«Ут хатын» буларак танылган блогер Гүзәл Хөснетдинованың бишенче тапкыр әни булачагы турында язган идек. Блогер бу хәбәрне күптән түгел генә әйтте, озак вакытлар яшереп килде.
Гүзәлнең әни булачагы турындагы мәгълүматны халыкка үзеннән алдарак та җиткерүчеләр булган икән. Әлеге кызны «ут хатын» судка биргән. Бу хакта ул үзенең сторисларында сөйли.
«Дүшәмбе, сишәмбе – минем өчен бик мөһим көннәр. Юристлар белән очрашам, документлар әзерлибез. Мин бер кызга гариза яздым. Без минем бәби көтүемне булдыра алган кадәр яшереп килдек. Ә бу «могҗиза» мәгълүмат таратты.
Менә ни өчен кешенең шәхси тормышына кагылырга, әйтегез әле? Аның апасы миндә укыган иде (Гүзәл фудфлористика буенча курслар алып бара, төрле тренинглар да оештыра). Мин әлегә аның апасының ниләр cөйләвен әйтмим. Ләкин миңа һөҗүм итәләр икән, җавапсыз калмыйм. Әкрен генә «карталарымны» тартып чыгара башлаячакмын», – дигән ул.
Әле күптән түгел генә Гүзәл Хөснетдинова кызын мөселман балалары кыйнаганга суд юлында йөргән иде.