка мәхәббәт кайдан килгән дип уйлыйсыз, гаиләдә иҗатка тартылган кешеләр бар идеме?

Апам (тетя) җырлый иде. Әти дә гитарада уйный иде. Вокалга мине әбием бирде.

Приютка алып киткән көнне хәтерлисезме?

Минем янда һәрвакыт әбием булды, бәйгеләргә аның белән йөри идем. Әбигә инсульт булды, ул 9 ел урын өстендә ятты. Әбине апа, бабай карады, мин кечкенә идем әле. Мине приютка җибәрделәр. Анда җибәрмәгән булсалар, бәлки, исән дә калмаган булыр идем. Татарстан буйлап берничә приютта булдым. Соңгысында 1 ел булганмындыр. Аннан мине гаиләгә алдылар. Мин килгәндә, Солтан һәм Әмир бар иде. Мин тәрбиягә алынган һәр балага шат идем, чөнки аңлый идем.

Аннан тантананың рәсми өлеше башланды. Рәсми кәгазьләр имзаланды, балдаклар бармакларда урын алды. Даниил хатынын битеннән пәп итеп алды. «Казан» гаилә үзәгенең ишеге төбендә яшь йөрәкләрне җыр-бию белән каршы алдылар. Каралы-кызыллы итәкләрне җилфердәтеп, чегән биюләре башкарылды, гитарага җырлар җырланды.

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 23 октябрь 2023
    Исемсез
    Юк сез дорес эйтмисез , ул хатын узенэ ир устергэн ( любовник, прислуга уф сузлэр тапмыйм ) ин башта никах укытырга иде инде . Мин тэки анламадым "Улыбка" "Эни" ничек инде була ? Кеше янында эни , ятакта эби ди микэн инде?
  • 22 октябрь 2023
    Исемсез
    Татар халкы өчен әйтеп бетермәслек оят гамәл. Танылган татар шагыйренең кызы бул да шундый әхлаксыз адымга бар... ни оят юк, ни иман... танылган татар шагыйренеэ кызы чегән биюләренә калган... үз халкының милли моң, биюләрен дә ни признает... төрле яклап бәяләп карадым, акларлык бер нәрсә дә тапмадым
  • 21 октябрь 2023
    Исемсез
    Ахырызаман галэмэте
  • 21 октябрь 2023
    Исемсез
    Ни генэ юк бу доньяда....
  • 21 октябрь 2023
    Исемсез
    Ахырый заман.ата улны,инэ кызны белмэс дигэннэр...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100