news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үз-үзеңә кредит алуны тыюдан мошенниклар файдалана башлаган

news_top

Күптән түгел россиялеләр өчен үз-үзеңә кредит алудан тыю барлыкка килде. Бу – мошенниклар синең исемгә кредит ала алмасын өчен эшләнгән чара. Без бу хакта тәфсилләп яздык.

Әмма мошенниклар хәзер шушы чарадан файдаланып алдау ысулын уйлап чыгарганнар.

«Известия» газетасы раславынча, җинаятьчеләр кешеләргә «Госуслуги» хезмәткәрләре исеменнән шалтырата һәм, тыю дөрес куелмаган, дип ышандыра. Аннары, янәсе, хатаны төзәтү өчен, алар фишинг сылтамасы буенча күчәргә тәкъдим итә.

Аккаунтка керү мөмкинлеген алгач, җинаятьчеләр банк кушымтасында «дәүләт хезмәтләре» ярдәмендә авторизацияләнергә, ә аннары счетларга керү мөмкинлеге алырга мөмкин.

Кредитларны тыю буенча сервисның 10 көн эшләү дәверендә аңардан «Госуслуги» порталы аша 5 миллионнан артык россияле файдаланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар