Мошенникларга юл ябыла: көтелмәгән кредитлардан саклануның яңа ысулы ничек эшли?
1 марттан Россиядә үз-үзеңне кирәкмәгән бурычлардан саклау ысулы барлыкка килде – Дәүләт хезмәтләрендә (Госуслуги) банкларда һәм микрофинанс оешмаларында кредитларга алуны тыюны рәсмиләштерергә мөмкин. Моны ничек һәм кемгә беренче чиратта эшләргә кирәклеген «Татар-информ» ачыклады.

Мошенниклар күбрәк урлый башлаган
Мошенниклар узган елда банк операцияләре аша Россия халкыннан рекордлы 27,5 млрд сум урлаган. Моны Үзәк банк санаган. Сүз нәкъ менә клиентларның ризалыгыннан башка операцияләр турында бара. Аларның күләме 2023 ел белән чагыштырганда 74%ка арткан.
«Бу – мошенникларның яңа схемалар куллануы белән бәйле», – дип шәрехләде «Татар-информ»га КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы профессоры Игорь Кох.
Әмма мошенникларга күчерүләр саны бик нык артмаган – нибары 3%ка, 1,2 млн операция. Урлана торган суммалар арткан, дигән нәтиҗә ясарга була. Әллә мошенниклар хәзер сайланучанрак һәм баерак кешеләрне «эшкәртәләрме», әллә үз корбаннарының ышанучанлыгыннан һәм финанс белеме җитмәүдән файдаланып, шактый зур суммаларга күз тоталармы?
Кох әйткәнчә, «икътисади борчылу» (экономическая тревожнось) да үз ролен уйнарга мөмкин.
«Узган елда икътисади тотрыксызлык, төп ставка үсү фонында Россия халкы күбрәк акча җыю, аларны дөрес итеп арттыру турында борчыла башлады. Гражданнар үз акчалары өчен борчыла, ә мошенниклар моннан файдалана. Мондый «икътисади борчу» шулай ук еллык күрсәткечкә йогынты ясагандыр, дип уйлыйм», – ди Кох.
Әгәр кредит оешмаларының мошенниклар белән көрәшү процедуралары нәтиҗәле булмаса, мошенниклар банк клиентлары ризалыгыннан башка тагын 13,5 млрд сум алырлар иде. Узган ел эчендә Россия халкыннан 72 миллионнан артык акча урлау омтылышын булдырмый калдылар, дип хәбәр итә Үзәк банк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Мошенниклар кешенең ризалыгыннан башка 13 млрд сумлык кредит рәсмиләштергәннәр
Гомуми сумманың яртысы диярлек кредит фроды схемасы буенча урланган, ягъни җинаятьчеләр корбаннарның мәгълүматларын файдалана һәм аларга кредитлар рәсмиләштерә. Шул рәвешле, мошенниклар Үзәк Банкның рәсми статистикасы буенча гына да узган елда 12,8 млрд сум алган. Бу – Россиянең 23 иң зур банклары мәгълүматлары, дип хәбәр итте Россия банкының аналитика департаменты директоры Александра Данилова Екатеринбургта узган форумда. Бу – ике дистә банк мәгълүматлары, ә Россиядә алар 300дән артык!
Кредит алучы мошенниклардан саклану өчен, үзеңә кредит алуны тыюны кулланырга мөмкин – бу кешенең үз теләге белән банкларда кредитлар һәм микрофинанс оешмаларында займнар алуны тыюы. 1 марттан моны федераль дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләргә мөмкин.
«Анда «Банк һәм МФО кредитларына тыю» дигән «вкладка»ны табарга, анкета тутырырга, аны җибәрергә һәм банктан кредит алуны тыю гамәлгә керү турында хәбәр алырга кирәк. Күп функцияле үзәккә килгәндә, мондый мөмкинлек быелның 1 сентябреннән биреләчәк», – дип аңлатты «Татар-информ» га Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.
Закон инициаторы Анатолий Аксаков үзенең телеграм-каналында аңлатканча, җинаятьчеләр гамәлләреннән яклау өчен гаризалар бирү һәм белдерүләр алу ысулларын киңәйтү идеяләре булган. Әмма 2 ысул белән чикләнгәннәр – дәүләт хезмәтләре һәм МФЦ.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Үзеңә кредит алуны тыю ничек эшләячәк
Кеше дәүләт хезмәтләре порталында (ә киләчәктә МФЦ аша да) үз-үзенә кредит рәсмиләштерү тыю турында гариза биргәннән соң, бу хакта мәгълүмат барлык квалификацияле кредит тарихлары бюроларына барачак. Банклар һәм МФО кредит бирү алдыннан тыю булу-булмавын тикшерергә тиеш булачак. Әгәр тыю билгеләнгән икән, алар заем рәсмиләштерә алмаячак. Әгәр дә бу – ниндидер сәбәпләр аркасында килеп чыккан икән, клиентка кредитны кайтарырга туры килмәячәк. Фәррахов аңлатканча, бу – банк яки МФО өчен югалтулар тудыра.
Әлеге тыюны кулланып булмаган кредитлар бар: ипотека, автокредитлар һәм дәүләт ярдәме белән бирелгән белем бирү кредитлары.
Үз-үзеңне тыюны нәкъ шулай ук – дәүләт хезмәтләре аша, ә көздән МФЦ аша да алырга мөмкин булачак. «Катыру чоры» («период охлаждения») бар – чикләүләрне алу өчен 2 көн бирелә. Ул вакыт мошенниклар йогынтысыннан арынып, кеше үзе карар кылсын өчен бирелә. Кредитлар бирүгә тыюны чикләнмәгән санда рәсмиләштерергә мөмкин.
«Әгәр 2024 елда якынча 13 млрд сум кредитлар рәвешендә урланган булса, бу тыю хисабына әлеге сумманы өчтән бер өлешкә киметергә мөмкин булыр, дип уйлыйбыз. Шул ук вакытта мошенниклар бер урында тормый, безнең бурыч – тизрәк темплар белән хәрәкәт итү. Шуңа күрә алга таба да эшләячәкбез», – диде Айрат Фәррахов.
Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты финанс өлкәсендә мошенниклыкка каршы торуны норматив-хокукый тәэмин итү буенча эшче төркем төзеде инде.
«Мошенниклар даими рәвештә безнең гражданнарны алдауның яңа юлларын уйлап таба. Безнең бурыч – махинаторлар өчен юлларны ябу», – дип язды Телеграм-каналда Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Анатолий Аксаков.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Кирәкмәгән бурычлардан саклаумы, әллә җинаятьчеләрдән сакланумы?
Закон авторлары баштан ук үз-үзеңне тыюны кредит аферистларыннан саклану коралы итеп күрсәттеләр, диде «Татар-информ»га икътисад фәннәре кандидаты, финанс аналитигы Михаил Беляев.
«Үз-үзеңне тыю – артык рюмканы эчмәскә тырышкан алкоголиклар өчен «кодирование» кебек түгел. Бу нәкъ менә сезгә кредит рәсмиләштерә алмасыннар өчен. Нәкъ менә монда киртә булырга тиеш», – дип саный эксперт.
Гәрчә асылда инструмент кредит бәйлелеге булган кешеләрне кирәкмәгән бурычлардан коткара ала һәм спонтан займнардан качарга теләүчеләргә файдалы булачак.
Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов өлкән яшьтәге кешеләргә бу ысулны кулланырга киңәш итте, чөнки алар кредит мошенниклары кармагына бик җиңел эләгә. Парламентарий яшьләрдән пенсионерларга дәүләт хезмәтләрендә теркәлергә ярдәм итүләрен сораган.
«Мин үзем, мөмкинлек барлыкка килү белән, үз-үземне тыю урнаштырачакмын», – дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов.
«Татар-информ»нан Динара Прокопьева язмасы тәрҗемә ителде